Мәдәни мохит
11 апрель 2022, 07:02

"Мин тормышымнан ризамын"

Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсенең йөзек кашы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина күркәм юбилеен Туфан Миңнуллинның  “Гөргери кияүләре” музыкаль комедиясендә яраткан рольләренең берсен башкарып каршылады. Нинди хисләр кичерә? Нинди уй-хыяллар белән яши бүген актриса? Әңгәмәбез шул хакта. 

"Мин тормышымнан ризамын""Мин тормышымнан ризамын"
"Мин тормышымнан ризамын"

–Ничә ел сәхнәдә Сез, Резида ханым?

– Былтыр июнь айларында сәхнәдә иҗат итүемә 35 ел булып китте. Аңа тиклем 4 ел институтта укыдым, аннан алда училищеда... Алары да барыбер сәнгатькә багышланган елларым бит инде. Шуңа күрә байтак кына булып чыга, Аллага шөкер.

–Сез хыялланган, күз алдына китергән һөнәр булып чыктымы соң тетар артисты һөнәре? Әллә көтелмәгән яклары күбрәк булдымы?

–Мин яшь чактан сәхнәгә тартылганымны хәтерлим. Әмма шул елларда ук бер яктан матур булса, икенче яктан авыр һөнәр икәнлеген дә белә идем кебек. Шуңа күрә бер вакытта да һөнәремне дөрес сайламаганмын дигән уй булмады. Әлбәттә, ниндидер максимализм чоры да, бик җиңел булмаган чорларны да үттек. Ул була торган хәл. “Театрдан китәм, эшләмим” дип йөргән вакытлар мизгел-мизгел генә булып алгандыр. Мәсәлән, Башкорт академия драма театрыннан “Нур”га күчәр алдыннан бераз “штромить” итеп алды мине. Ул вакытта укытучым Фәрдүнә Касыймовна, режиссер Байрас Надымович очрап, алар мине шушы театрга чакырдылар. Шунда ук җавап та бирмәдем әле. Театр өлкәсеннән китәм дигән вакытым иде бит. Әмма уйладым да... Ул 1991 елның август-сентябрь айлары булгандыр. 1 октябрьдән мин “Нур”да эшли башладым.

–Академ театрда танылу, исем-дәрәҗә алу, гомумән мөмкинлекләр киңрәк булгандыр бит... Аннан киткәнегезгә үкенмәдегезме соң?

– Соңрак минем ул турыда уйлаганым булды. Театрның авыр вакытлары булды бит. Репетицияләр үткәрергә урыныбыз булмаган чаклар бар иде. Кайда агач төпләрендә, кайда чормаларда репетиция үткәргән чаклар булды. Бәлки шунда азрак кына башыма килеп киткәндер. Минем бит үземнең грим өстәлем бар иде... Шартлар бар иде дип уйлап куйганмындыр. Әмма безнең татар театрын булдыру теләге шул тиклем зур иде. Яшь идек, авырлыкка бирешмичә иҗат итек, хезмәт иттек. Аллага шөкер, менә хәзер җимешләрен татыйбыз.

–Сез яңа сәхнәгә чыккан чордагы театр артистыннан бүгенгесе нык үзгәрдеме?

–Ул вакытта театр сәнгатенә, гомумән, сәнгатькә игътибар күбрәк иде. Халык та интернет белән мавыкмады. Театрга килү бик зур бәйрәм кебек иде. Шуннан соң 90 елгы авыр чорлар китте...  Кыйммәтләр үзгәреп, онытып торды. Шуңа карамастан, РТИ мәдәният сараенда шыгрым тулы залларга уйный идек. 2000 еллардан башлап тагын азрак авырлашты, театрга халык икенчерәк уйлар белән килә иде. Гомумән, артист һөнәренә хөрмәт азайды. Әмма ул гел шулай бармас. Тормышыбыз матурга таба бара дип өмет итәсе килә. Барысы да яхшы булыр. Мин начар яшибез дип әйтмим. Әмма теге вакыттагы хөрмәт, кыйммәтләрне әлеге белән чагыштырып булмый...

–Яшь артистлар килә. Алар да үзгәрәдер... Хәзер башка төрледер...

–Мин үзгәрә дип әйтмәс идем. Элеккечә театрга зур хыяллар белән киләләр,  үз рольләрен түземсезләнеп көтәләр. Җентекләп эшлиләр. Сокланудан башка бер сүз дә әйтә алмыйм. Без аларга караганда бәлки самимирәк булганбыздыр. Хәзер яшьләр акыллырак бит инде. Алар тормышта югалып калмыйлар. Төрле чараларда катнашалар, кемдер телевидениедә, кемдер радиода үзен сынап карый. Кемдер тамада булып эшләп карый.

– Әнә шул тамада булып йөрүләр сәхнәдә комачауламыймы соң?

–Юктыр. Алар көн дә йөрми. Театрда эшләре күп, буш вакытлары бик аз була. Сагынып-сагынып кына чыгып керәләр. Шуңа алар бозылып өлгермиләр.

Мин шуннан гел курка идем. Чакырган вакытлар булды, эстрадага да, тамада буларак та... Мин икенчерәк буын кешеседер, күрәсең. Үземне үзем атлап чыга алмадым. Бәлки кирәк тә булганыр, бәлки дөрес тә эшләмәгәнмендер. Ул матди яктан да файда бит инде. Әмма мин булдыра алмадым. Шуңа күрә  кайда нинди эш бар, әгәр төп эшләренә хилафлык китерми икән, яшьләр үзләрен сынап карарга тиешләр дип уйлыйм.

Тик алда әйткәнемчә аларның театрда да эшләре нык тыгыз. Безнең труппада 40ка якын артист. Декрет ялындагыларын да исәпләсәң чак кына күбрәк. Олырак театрларда 70-75ләп артист эшли. Әмма биргән планны аларга караганда да без күбрәк итеп үтибез. Яшьләр гастрольгә дә йөриләр. Театр каршында балалар студиясе бар, анда да мәш киләләр. Күмәк сәхнәләрдә дә алар. Төп рольләре булган спектакльләре дә күп. Үзләренең гаиләләре, балалары да бар бит. Шуңа күрә... Алла ярдәмен бирсен!

–Сез дә үз дәверегездә шул юлны үткәнсездер?

–Әйе, әлбәттә. Балалар бакчасыннан алып кайтасың, тормыш иптәше кайтып өлгермәсә, тиз-тиз ашатасың да күршеләргә кертеп калдырасың. Я киендерәсең дә үзең белән эшкә алып китәсең... Шундый нык тыгыз вакыт ул кеше гомерендә балалар үстергән чор. Ярый минеке берәү генә. Ә безнең артистларның икешәр-өчәр бала!  Аларга игътибар кирәк.

 –Алардан аермалы буларак Сез хәзер гастрольләргә тыныч кына чыгып китәсез инде. Еш йөрисезме?

–Күптән түгел Н. Гаетбайның “Ирекнең дә чиге бар” спектакле белән Яңавыл, Нефтекама якларында йөреп кайттык. Халыкның ничек кабул иткәнен белсәгез!? Пушкин картасы буенча билет сатып, көндез балаларга спектакль куйдык. Алар шундый тып-тын булып карадылар! Колледжда булдык. Ул балаларның күзләрендә нур бар, алардан җылылык бөркелә. Бүгенге көндә дә шундый балалар бар икән дип, исем китеп кайттым. Дөньяларын онытып карыйлар. Ә олылар турында әйтмим дә.

–Драманы да шулай карыйлармы? Болай да арыган халык,  комедия кирәк дибез бит...

–Без үзебез дә районнарга комедияләр алып барырга тырышабыз. Баксаң, халык драмага да сусый икән. Җитди тема булганда параллель рәвештә тормыш белән, якын-тирәсендә шуңа охшаш булган хәлләр белән чагыштырып, яшәп карыйлар спектакльне.

–Димәк театрның киләчәге өметле әле?

–Ә мин һәрвакыт өмет белән яшим. Шулай булачак. Бернинди интернет та, телевидение дә тере артистның сәхнәгә чыгып уйнавын алыштыра алмас, тамашачы аралашудан баш тартмас дип уйлыйм. Чөнки театрга килеп, тере уйнауны караудан да рәхәте юктыр. Мин шуңа ышанып кайттым.

– Сез бүгенге театр репертуарыннан канәгатьме? Бервакыт “Нур” комедия уйнауга күчеп бетте” дигән фикер яши иде.

–Мин ул фикер белән килешмим. Безнең репертуарда һәрвакыт урыс классикасы да, татар һәм башкорт авторлары да булды. Бик җитди темалар ачкан әсәрләр куелды. Без беркайчан да комедия генә уйнамадык. Кемнеңдер шулай күрәсе килгәндер бәлки... Әйе, һәр театр, Мәскәүдә булсынмы ул, башка шәһәрдәме, кассага эшли. Театрлар яшәргә дә тиеш бит әле. Ул артистларга хезмәт хакы да түләргә кирәк, утына, суына да түләргә, декорцияләргә дә акча кирәк. Һәр ачылган сәхнә күренеше бик зур чыгымнар таләп итә. Шуңа карамастан, репертуарыбыз бай һәм төрле булды.

Дөресен әйткәндә, мин бервакытта да театрның репертуары белән килешмим, миңа нәрсәдер җитми, дип яшәмәдем. Булган рольләрем белән тамашачылар янына чыгарга, алар белән аралашырга ашкынып тордым. Үземнең эшемне җиренә җиткереп башкарырга тырыштым. Гомумән, мин бәйләнчек кеше түгел. Бервакытта да үз фикеремне кешегә такмыйм. Театрда бит репертуар өчен җаваплы кешеләр бар. Бу алар эше. Һәркем үз эшен җиренә җиткереп, беркемгә дә кысылмыйча, бораугычлап үз фикерен такмыйча эшләсә, тормыш шул тиклем рәхәт булыр иде!

–Сәхнәдән тыш тормышыгыз белән дә бераз таныштырып китсәгез иде.

–Мин бүгенге көндә балаларым белән бергә яшим. Бердәнбер улым, киленем һәм ике оныгым бар. Альбинама 11 яшь, Айбулатыма 7 яшь тулды. Кулымнан килгәнчә мин аларга ярдәм итәм, алар миңа ярдәм итә. Бер-беребезне аңлап яшибез, Аллага шөкер. Ул яктан мин бик бәхетле әни, нәнәй һәм хатын кыз.

–Алар Сез уйнаганны карарга еш киләме?

–Оныкларымны балалар спектакльләренә йөртәм. Мин уйнаганда да кайчакта бөтенләй әйтеп тормыйча билет сатып алып, урыннар табып килеп утралар да ахырдан гөлләмәләр күтәреп сәхнәгә килеп менәләр. Шундый сюрприз эшләгән чаклары да була.

–Оныкларыгыз татарча беләдер?

­–Кызганыч, татарча беләләр дип мин дә мактана алмыйм шул. Өйдә урысча сөйләшкән кеше дә юк! Улым шәһәр малае булса да татарча сөйләшә. Киленем авыл кызы, ул да татарча сөйләшә. Нигә соң оныкларның теле урысча ачыладыр, мин аңламыйм. Казанга барсам, татарча балалар китаплары төяп алып кайтам. Яннарына утырып әкиятләр дә укыйм. Тыңлыйлар, аңлыйлар алар – әмма сөйләшмиләр. Нинди хәлдер ул?.. Минем моңа җавабым юк. Ул мин генә түгел бит. Күпләр шулай ди. Ул яктан үземне идеаль нәнәй дип әйтә алмыйм...

–Калган барлык хыялларыгыз да тормышка аштымы? “Эх” дип калган рольләрегез күп булмадымы?

–Урыс классикасын бик күп уйный алмадым, күбрәк тә уйнап булган иде. Чит ил классикасы шулай ук читтәрәк калды. Әмма мин ул поездга да эләктем. Шуңа күрә хыяллар тормышка ашты, әйе. “Эх!” дип утырсам миңа гөнаһ булыр. Уйналган рольләрем күп булды. Җимешле булдылар. Мин гомумән үземнең иҗат юлым, иҗат тормышым белән тулысынча канәгать- ризамын. Аллаһы тәгаләгә барысы өчен дә рәхмәтлемен. Бөтен рольләрне дә бер кеше генә уйный алмый бит. Минем иҗатташларым бар, миннән соң да артистлар үсеп килә, аларга да роль кирәк. Шуңа күрә уйнаган рольләремнән риза булып, алда уйналасы рольләремне көтеп, канәгать булып яшим.

Эльмира Ибраһимова әңгәмләште.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас