

Уфа “Нур” татар дәүләт театры тамашачыларын премьера спектакле белән сөендерә. Александр Островский әсәре буенча “Соң килгән мәхәббәт” спектаклен сәхнәгә режиссер Илдар Вәлиев куя. Сәхнә әсәрен музыкаль яктан бизәүче дә ул. Жанры “тормыш күренешләре”, дип билгеләнгән.
Русчадан пьесага әдәби тәрҗемә ясаучы – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнур Усманова. Спектакльнең бизәлеше – Башкортстанның атказанган рәссамы Нурия Габидуллина эше.
Костюмнар буенча рәссам – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Степанова, ә сәхнә утын куючы рәссам – Марина Нурмөхәммәтова.
Әсәрдә – тормыш-көнкүреш вакыйгаларына “уралган” мәхәббәт тарихы.
Кайчандыр Герасим Маргаритов бик дәрәҗәле адвокат булган, зур-зур эшләр башкарган. Әмма ярдәмчесенең хыянәте аны хәерчелеккә төшергән.
Ниһаять, еллар узгач, Маргаритовка бәхет елмаерга тора. Тик эш “пеште” дигәндә, бәла көтелмәгән яктан килә. Маргаритовның кызы Людмила, бурычка баткан Николайга гашыйк булып һәм аны коткарырга ниятләп, әтисенең документлары арасыннан кирәкле вексельны урлый һәм Николайга тапшыра. Менә шул вакытта кемнең кем булуы ачыклана да инде.
Адвокат Маргаритов ролендә Башкортстанның – халык, Татарстанның
атказанган артисты Рушат Мөдәрисов чыгыш ясый.
Дормедонт һәм аның әнисе Фелицата Шаблова – Фәнил Гайзетдинов (дубльдә - Илшат Салаватов) белән Башкортстанның – халык, Татарстанның атказанган артисткасы Рәсимә Гайфуллина. Башка рольләрдә дә – театрның танылган артистлары: Башкортстанның – халык, Татарстанның атказанган артисткасы Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина һәм Башкортстанның халык артисткасы Гөлназ Мөхәммәдиева (Лебедкина),
Башкортстанның атказанган артисты Альберт Шәрәфетдинов (Онуфрий Дороднов), Гөлназ Кашапова һәм Ләйсән Алтынбаева (Людмила), Азат Вәлиуллин, Динар Тимершәехов һәм Айнур Баянов (Николай).