Мәдәни мохит
21 март 2022, 13:24

Кич утырып кызлар чигү чигә...

Татар халык чигүе буенча бушлай мастер-класста катнашырга телисезме? 

https://op.bashkortostan.ruhttps://op.bashkortostan.ru
https://op.bashkortostan.ru

“Башкортстан республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы 2022 елда президент грантына беренче бәйгедә җиңү яулады. Шул уңайдан ул “Милли мизәк” этноостаханәсе” проекты кысаларында татар халык чигүе буенча бушлай өч мастер-класс үткәрергә ният итә. Алар 1,5-2 сәгать дәвамында барачак. Чараларның икесе – март аенда Бүздәк районында, ә берсе апрельдә Уфада оештырылачак.

Проектның төп максаты – татар халкының рухи кыйммәтләре булган чигү алымнары белән таныштыру, аларга кызыксыну тәрбияләү, бизәкләү серләренә төшендерү. Бу эшләрне тормышка ашыруга биш оста җәлеп ителгән. Алар милли чигү буенча үз белемнәре һәм серләре белән бүлешәчәк. Кул белән дә, машина белән дә чигәргә өйрәтәчәкләр. Чараларның берсендә – калфаклар һәм алъяпкычлар, икенчесендә ашъяулык, мендәр тышлары чигү карала.

Проект җитәкчесе Альбина Хәйруллина әйтүенчә, ул үзе милли чигүле киемнәр кияргә ярата. Бу бик матур һәм үзенчәлекле күренә, ди ул.

Чарада теләгән һәркем катнаша ала, яшь буенча чикләүләр юк. Ләкин бер мастер-класска нибары 15 кеше генә кабул ителә. Шуңа урыннар санаулы, диләр оештыручылар.

Мастер-класста катнашырга теләүчеләр 8-927-3199614 номеры буенча Альбина Габит кызына мөрәҗәгать итә ала.

Әйткәндәй, “Милли бизәк” проекты тәмамлангач та, татар чигүе буенча мастер-класслар дәвам итчәчәк. Аларда катнашу шулай ук бушлай булачак, әмма җеп һәм башка кирәкле әйберләрне һәркем үзе алып киләчәк.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас