

Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан.Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тотканнар. Татар хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкычлар кигәннәр. Үзенчәлекле матур күлмәкләрне, камзулларны татар халкы аеруча яратып кигән.
Милли кием — халкыбызның кадерле мирасы, аның күңел дөньясының, көнкүрешенең чагылышы. Борынгыдан милли кием нәселдән-нәселгә күчкән зур байлык, изге ядкарь булып саналган. Милли киемнәр бүген дә үзләренең матурлыгы, чагу һәм кабатланмас булуы белән күзнең явын алып тора.
Милли кием көненә багышланган чаралар 65 нче Татар гимназиясендә атна дәвамында бик чагу булды. Бу уңайдан күп чаралар үткәрелде: сыйныф сәгатьләре һәм мастеркласслар, милли кием киенгән укучыларның фото күргәзмәсе һ.б. Чараларда “Дебют” балалар иҗат үзәгендә эшләгән педагоглар да актив катнашты. Гүзәл Загитова 4б сыйныф укучыларын татар халкының милли киеме тарихы белән таныштырды. Укучылар төрле милләт халкы киемнәренә сүрәт эшләп, күргәзмә оештырдылар. Лениза Гайнетдинова, Флюзә Самигуллина, Чулпан Бариева, Лилия Булатова оештырган чаралар да укучылар күңелендә озак сакланыр.
Балаларыбыз милли киемнәребезне күреп, түбәтәй, калфак, читек киеп, шундый чараларда катнашып үссәләр, телебезне, гореф- гадәтләрләребезне, тарихыбызны да онытмаслар әле.