Мәдәни мохит
28 март 2022, 06:30

Күңел халәте кушканча

Дүртөйледә яшәүче драматург Мөдәрис Мөсифуллинга 65 яшь тулу уңаеннан.

Күңел халәте кушканчаКүңел халәте кушканча
Күңел халәте кушканча

Туксанынчы елларның башы. Безне, Дүртөйледә туып-үскән, Уфада төрле урыннарда хезмәт салган бер төркем якташларны бергә җыеп, махсус автобусларда район сабантуена алып кайттылар. Әле яңарак кына эш башлаган яшь-җилкенчәк өчен сүз белән аңлатып бирә алмаслык зур вакыйга иде бу. Ул чакта йөрәктән ургылган горурлык хисләрен чак йөгәнләп тыйганбыздыр. Безне беренче тапкыр туган якка сабан туена, якташлар очрашуына чакыралар бит!..

Сабантуй мәйданының уртасына ук килеп туктаган автобустан төшүгә, безне ихлас елмаеп бер ир каршы алды.

– Мөдәрис Мөсифулла булам, журналистлар, артистлар, галимнәр бүген минем карамакта булыр, – диде ул күптәнге танышлары кебек һәркайсыбыз белән кул биреп күрешеп. Исемнәребезне дә белә булып чыкты. Язмаларыбызны, гәзит-журналлардан укып, күзәтеп бара икән.

Безне трибунадагы утыргычларга урнаштыргач, үзе, гафу үтенеп, мәйдан уртасындагы кечкенә сәхнә янына ашыкты. Бераздан янә безнең янга килде. Бәйрәм беткәнче ике араны шулай берничә тапкыр урады ул. Соңыннан, сабантуй беткәч, хушлашканда гына моның серенә төшендем. Безнең гидыбыз Мөдәрис Мөфисуллин – Дүртөйле районы хакимиятенең мәдәният идарәсе начальнигы икән бит. Берьюлы ике фронтка эшләү җиңел түгел, бик арыгандыр. Ләкин моны сиздермәде, безне озатканда да йөзендә каршы алгандагы елмаю балкый иде.

Хәтергә уелып калган ул вакыйгадан соң бик күп еллар үтте. Аралашуыбыз озын гомерле булды. Район күләмендә оештырылган чараларда еш күрешеп, хәл-әхвәл белешеп яшәдек. Һөнәребез төрле булса да, безне якын иткән уртак яклар да шактый шул. Журналистлар кебек, артист халкы да башкалар ял иткәндә эш уртасында кайный. Сәнгать осталары чыгышы – һәр чараның йөзек кашы. Барысы да аңа үзенчә бәя бирә: кайчак хуплый, кайчак хурлый.Ничәмә тапкырлар кабатланса да, һәр чыгыш – артист өчен дә, мәдәният начальнигы өчен дә зур сынау. Борчылулар, мең кат янып-көюләр... Әти-әнисеннән бирелгән сабырлыгы, янып-көюләрен йөрәгенә яшереп, тышка чыгармавы, үз кул астындагыларга һәрчак итәгатьле мөнәсәбәте аңа шулай озак еллар уңышлы эшләргә ярдәм иткәндер.

Бар  булмышын сәнгатькә багышлаган шәхес, диләр Мөдәрис Гайнелгыйлем улы кебек кешеләрне. Халык театрындагы ике ел режиссерлык стажын да кушып исәпләсәң, 35 ел гомере сәхнәгә бирелгән: шуның 21 елы – мәдәният идарәсе башлыгы, 12се– Дүртөйле мәдәният йорты директоры вазифаларында.

Вазифалы урыннар биләү күп иҗат кешеләренең илһам ялкынын сүндерә. Мөдәрис Мөсифуллинның да режиссер буларак, язучы буларак күңелендә йөрткән байтак уй-хыяллары чынга ашмый калгандыр. Әйе, әйе, режиссер гына түгел, талантлы язучы, драматург итеп тә танытты ул үзен. Тәүге мәкаләләрен хәрби хезмәт үткәндә яза башласа, чынлап торып әдәбиятка тартылуы Уфа сәнгать  институтында укыган чорга туры килә. Нәкъ шул вакытта беренче хикәясе “Башкортстан пионеры” гәзитендә басылып чыга. Тәүге уңыштан канатланып, тагын берничә хикәя иҗат итә.

Режиссерлыкка укыган кеше драматургияне читләп үтә аламы соң! Сәхнә әсәре  язып карау теләге йөрәгенә тынгылык бирми. Ләкин пьеса – әдәбиятның иң авыр жанры. Күп язучыларның аңа теше үтми. Ә Мөдәрис Мөсифуллин, ни хикмәт, үзенең сәләте, ныкышмалылыгы белән бу жанрны да авызлыклый: “Рәхимҗанның сәер капкасы” дигән беренче сәхнә әсәрен иҗат итә. Аны Дүртөйле халык театры 1987 елда сәхнәләштереп, тамашачылар хөкеменә чыгара. Халык спектакльне бик җылы кабул итә. Күп тә үтми яшь драматург “Кемгә акча кирәкми?” дигән икенче комедиясен иҗат итә. Һәм янә уңыш елмая. Әлеге әсәрләр Дүртөйле, Яңавыл, Белорет, Бүздәк, Нефтекама, Мәскәү халык театрларында куела.

Әнә шулай театр сәнгате күгендә Мөдәрис Мөсифуллин йолдызы пәйда була. Вакыт узган саен чагурак, яктырак балкый ул. Каләме шомара, әсәрләре фәһемлерәк, тамашачы өчен кызыклырак була. Алар профессиональ дәүләт театрларының игътибарын җәлеп итә. Шулай итеп, “Акча кемгә кирәкми” спектакле – Минзәлә, “Гомергә тиң булган төн” әсәре Туймазы дәүләт татар театрлары репертуарына кертелә. “Тискәре ир, “начар” хатыннар” комедиясенең язмышы тагы да бәхетлерәк була: 1996 елда ул Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында куела.

Язучы барлыгы 12 пьеса иҗат иткән: аларны илебезнең 4 профессиональ дәүләт һәм 63 халык театрлары сәхнәләштергән. Үзен иң элек драматург дип атарга тулы хакы бар әдипнең.

Үзе әйтмешли, күңел халәтенә карап төрле жанрда көчен сыный Мөдәрис Гайнелгыйлем улы. Хисләре ташканда шигырьләр, җырлар иҗат итә. Аның әнисенә багышлап язган “Фәүзия каеннары”, “Әнкәй”, шулай ук “Туган көнең белән, дускай” дигән җырларын миңа үзе баянда уйнап җырлаганын да, Радик Динәхмәтов, Вәкил Мурзин кебек сәнгать осталары башкаруында да ишетегә туры килде. Балалар өчен язган шигырьләре гадилеге, самимилеге белән күңелне арбый. Алар әледән әле респубика матбугаты битләрендә дөнья күреп, яшь укучыларга барып ирешәләр.

Бер очрашуыбызда Мөдәрис Казанда нәшер ителгән “Аучы Мәргән маҗаралары” китабын бүләк итеп гаҗәпләндерде. Коеп куйган әкият остасы да икән бит дустыбыз. Афәрин! Шундый киң колачлы иҗатының Назар Нәҗми, Мифтахетдин Акмулла исемендәге премияләр белән  бәһалануы бик табигый. Ул – аларга чынлап та лаек шәхес.

Элгәре ихласрак  булганбызмы, юк сәбәпне бар итеп еш очраша торган идек. Соңгы елларда андый күрешүләр сирәгәйде. Хәл-әхвәлне телефон аша гына белешергә өйрәндек. Соңгы  бер күрешүебездә Мөдәрис Мөсифуллин мәдәнияттән китеп, Дүртөйле тарих һәм туган якны өйрәнү музее мөдире вазифасында иде. Олпатлана төшсә дә, һаман шул ук җитезлек, дәрт-дәрман үзендә. Иренмичә музей буйлап экскурсия ясады. Район тарихын тирәнтен белүе гаҗәпләндерде. Ләкин аптыратмады. Кем-кем, язучы үз төбәге тарихын биш бармагы кебек белергә тиештер.

Музей никадәр зур булмасын, мәдәният йортындагы җанлылык, эш ритмы белән чагыштырып булмый аны. Монда тормыш тыныч, үз җаена гына ага төсле. Иҗатка да вакыты күбрәк каладыр. Бу фикеремне ишеткәч, Мөдәрис елмаеп куйды.

– Музейда эш аз димәс идем. Егерме меңләп экспонат саклана бездә. Аларны тулыландырып торабыз, халыктан яңаларын җыябыз. Өлгермәсәк, аларны чүплеккә ыргытачаклар. Бер тиен акча да, иске утыргыч та – безнең өчен экспонат, – диде йөзенә җитдилек чыгарып.

Музей – язучы өчен серле сандык, хәзинәдер. Күпме язмышлар, шәхесләр турында мәгълүматлар саклана анда! Мөдәрис Гайнелгыйлем улы да шушы байлыкны файдаланып, киләчәктә языласы әсәрләре өчен материал туплавын белдерде.

Бер күрешкәч, әдәбият хакында озак гәпләшеп утырдык. Байтак язучылар бүген төшенкелеккә бирелгән. Язганнарын китап итеп бастырып чыгару бер бәла булса, аларны сату – икенче авыр мәсьәлә. Язучының язганнарын укучы  бармы хәзер? Яшь буынның әдәби әсәрләр укымавына Мөдәрис тә нык борчыла. Дөрес, моңа кадәр дөнья күргән 8 китабы да таралып беткән. Ә киләчәктә басыласыларын кем укыр? Ә ул китапның яңасы тагын кайчан чыгар? Үзе теләнчеләп тапкан акчага түгел, дәүләт исәбенә нәшер ителүен тели ул. Югыйсә, үзнәшер белән чыккан сыйфатсыз китаплар белән дөнья тулган. Чәчәкле әдәбият акланын чүп үләннәре кебек басып киткән алар.

– Әдәбиятның максаты – кешене тәрбияләү, аны матурлыкка, яхшылыкка өндәү. Китапның эчтәлеге дә, бизәлеше дә сыйфатлы, зәвыклы булырга тиеш. Андый әсәрләргә дәүләт акчасын кызганырга тиеш түгел, – дип исәпли әдип.

Гомере район үзәгендә – Дүртөйледә узса да, күңеле барыбер туган авылына – Түбәнге  Әлкәшенә тартыла. Биредә йорт тергезү  белән мәшгуль Мөдәрис.

Телефон аша соңгы хәбәрләшүебездә Мөдәрис Мөсифуллин музейдагы эшеннән китүе, инде хаклы ялда булуы турында әйтте. Тормыш иптәше Әсма ханым белән Башкортстанның истәлекле урыннарына сәяхәт кылырга да өлгергәннәр. Быел җәй яңадан-яңа турист сукмакларын буйсындыру исәпләре.

– Иң мөһиме, язарга вакыт җитәрлек хәзер. Өч яңа хикәя иҗат итеп өлгердем. Башта әле язылмаганнарының сюжеты кайный, – диде ул пенсиягә чыгуына бик тә канәгать икәнлеген белдереп.

Иҗат итәргә мөмкинлек туу – язучы өчен иң мөһиме! Йөрәгеңдә дөрләгән иҗат ялкының сүрелмәсен, дускай! Күңел халәтең  кушканча язарга да әле, сиңа, язарга!

Рәдис НОГМАНОВ.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас