Мәдәни мохит
25 март 2022, 08:39

Шигърият бәйрәме

“Роберт Миңнуллинның якты шигърият дөньясы”.

Шигърият бәйрәмеШигърият бәйрәме
Шигърият бәйрәме

“Роберт Миңнуллинның якты шигърият дөньясы”.

 

Шигърият – ул кешелек дөньясының иң бөек казанышларының берседер, мөгаен. Бер үк вакытта миллионлаган укучыларыңа мөрәҗәгать итеп һәм үзең булып калып, хисләреңне шигырь юлларына тезү, чынбарлыкны тоюыңны рифмаларга салу, киләчәк турында хыяллану һәм үткәннәрне хәтергә төшерү: моңа исә, бары тик кешелек тарафыннан булдырылган бөек сәнгать – шигърият кенә сәләтле. Шигъри сүзнең тылсымлы көче исә һәр кешегә дә зур йогынты ясый ала.

Бөтендөнья Шигърият көне кысаларында Иванай авылы модельле китапханәсендә шигърият бәйрәме үтте. Анда “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе һәм  “Не верю” балалар театр студиясе (җитәкчесе Альбина Мансаф кызы Халикова) әгъзалары, Иванай урта мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары, укытучылар һәм шигърият сөючеләр катнашты.

Быелгы шигърият көнен китапханәчеләр күренекле татар шагыйре, якташыбыз Рорберт Миңнуллинга багышлады. Роберт Миңнуллин татар халкының һәм Русиянең танылган әдәбиятчысы, журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе, татар, башкорт һәм рус телләрендә дөнья күргән әсәрләр авторы. Нәшер ителгән бихисап китаплары  арасында балалар өчен язылганнары да зур урын алып тора. Роберт Мөгалим улының бик күп шигырьләрен композиторларыбыз җырга салган. Аларны менә инде берничә буын татар һәм башкорт эстрадасы җырчылары үз репертуарыннан төшерми. Шагыйрьнең иҗаты киңкатлам укучыларда танылу тапты, нәтиҗәле хезмәте дәүләт бүләкләре белән билгеләнде.

Шигърият бәйрәме дә Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Әнкәй” җыры белән башланып китте. Рәйсә Әхмәтова аны һәркемнең күңеленә барып җитәрлек итеп башкарды. Кичәне алып баручылар – театр студиясендә шөгыльләнүче Динар Сәхәветдинов, Ангелина Дидык һәм Аделина Шәрипова чарага җыелучыларны Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Чыгышлар авторның балалар өчен язылган шигырьләре белән дәвам итте.Илназ Нәбиев, Арина Алчинова, Ралина Маликова, Богдан Адылшинның сәнгатьле итеп укуы сокландырды. Шагыйрь сүзләренә язылган, барыбызга да таныш җырларның кичә дәвамында яңгыраган назлы моңы да ямь өстенә ямь булды.

Роберт Миңнуллинның шигърияте гаҗәеп көчкә ия, шуның белән ул үзенең бөтен уй-кичерешләрен дә, сагыш-борчуларын да, горурлык хисләрен дә җиткерә алган.

Бәйрәм күтәренке рухта, иҗади дәрт белән, чын шигърият дулкынында үтте. Чарада катнашучылар Роберт Миңнуллинның үз шигырьләренә салган йөрәк җылысын һәм халкын яратуын чын-чыннан тойгандыр.

Гөлназ Ханова.

Шигърият бәйрәме
Шигърият бәйрәме
Читайте нас