

Башкортстан Республикасында 164 милләт вәкиле яши. Һәрберсенең тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Милли костюм – һәр халык мәдәниятендә аерылгысыз өлеш булып тора. Ул – гади кием генә түгел, халык, милләт хакында сөйли торган зур тарих. Аларны гореф-гадәтләр кебек үк сакларга кирәк.
2020 елдан бирле Башкортстанда Милли костюмнар көне билгеләнеп үтелә. Аны елына ике тапкыр – апрельның өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында билгелиләр. Бу бәйрәм республикада яшәгән һәр халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрергә мөмкинлек бирә.
“Арт-КВАДРАТ” мәдәният үзәгендә әлеге вакытта милли костюмнар көненә багышланган чаралар үтә. Монда чагу һәм зур чаралар үткәрү планлаштырылган, алар һәр халыкның тарихын, милли үзенчәлекләрен өйрәнергә уникаль мөмкинлек. Күп модельерлерлар һәм дизайнерлар заманча киемнәр теккәндә милли костюм элементларын ала башлады.
Мәдәни үзәктә күргәзмәләр, ярминкәләр оештырылган, башкорт эстрадасы йолдызлары катнашлыгында концертлар һәм dance-party бара. Шунда ук милли кием киеп фотога төшәргә була, фотостудия эшли.