

Театр – ул тормыш, яшәеш, чынбарлык. Сәхнәдә генә түгел, тормышта да без язмыш сценариесе буенча үз рольләребезне башкарабыз. Шуңа да театр сәнгате безне һәрвакыт җәлеп итте, матурлык дөньясына алып керде һәм бүгенге көндә дә ул рухи байлык өләшүче чыганак булып кала. Тамашачы театрга ял итәргә йөри, сәнгатьне яратып, “театр” дигән тылсымлы дөньяның серләрен ачарга бирегә килә. Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр - милләтебезнең казанышы һәм горурлыгы да ул.
Дүртөйле районы халкы бу җәһәттән бәхетле дип уйлыйм: аларның татар драма һәм комедия театрлары бар. Аларның эшчәнлеге һәм артистлары белән якыннан танышу максатында чираттагы командировкабызда Дүртөйле якларына юл тоттык.
Иванайның элекке авыл клубында урнашкан театр район хакимиятенең 2017 елның 13 октябрендәге “Дүртөйле татар драма театры"муниципаль бюджет мәдәният учреждениесен оештыру” турындагы карары нигезендә барлыкка килә һәм 2018 елның 1 февралендә үз эшчәнелеген башлый.
Аерым профессиональ театр оештыру идеясе район мәдәният сараеның халык театры белән Казан шәһәренә гастрольгә баргач туа. Режиссер Азамат Гыйльмановка әлеге уй тынгылык бирми һәм, ниһаять, теләк-максат тормышка ашырыла. Республиканың Мәдәният министрлыгы да, аларның изге ниятен хуплап,үз фатихасын бирә. Район хакимияте башлыгының да һәрдаим ярдәмен, игътибарын тоеп, дәртләнеп, чәмләнеп эшлиләр.
Бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче Дүртөйле татар драма һәм комедия театры коллективы 15 кешене берләштерә. Учреждениенең сәнгать җитәкчесе Азамат Хәмитҗан улы Гыйльманов кул астында ул яңа өметләр баглап, алга таба атлый. Алар тарафыннан оештырылган программалар күп кырлы, халык мәнфәгатенә туры килә. Яңа эшләп килүче коллектив тарафыннан түбәндәге әсәрләр буенча спектакльләр куелып, үз алкышларын яулап өлгергән дә инде. Әйтик: Наҗар Нәҗминең «Күршеләргә кунак килгән", Туфан Миңнуллинның "Нәзер", Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә", Галимҗан Гыйльмановның "Әбием убырлы карчык", "Бала бәгырь ите", "Шүрәлеләр ни атлы?", А.Коровкинның "Бизнес-класс палатасы”, Флорид Бүләковның "Яратасыңмы, яратмыйсыңмы" пьесаларын халык яратып кабул иткән.
Театр коллективы район күләмендә оештырылган мәдәни-массакүләм чараларда да актив катнаша – “Ватанны саклаучылар көне", “Халыкара хатын-кызлар көне”, “9 Май-Җиңү көне», "Сабантуй”," Русия көне”, “Халыклар бердәмлеге көне”, шулай ук башка барлык бәйрәмнәрдән читтә калмыйлар.
Дүртөйле татар драма һәм комедия театры Халыкара, Бөтенрусия, республика конкурсларында да актив катнашып килә: "Русия җырлары» Бөтенрусия фестиваль-марафоны, "Җиңү Салюты» республика фестивале, "Евразия йөрәге» Халыкара фестивале. Шамил Закиров исемендәге ХХ “Идел Йорт" театр коллективларының төбәкара конкурсында (Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә" спектакле белән) сертификат белән бүләкләнгәннәр. Башкортстан Республикасының “Алтын тирмә” Төбәкара милли театрлар фестивалендә катнашып, Диплом алганнар. "Мәдәният” милли проекты кысаларында балалар һәм яшьләр театрларының республика фестивалендә катнашып, диплом алганнар. VI Бөтендөнья Фольклориадасының Дүртөйле районында үткәрелгән чараларында катнашканнар, "TERRA ZIMA” Яңа ел фестивале кысаларында " Бөтенрусия Карсылулар парады”нда “Иң яхшы Карсылулар командасы " исеменә лаек булганнар.
Театрның йөзек кашы – ул артистлар. Сәхнә йолдызларын тамашачы һәрвакыт яратып каршы ала. Алар һәр рольне үз күңеле аша үткәреп, геройның холык-фигылен, кичерешен түкми-чәчми тамашачыга җиткерә. Газинур Мөсифуллин, Эльвира Дәүләтханова, Лиза Сәхаутдинова, Рида Хөснетдинова, Айгөл Исламова, Альбина Маннанова, Илнар Фәрхетдинов, Айдар Кәримов, режиссер тоемлавын тотып алып һәм үз сәләтләре белән һәр рольне тормышка якынайтучылар. Администратор Светлана Хәйретдинова, персонал белән идарә итүче Лилия Стерехова, рәссам Вәгыйзь Гыйльметдинов, ут көйләүче Камил Нурыйәхмәтов, рәссам-куючы Рәүфәт Нигъмәтуллин, водитель Әлфат Нурыйәхмәтов үз эшләрен намуслы башкаралар.
Сәнгать җитәкчесе, режиссер Азамат Гыйльманов сүзләренә караганда, коллектив бердәм һәм тату, һәр эшкә бергәләп тотыналар, шуңа аны уңышлы башкарып чыгалар. Театрда тәҗрибәле актерлар белән беррәттән яшьләр дә үз көчләрен сыный, сәләтләрен үстерә. Бик талантлы яшьләр җыелган бирегә: үзләре җырлый, үзләре бии, гомумән, һәр яклап сәләтлеләр. Пьесаларда үз рольләрен оста башкарып, эчтәлекле концерт программасы белән дә чыгыш ясап, халык мәхәббәтен яуларга өлгергәннәр. Яңа дуэт та барлыкка килгән: Айдар Кәримов белән Илнар Фатхетдинов “Кайф” исемле төркем оештырып, җырлы чыгышларын тәкъдим итәләр, чараларны бизиләр.
Тәүге адымнарын ясаучы театрга үз тамашачысын табу кирәк. Шуңа күрә һәр авылга, хәтта кечкенә , аз кеше яшәгәннәренә дә барып, ихлас чыгыш ясыйлар. Көндезен балаларга, кичен зурларга спектакльләр куеп йөриләр. Әлбәттә, пандемия чорында гастрольләре бераз тукталып торган. Районда гына чыгыш ясап калмый, күрше Илеш, Чакмагыш районнарына да чыгып, театр сөючеләрне шатландыралар.
Район оешмаларына, авыл хуҗалыкларына күпләп билетлар сатуны да оештырырга мөмкин булыр иде. Әмма бу очракта мәҗбүри китергән кебек килеп чыга. Ә халык үзе тартылырга, үзе теләп йөрергә тиеш.
Бүгенге көндә заманча алым хакимлек итә: төрле социаль челтәрләр, ватсаплардагы авыл чатлары аша хәбәр тизрәк тарала. Шуның аша халык театр хакында ишетеп, белеп килсә, башкалар белән спектакль караганнан соң туган уй-кичерешләрен бүлешсә - үзе бер куаныч. Димәк, көч юкка салынмаган, артистларның уйнавы халык күңеленә барып җиткән.
Репертуарлары белән танышып чыккач, классик әсәрләргә өстенлек бирелүе игътибарны җәлеп итте. Ни өчен дигәндә, бу әсәрләр мәңгелек шедевр булып кала. Аларны кую да, рольләрне җиренә җиткереп башкару да зур көч һәм җаваплылык таләп итә, шул ук вакытта аларны халык та ярата һәм дәрәҗәне, абруйны да күтәрә. Классик әсәрләрне уйнап артист үзе дә үсә, камилләшә. Шуны да билгеләргә кирәк: татар театры булсалар да, заказ буенча рус әсәрләрен дә сәхнәләштерәләр. Дүртөйле районы үзәк дәваханәсе теләге буенча һәм аларның берничә хезмәткәре катнашлыгында А.Коровкинның “Бизнес-класс палатасы”н куюлары шуңа ачык мисал.
Колллектив якты уй-максатлар белән яши, дәртләнеп, җиң сызганып эшләргә җыена. Әлбәттә, һөнәри театрларга таләпләр дә катгыйрак. Заманча сценарий нигезендә, яңача карашлы, яңача сәхнәләштерелгән, тамаша күрсәтү нияте белән янып йөриләр әле.
Татар милләтенең рухын, милли үзенчәлеген, телен, әхлагын саклап һәм үстереп килүче мондый театрлар булуы - куанычлы күренеш. Без - китаплы һәм театрлы халык. Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши. Театр артистларына алдагы көннәрдә яңа үрләр яуларга язсын, иҗади уңышлар телибез. Тамашаларының ил киңлекләренә чыгып, миллионнарның алкышына күмелсен!