

12 апрельдән 5 майга кадәр илнең алты федераль округында – Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Идел буе, Урал һәм Себер федераль округларында «ZaРоссию» музыкаль-патриотик марафоны үтәчәк.
Чарада популяр рок һәм поп-башкаручылар чыгыш ясаячак, ә финалда илнең һәр кешесе өчен киләчәккә ышаныч билгесе булган «безнең йөрәкләр яктысы» эстафетасына кушылачак.
Моннан тыш, теләге булган һәр кем «Знание» Русия җәмгыяте экспертларының безнең ил турында лекцияләрендә катнашып, белемен арттыра алачак. Программа өч трекны берләштерә. Беренчесе – "Новые горизонты". Ул русиялеләр өчен яңа шартларда ачыла торган мөмкинлекләрне һәм перспективаларны күрсәтәчәк. Белгечләр җитештерүнең төрле тармакларын үстерү фаразлары белән уртаклашачак, импортны алыштыру, заманча технологияләр һәм яңа бизнес-проектлар турында сөйләячәк. "Русиянең дөньядагы роле" трегы кысаларында гуманитар белемнең төрле өлкәләреннән килгән профессионалларның чыгышлары планлаштырылган. Монда дәүләтне тергезү процессы, аның суверенлыгы һәм төрле чорларда стратегик мәнфәгатьләре турында сүз барачак. «Без бергә» трек программасында – төрле халыкларның гореф-гадәтләре, спорт, мәдәният һәм башка өлкәләрдә русиялеләрнең күренекле казанышлары турында фикер алышу. Шулай ук игътибар үзәгендә хәйрия һәм үзара ярдәм, стресска каршы көрәш ысуллары һәм критик фикерләүне үстерү булачак.
Уфада «Zароссию» музыкаль-патриотик марафоны кысаларында концерт 22 апрельдә "Торатау” Конгресс-холлы каршындагы мәйданда узачак. Анда Мәскәү рок-йолдызлары Александр Ф. Скляр һәм "ВА-БАНКЪ", СерьГа, Сергей Галанин катнашачак.
Башкортстан территориясендә республика артистлары катнашлыгында «Русия» музыкаль-патриотик марафоны 22 апрельдән 24 апрельгә кадәр узачак. Марафон программасына республика буйлап дүрт музыкаль маршрут кертелгән. Марафонда катнашучылар составында Башкортстанның атказанган артистлары Zainetdin, Рамил Бәдамшин, Раил Өметбаев, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Александр Лынник, «Аргамак» этно-төркеме, Карина Низамова һәм «Prado» төркеме, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солистлары Полина Кобец, Әлфия Нигъмәтуллина, Алисә Жумалгаиева, Илдар Абдуллин, Уфа шәһәр Мәдәният сарае солисты Радмир Хәсәнов, Вилдан Абраров һәм республика районнары һәм шәһәрләренең иҗат коллективлары бар.
Шулай ук 22 апрельдән 1 майга кадәр марафон кысаларында республиканың һәр районында урындагы иҗади коллективлар катнашлыгында концертлар узачак.