Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 апрель 2022, 13:00

"ZаРоссию" концертына рәхим итегез!

Күркәм чара көтә барыбызны да!

"ZаРоссию" концертына рәхим итегез!
"ZаРоссию" концертына рәхим итегез!

Бүген, 22 апрельдә, башкалабыз Уфада  үтәчәк  ZаРоссию концертының хедлайнерлары «Ва-БанкЪ» һәм «СерьГа» рок-төркемнәре булачак.

Башкортстан «ZаРоссию» музыкаль-патриотик марафонына кушылды. Аның хедлайнерлары – Мәскәү  рок-йолдызлары Александр Ф.Скляр, "ВА-БАНКЪ", «СерьГа» һәм Сергей Галанин.

Кичке өч сәгатьлек концерт программасында шәһәр халкы ял итә, якты хис-кичерешләре белән уртаклаша алачак. Анда, шулай ук, Карина Низамова һәм Prado төркеме катнашачак. Тамашачыларны Zainetdin этно-коллективы сөендерәчәк. Концертка керү бушлай.

Көндез Башкорт дәүләт университетында Русия «Белем» җәмгыяте экспертларының лекцияләре узачак. Яшьләр алдында тәҗрибәле икътисадчылар, социологлар, тарихчылар, мәдәниятчеләр һәм психологлар чыгыш ясаячак. Алар бизнес өчен кирәкле заманча технологияләр, дәүләт тарихы һәм аның традицияләре турында сөйләячәк. Тыңлаучылар, шулай ук, волонтерлык һәм хәйрия эшчәнлеге төрләре, стресска каршы көрәш ысуллары һәм критик фикерләүне үстерү турында да беләчәк.

Кич буе мәйданчыкта шәһәрнең хәйрия фондлары турында мәгълүмат стенды эшләячәк, анда алар эшчәнлегенә ничек кушылырга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм турында сөйләячәкләр.

Концерт 17.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: