

27 мартта, Бөтендөнья театр көнендә, Ижауда (Удмуртия Республикасы) балалар һәм яшьләр театр коллективларының «Театральное Приволжье» округ фестивале лауреатлары билгеле булачак.
Онлайн-трансляция барышында һәр төбәк вәкилләре сезонның иң яхшы театраль куелышлары буенча үз карарларын игълан итә алачак.
Баллар суммасы буенча «Иң яхшы яшьләр спектакле», «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Безнең республиканы “Очкын” студентлар халык театры студиясе (БДУ, Уфа) тәкъдим итәчәк. Яшьләр Светлана Алексиевичның “Соңгы шаһитлар” һәм Жанар Кусаинованың “Алар килделәр” әсәре буенча куелган “Соңгы шаһит” спектаклен күрсәтәчәк.
Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнаша. «Театральное Приволжье» проекты 2019 елдан Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы буенча үткәрелә.
Туры трансляцияне театральноеприволжье.рф Идел буе федераль округы сайтында 27 мартта, 13.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) карарга була.