Мәдәни мохит
25 март 2022, 09:23

Мәдәният хезмәткәрләре көне

Үрнәкле дә алар, халыкчан да...  

Мәдәният хезмәткәрләре көнеМәдәният хезмәткәрләре көне
Мәдәният хезмәткәрләре көне

Үрнәкле дә алар, халыкчан да...

 

Чакмагыш районында авылларның мәдәни тормышы өчен 170тән артык хезмәткәр җаваплылык тоеп иҗади эшли.

Бүген районда 11– “Халык ансамбле”, 1 “Үрнәкле ансамбль” бар.  Бу коллективларның җиңүләре, активлыгы зур шатлык китерә.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз сезне! Арытаба да иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Тормышыбыз һәр көнне сөенеп иҗат итәрлек матур булсын!

 

Бәйрәм белән!

 

 (Уены-чыны бергә)

 

Бәйрәм җитсә, бөтен халык
Рәхәтләнеп бәйрәм итә.
Кунак сыйлый, я булмаса,
Үзе кунак булып китә.

Күңеле көр, җаны тыныч,
Башкаларда юк бер гаме.
Алар өчен бәйрәмнәрнең
Тантанасы, кызыгы, яме.
Клубларга юнәләләр,
Я кичәгә, тамашага.
Концерт, театр, я танцыга
Матур киенеп бар да ашыга.
Колач җәеп каршы ала
Мәдәният хезмәткәре.
Кемнәргәдер бәйрәм булса,
Аңа гади хезмәт көне.
Җырлый, бии, я көлдерә,
Булсын гына халык күңеле!
Ә бит юкса аларга да
Бәйрәм көне хәрәм түгел.
Язлар җитсә, җир ачыла,
Кар астыннан чыга чүпләр.
Матур түгел!-ди барсы да,-
Бу чүпләрне кемнәр чүпләр?
Кемнәр анда, капчык сөйрәп,
Юл буенда йөри, дисәң,
Чистартучы, тазартучы
Клуб эшчеләре икән!
Чалгы белән коралланган
Юл буенда кем дисезме?
Кем булсын – клуб эшчеләре!-
Әллә шуны белмисезме?
Кемнәр анда өйдән-өйгә,
Керә-чыга урам йөри?
Алар – клуб эшчеләре
“Добровольный” взнос сорый.
Кайсы бирә, кайсы тирги:
“Ел да акчаны җыясыз!
Белергә иде: ул сумманы
Сез соң кайларга куясыз?”
Гаепледәй аңлатасың
Акчаның кая киткәнен,
Зират-мазар ныгытырга
Һәм башкага кереп беткәнен.
Кышлар җитсә, кем ул анда
Тагын йөри урам буенда? –
Клуб эшчеләре инде,
Кеше эзли смотрга.
Күндерәләр кайсын җайлап,
Кайсын көйләп, кайсын майлап.
Туры килә кайберләрен
Җибәрергә әзрәк сыйлап.
Зарлана дип уйламагыз,
Һәр эшнең бар үз хикмәте.
Канат куйган көннәре бар,
Бар рәхәте, бар михнәте.
Балкып торсын клуб утлары,
Заллары да тулы булсын.
Җыр-моң,бәйрәм-тамашадан
Авылларыбыз гөрләп торсын!


Римма Гайнанова

  •  

Мәдәният өлкәсендә эшләүче хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбриклим

 

Мәдәният хезмәткәрләре көне
Мәдәният хезмәткәрләре көне
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас