

Уфада Шаһит Ходайбирдинның йорт-музее төзекләндерелә. Ике катлы бу йорт тарихи-архитектура мирасы булып тора.
Реставрация проектын Ырынбурдан «Рона» компаниясе эшләгән. Ел азагына музейны проектка ярашлы итеп үзгәртү планлаштырыла. Хәзер «Мәдәният» милли проекты кысаларында бинаны капиталь ремонтлау өчен аукцион бара. Аның нәтиҗәләре март ахырына билгеле булачак. Объект 2022 елның декабрендә файдалануга тапшырылырга тиеш.
Бу бина генерал-майор Капитон Слотов боерыгы буенча 1860 елда төзелгән. 1923 елда йорт республиканың Эчке эшләр халык комиссары Шаһит Ходайбирдинга бүләк ителгән. 1960 елга кадәр аның гаиләсе шунда яшәгән. 1961 елдан йортта балалар китапханәсе булган. 1991 елда Шаһит Ходайбирдин исемендәге музей ачылган.