

Башкалада «AРTылышFEST» республика театр фестивале уза. Анда Уфа, Салават, Стәрлетамак, Сибай һәм Туймазыдан барлыгы 12 профессиональ театр катнаша. 7 көн дәвамында алар башкала тамашачысына үзләренең иң яхшы сәхнә әсәрләрен тәкъдим итәчәк. Спектакльләр төрле яшькә һәм аудиториягә исәпләнгән. Сюжет, герой һәм жанрлары буенча да алар шактый төрле: социаль драма, тәҗрибә әсәре, балет, балалар өчен әкият, хикәя-терапия, мелодрама, риваять...Кыскасы, һәр тамашачы күңеленә хуш килгәнен таба ала.
БР мәдәният министлыгының профессиональ сәнгать бүлеге начальнигы Зиннур Сөләйманов сүзләренә караганда, фестиваль ел саен үтә торган театраль декадник нигезендә барлыкка килгән.
–Быел без бу чараны фестиваль дип атарга булдык һәм «АРТылыш FEST» дигән исем бирдек. “Артылыш” башкорт теленнән тәрҗемә иткәндә “күтәрелеш, кыенлыкларны җиңү” дигәнне аңлата. Фестиваль үз йөзен табар һәм профессиональ үсеш, иҗади тәҗрибә уртаклашу мәйданына әйләнер дип ышанам, – ди ул.
Фестивальнең эксперт советы рәисе, Уфа дәүләт сәнгать институтының сәнгать тарихы һәм теориясе кафедрасы җитәкчесе, доцент Айсылу Сәгыйтова фестивальнең ярыш түгел, ә күбрәк күрсәтмә яки смотр форматында үтүен билгели.
–Театр дөньясында соңгы фестиваль 2019 елда узды. Ул “Туганлык” халыкара төрки телле театрлар фестивале иде. Аннан соң пандемия башланды, театр тормышы сүнеп калды, без бер-беребездән ераклаштык. Бу театр сәнгате өчен шактый авыр чор булды, зур югалтулар кичердек.
Былтыр узган театр декаднигыннан соң спектакльләр хакында фикер алышу кирәклеге турында сүз кузгатылды. Театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр белән аралашу, сәхнә әсәренең уңай якларын һәм җитешсезлекләрен барлау театр коллективлары өчен бик кирәк ул. Мондый аралашулар аша театрлар үсешә. Һәм, әлбәттә, тамашачылар өчен дә бу чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнә. Бигрәк тә бүген бераз булса да көндәлек тормыш проблемаларыннан арынып, сәнгать дөньясына чуму артык булмас, – ди ул.
20 мартта башланган “AРTылышFEST” республика театр фестивале 27 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Фестиваль кысаларында Туймазы татар дәүләт театры Флорид Бүләковның “Мәхәббәт караклары” әсәре буенча куелган комедиясен Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры сәхнәсендә тәкъдим итте.
–Тамашачы, көндәлек эшләрен төгәлләп, театрга килә, рәхәтләнеп көлә, шатлана һәм илһамланып кайтып китә икән, димәк, без максатыбызга ирешкәнбез, – дип комедияне караганнан соң тәэссоратлары белән БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова бүлеште.