Мәдәни мохит
21 апрель 2022, 09:43

Иҗади мизгел премьера белән ябыла

Май аенда М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Зифа Кадыйрованың “Синсез килгән язлар” әсәре буенча куелган спектакль дөнья күрәчәк.

Иҗади мизгел премьера белән ябылаИҗади мизгел премьера белән ябыла
Иҗади мизгел премьера белән ябыла

Май аенда М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Зифа Кадыйрованың “Синсез килгән язлар” әсәре буенча куелган спектакль дөнья күрәчәк. Аны театрның баш режиссеры Айрат Әбүшахманов сәхнәләштерә.

Эш башлар алдыннан режиссер белән артистлар махсус Яр Чаллы шәһәренә барып, автор белән танышып кайтканнар, әсәрне яхшылап өйрәнгәннәр.

Спектакльнең премьерасы 26 һәм 27 майда узачак. Әлеге сәхнә әсәре белән театр чираттагы 102нче иҗат мизгелен яба. Әмма тамашачылары өчен аның ишекләре ачык кала. Чөнки театр җәйге иҗат мизгелен башлап җибәрә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас