Мәдәни мохит
5 апрель 2022, 09:20

"Атылдым галәм кочагына"

Шагыйрь Рәдиф Тимершинның иҗат һәм хәтер кичәсе узачак.

"Атылдым галәм кочагына""Атылдым галәм кочагына"
"Атылдым галәм кочагына"

14 апрельдә Уфа "Нур" татар дәүләт театрының Кече залында шагыйрь Рәдиф Тимершинның иҗат һәм хәтер кичәсе узачак. "Атылдым галәм кочагына" дип исемләнгән  кичәдә Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Марсель Сәлимов, шагыйрьләр Илдус Фәзлетдинов, Башкорстанның халык артистлары Әнвәр Нургалиев, Лилия һәм Халит Фатыйховлар, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Зәлия Хисами һәм “Нур” театры артистлары катнашачак. Әлеге чара Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге һәм Уфа “Нур” татар дәүләт театры тарафыннан оештырыла.
Кичә 15.00дә башлана. Керү ирекле.Рәхим итегез!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас