Мәдәни мохит
28 март 2022, 08:19

Сибайда “Твин Пикс”ка охшаш сериал төшерәчәкләр

“Твин Пикс” киносы хәтерегездәме?

Мәскәү режиссеры Флүзә Фархшатова яңа кинопроект өстендә эшләве хакында хәбәр итте. Аның әйтүенчә, сигез сериядән торачак фильмны Сибайда төшерәчәкләр һәм ул Башкортстан белән бәйле булачак.

“Бу картина “Твин Пикс” фильмына нык охшаш булачак. Миңа төпкелдә яшәүче кеше кызыклы – ул гадел, дөрес, кайсыбер әйберләрне аңлап та җитми. Әмма соңгы вакытта, ни кызганыч, провинциядә яшәүче кеше турында бер яхшы әсәр дә укымадым. Чөнки кызыклы сценарийлар юк. Гадәттә, кинодагы безнең провинция – ул Русиянең черек чынбарлыгы, аңардан башны алып качасы килә. Мин авылда, картәни белән картәтидә үстем, шуңа бу теманы яхшы беләм”, – ди режиссер.

Әйткәндәй, Флүзә Фархшатова – Башкортстан телевидениесенең элекке директоры, “Тамыр” балалар телеканалына нигез салучы Луиза Азамат кызы һәм Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры Марс Нурулла улы Фархшатовларның кызы. Ул Уфа сәнгать училищесын һәм Бөтенрусия кинематография институтын тәмамлаган. Әле Мәскәүдә яши. Кинорежиссерның исәбендә – 15 проект. Алар арасында “Чего хотят мужчины?”, “Чего хотят женщины?”, “Сердцеедки”, “Атлантида” һәм башка картиналар бар.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас