Мәдәни мохит
21 март 2022, 18:14

Театрлар көч сынаша

Иң яхшысы кем булыр?

afisha7.ruafisha7.ru
afisha7.ru

Бөтендөнья театр көнендә, 27 мартта, Ижауда (Удмуртия Республикасы) балалар һәм яшьләр театр коллективларының “Театраль Идел буе” округ фестивале лауреатларының исемнәре билгеле булачак.

Финалда Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 28 спектакль катнаша. Баллар суммасы буенча “Иң яхшы яшьләр спектакле”, “Иң яхшы балалар спектакле”, “Иң яхшы режиссерлык эше”, “Иң яхшы актер”, “Иң яхшы актриса” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Онлайн-трансляция барышында һәр төбәк вәкилләре сезонның иң яхшы театраль куелышлары буенча үз карарларын игълан итәчәк.

 “Театраль Идел буе” проекты 2019 елдан үткәрелә. Ул Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы буенча оештырыла.

Туры трансляцияне театральноеприволжье.рф сайтында 27 мартта Мәскәү вакыты белән 13.00 сәгатьтә карарга мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас