Мәдәни мохит
23 март 2022, 08:20

“Бездә тормыш кайнап тора”

Айдар Тимерхан улы Солтангулов үз районының мәдәниятен дә, мәгарифен дә, социаль тормышын да биш бармагы кебек яхшы белә.

“Район тормышы кайнап тора”“Район тормышы кайнап тора”
“Район тормышы кайнап тора”

Әлшәй районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Тимерхан улы Солтангулов үз районының мәдәниятен дә, мәгарифен дә, социаль тормышын да биш бармагы кебек яхшы белә, чөнки ул хезмәт юлында бу өлкәләрнең һәрберсен күпмедер еллар җитәкләп, зур тәҗрибә туплаган кеше. 

  • Айдар Тимерханович, әлеге вазифада кайчаннан башлап эшлисез?
  • Хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып 2019 елда тәгаенләндем. Моңа кадәр бу вазифада Закуан Зөфәр улы Әхмәтов эшләде, бик җаваплы кеше иде. Ул хаклы ялга чыккач та берничә ел эшләде әле,  әмма саулыгы какшап китү сәбәпле  эштән китте. Шулай итеп, вакантлы урын барлыкка килде һәм хакимият башлыгы Дамир Радик улы Мостафин бу урынга мине тәкъдим итте. Аңа тиклем мин дүрт ел -  мәдәният,  унике ел мәгариф бүлеген җитәкләдем.
  • Социаль мәсьәләләр буенча урынбасардан халык белән эшли белү таләп ителә. Ризалык биргәнче икеләнү тойгысы булмадымы?
  • Җаваплы эш, сүз дә юк. Мәгариф, мәдәният бүлекләрендә эшләгән кеше эшкә ныклап өйрәнә ул. Мин дә тәҗрибә тупладым. Район җитәкчелеге зур ышаныч күрсәткәч, тәкъдим ителгән вазифага ризалаштым. Бөтен көчне салып эшләргә тырышабыз. Белгәнне җиренә җиткереп башкарабыз, белмәгәнне җайлап өйрәнәбез, киңәшләшәбез. Башкалардан үрнәк алабыз.

     Безнең эш шулай корылган – алда куелган максатларга карап, планнар төзелә. Шулар буенча эшлибез.  Ул максатларны күбрәк республика җитәкчелеге куя. Радий Фәрит улы Хәбиров дүшәмбе саен видеоселектор үткәрсә, премьер-министр Андрей Геннадьевич хакимиятләргә алда торган мәсьәләләрне аңлата. Үзебездә дә район башлыгы  көн саен оператив киңәшмә үткәрә, анда ачык  максатлар куела. Шимбә көнне исә бүлек мөдирләре дә, без дә зур залда җыелабыз, анда атналык эшләргә тулысынча йомгак ясала, бәя бирелә. Һәркем үзенең юнәлеше буенча әйтәсе килгән сүзләрен әйтә.  

      Быелгы ел мәдәни мирас елы дип игълан ителгәнлектән, район күләмендә мәдәни чараларга игътибарны аеруча арттырдык. Менә үткән атнада “Аек авыл” конкурсының муниципаль этабы үтте. Республика этабында катнашачак җиңүчеләр билгеләнде – районнан Гайниямак авыл биләмәсе җиңүче дип табылды. Бу конкурста 26 авыл советы катнашты.  Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы әлеге чара район тормышын җанландырып җибәрде.

  • Җиңгән авыл биләмәсенә бүләк тә буладыр?
  • Әлбәттә. Урындагы бюджеттан хакимият башлыгы карары белән биш авыл советына  - 1, 2, 3 урыннарга һәм номинацияләр буенча тагын да ике биләмәгә – һәрберсенә матди хәлне яхшырту максатыннан иллешәр мең сум акчалата приз бүленә. Әле республика күләмендә үтәчәк конкурска Гайниямак авыл биләмәсе буенча видеоматериаллар туплап,  республика конкурсына әзерлек алып барабыз. Ул авылда бик күп эшләр башкарылды. Өр-яңадан мәктәп салдык. Яңа клуб. Авылы да бик матур, төзек. Халкы тырыш, уңган. Гайниямакта эшкуарлар күп.

    Үткән ел “Аек авыл” конкурсында Ташлы авыл биләмәсе җиңеп чыккан иде.  Республика күләмендә үткән бәйгедә дә призлы урынга чыгуга ирештек. Шуннан соң райондашлар дәртләнеп киттеләр, “җиңә алабыз икән!” дигән ышаныч туды. Чараның максаты да актуаль.

    Мәдәни чаралар  үткәреп кенә калмыйбыз, клубларның, мәдәният йортларының торышына да игътибар бүләбез. Мәсәлән,  “Мәдәни мохит” федераль проекты буенча Әүрез авылының мәдәният йортында  капиталь ремонт үткәрелде. Ә аңа кадәр Яңа Сәпәш авылында зур суммага – 40 млн. сумга – якын  реновация эшләре үткәрелде –  модульле китапханә, ял итү үзәге булдырылды,  тулысынча яңадан җиһазландырдык.

    Яңа клублар  ел саен ачылып тормаса да, горурланырлык яңалары бар. Мәсәлән, шул ук Гайниямак авылында заман таләпләренә җавап бирерлек өр-яңа клуб ачылды. Ташлы авылында  шулай ук өр-яңа клуб төзелде.

     Сәламәтлек саклауга килгәндә исә, иң беренче чиратта күз алдына  авыл медпукты килеп баса. Авыл халкының күз терәп барыр медпункты булу – зур эш ул. Безнең районда  Казанка һәм Таштүбә авылларында да яңа ФАПлар ачылды.

  • ФАПлар белән рәттән яңа мәктәпләр төзелә республикада. Сездә бу җәһәттән нинди яңалыклар бар, Айдар Тимерханович?
  • Быел беренче сентябрьгә 375 урынга исәпләнгән мәктәп ачарга торабыз. Ул Раевканың Яңавыл микрорайонында урнашкан. Анда яшәүче 650 бала көн саен, зур юл аша чыгып, үзәккә укырга йөри. Яңавыл микрорайоны әлеге вакытта актив төзелә, үсә. Биредә сәүдә челтәре дә үсешкән. Яшь гаиләләр, балалар күп. Яшьләр йортлар сала.  5-6 ел элек 140 урынлык балалар бакчасы салынган иде инде, ул балалар бакчаларына чиратны киметте.
  • Ә яңа мәктәптә укытучылар җитәрме соң?
  • Кадрлар туплау тулы куәтенә бара. Директоры тәгаенләнгән. Менә шул яңа мәктәпне сафка кертсәк,  укучыларны икенче сменада укудан арындырырбыз.  Ә икенче сменалар  бар әле: башкорт лицеенда бүгенге көндә 997 бала укый, шуларның 260ы - икенче сменада.  Яңа федераль стандартлар буенча балаларның төштән соң класстан тыш шөгыльләнергә вакыты калырга тиеш. Икенче смена булгач, бу мәсьәләне хәл итү авыррак. Хәвефсезлек турында да онытырга ярамый. Барлык әти-әниләрнең дә балаларын мәктәпкә озатып куеп, барып алу мөмкинлеге юк бит. Шуңа яңа мәктәп эшләп китсә, балалар да олы юл аша йөрмәсләр иде. 
  • Айдар Тимерханович, республика районнарында мәдәни мирас елы уңаеннан күп чаралар оештырыла. Дәртле, чәмле халык буларак, әлшәйлеләр дә калышмыйдыр?
  • Әлбәттә. Март ахырында, мәсәлән, сәләтле балалар өчен “Башкортстан энҗеләре” дип аталучы театр коллективларының фестиваль-конкурсын үткәрәбез. Мәгариф министрлыгы,  мәгарифне үстерү институты һәм Әлшәй район хакимияте тарафыннан оештырылган бу чара берничә этапта үтә. Беренчесе – сайлап алу туры. Мәртәбәле жюри балалар коллективларының чыгышларын карый. Билгеле сәбәпләр аркасында быел ул  онлайн үтте. Сайлап алу турын үткәннәр 30-31 мартта районда чыгыш ясаячак.

     Чара ике көн дәвамында үтәчәк. Ягъни бу районыбыз бер атна буе “Башкортстан энҗеләре” белән яши дигән сүз инде: читтән килгән коллективларны кабул итәбез,  урнаштырабыз, ә театр сөючеләр, мәдәниятькә, сәнгатькә гашыйк  кешеләр, сәләтле балалар район мәдәният йортына килеп, рәхәтләнеп чыгышларны карый ала. Зал тулы булачак.  Бу чара кысаларында мастер-класслар үтә. Әлшәй җиреннән бик күп талантлы кешеләр чыкканын беләбез. Тел очында торганнары гына:  Әнвәр Нургалиев, Роберт Юлдашев,  Розалия Солтагәрәева, Светлана Хәкимова, Рөстәм Гыйззәтуллин, Наил Шәймәрданов, Гөлсинә Мөхәмәдиева һәм башкалар. Билгеле сәнгать осталары – якташларыбыз кырыкка якын шәхес. Хәтта Татарстан җирлегендә танылу алганнар бар. Әйтик, Альфред Якшымбәтов.  Бер сүз белән әйткәндә, районның мәдәни тормышы кайнап тора.

      Зур чаралардан  4нче мәктәп базасында үткәрелүче республика “Щербаков укулары”н билгеләп үтәсем килә. Бөек Ватан сугышында герой булган, 4нче санлы мәктәптә эшләп киткән якташыбыз Щербаков истәлегенә 11нче тапкыр  укулар үткәрелә. Анда катнашырга дип 3 мең ярым кеше онлайн режимда заявка бирде. Районыбызда 21 мәктәп булып, аларның һәрберсеннән  балалар катнаша.  Әлеге вакытта барган сәяси вакыйгалар турында ишетеп торабыз. Патриотик тәрбиянең тиешенчә алып барылмавының, бәлки, бер нәтиҗәседер: төрле социаль челтәрләрдә юк-бар, фейклар язалар. Шуңа күрә без балаларга дөрес тәрбия бирүгә  ныклы басым ясарга тырышабыз.

    5 апрельдә районыбызда  икенче тапкырга “Фролов көннәре”  старт  ала. Бу шәхес тә якташыбыз –  Советлар Союзы Герое, Казанка авылында мәктәп директоры булып эшләгән. Аның өендә тактаташ ачтык. Исемен мәңгеләштерү максатыннан гимназиядә аллея эшләдек, агачлар утырттык. Гаиләсенә шефлык ярдәме күрсәтелә. Зиратына барып, сезонлы эшләр башкарыла.

     Җәйге айларда район тормышын тагын да җанландырып җибәрәчәк  чаралардан  - сабантуй.  Көзгәрәк “Дим моңы” озын көй конкурсы үтәчәк.

  • Сез санап киткән чаралардан күренүенчә, район мәдәниятне үстерүне кайгырткан җитәкчеләр эшли.
  • Әлбәттә. Район хакимияте башлыгы Дамир Радик улы Мостафин сәнгатьне яхшы аңлаганлыктан, районның мәдәнияте белән гел кызыксынып тора. Чыгышларга, район артистларына, костюмнарга профессиональ күзлектән карый. Еш кына аның: “Менә бу вокаль коллективы шәп чыгыш ясый, ләкин костюмнары кайтышрак. Әйдәгез, яңабаштан тектерәбез”, - дип мәдәният бүлегенә тиешле күрсәтмә биргәне бар. Шундый мөнәсәбәт булганда, ник дәртләнеп эшләмәскә? Дөресен әйтик, уңдык  район башлыгыннан.

     Район туризмы турында әйтмәсәм,  дөрес булмас, чөнки Әлшәйдә бу юнәлештә дә күркәм эшләр башкарыла. Туризм буенча бик көчле мәктәпләребез бар. Республикада җиңүләр яулаган Никифар, Аксен мәктәбе туристлары белән горурланабыз.  Районның  пионерлар йорты  ике ел элек  федераль проектка кереп, туризмны үстерү буенча   алты миллион акча отты. Ел саен авыр тормыш шартларында яшәгән балалар өчен сплавлар – елга буйлап йөзүләр оештырыла.

     Үзебезгә дә туризм буенча көчле коллективлар килә. Аларга карап, күп нәрсәгә өйрәнәбез, алар безне дәртләндерә. Радий Фәрит улының “Башкортстанда туризмны үстерергә кирәк” дигән сүзе бар, шулай бит?   Туризм ул – күркәм урыннарны карап йөрү генә түгел, ул чыныгу мәктәбе дә. Һәрбер кеше, шул исәптән балалар да, экстремаль хәлдә югалып калмаска, урманда адашмаска, адашса, үзенә ашарга пешерә, суда йөзә белергә тиеш.

      Суда йөзү дигәннән, районда моңа кадәр бассейн юк иде. Космонавтлар урамында 1нче башкорт лицее янында зур спорт залы белән дүрт юллык бассейн төзелде. Ул заманча җиһазландырылган.  Максаты да изге -  районда сәламәт яшәү рәвеше алып бару, халыкны хәмердән ерак тоту, райондашларны актив тормышка җәлеп итү максатыннан чыгып эшләнә.

  • Күркәм эшләрегездә уңышлар телибез, Айдар Тимерханович!

 

                                 Руфина Таҗиева.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас