Мәдәни мохит
21 март 2022, 06:45

Гасырларны кичкән ядкарьләр

Әлшәй районында гореф-гадәтләргә, милли мираска сакчыл караш яши.

Гасырларны кичкән ядкарьләрГасырларны кичкән ядкарьләр
Гасырларны кичкән ядкарьләр

Ил күләмендәге хәл-вакыйгаларга, сәяси уеннарга, Украинада  хәрби хәрәкәтләр баруына карамастан, республикабызның социаль тормышы, мәдәнияте һәм мәгарифе җанлы тормыш белән яшәвен дәвам итә.

     Русиядә быелгы елның мәдәни мирас елы дип игълан ителүе Башкортстаныбызның мәдәни тормышын тагын да җанландырып җибәрүгә этәргеч булды. Шушы көннәрдә Әлшәй районына баргач, бу халәтне аеруча сизеп кайттык.   Биредә ел башыннан, әле пандемия шаукымыннан арынып бетмәсәк тә, матур мәдәни чаралар оештырыла, аларда мәдәният хезмәткәрләреннән тыш укытучылар, укучылар, районның ак инәйләре, гомумән, Әлшәй мәдәниятен үстерүгә битараф булмаган һәркем  актив катнаша. Бу хакта безгә Әлшәй районы хакимиятенең  мәдәният бүлеген җитәкләүче Акимбетов Миргасыйм Факил улы  сөйләде.

 - Быелгы ел мәдәни мирас елы дип игълан ителгәч, аны истә калырлык итеп үткәрергә тырышабыз. Мәсәлән, әле район җирлегендә алтынчы тапкыр Әлшәй бренды булган палас бәйрәмен үткәрергә әзерләнәбез. Чара апрель азагына планлаштырылган. Ә аңа әзерлек бүгеннән бара.  Башкортстандагы палас сугу осталарын җыеп, мастер-класслар үткәреп, палас сугу нечкәлекләрен өйрәтергә ниятлибез.  Чара, әлбәттә, республиканың Мәдәният министрлыгы һәм Халык иҗаты йорты белән берлектә үткәреләчәк. Мартта шулай ук балалар өчен “Башкортстан энҗеләре” дигән  зур чара үткәрергә планлаштырабыз.

      “Планга салынган  чаралар кайсы мәйданда үтәчәк?” дип сорагач, Миргасыйм Факил улы безне район мәдәният йорты бинасында урнашкан тирмәгә алып килде. Бик матур итеп эшләнгән, авыл йорты кебек  зур  булган, эче һәм тышы милли рухта бизәлгән  тирмә күңелләргә бик тә хуш килде. Эченә үтеп, андагы экспонатларны – паласларны, туку станокларын, йон эрләү кабаларын, борынгы бишек һәм башкаларны карап чыктык.

 - Бу тирмә Башкортстанның Русиягә кушылуының 450 еллыгына багышлап алынган иде, - дип аңлатты безгә Миргасыйм Факил улы. -  Без аны яңарттык, зурайттык. Фольклориадага әзерлек кысаларында дип тә алынды ул, менә әле дә кулланабыз. Биредә мастер-класслар үткәрәбез, балалар күп килә.  Районның ак инәйләре, өлкән буын вәкилләре тирмәгә килеп, осталыкларын балаларга да җиткерәләр. Тирмә - яшьләрнең дә үз иткән урыны. Биредә милли рухта никахка керү чаралары бик җылы үтә.

     Тирмә эчендә милли киемдәге апалар белән таныштык. Аларның  берсе Рәйсә Сәхибгәрәй кызы Мөфтиева булып чыкты. Ул  Идрис авылыннан. Кырык ел дәвамында мәктәптә  укытучы булып эшләгән.  Хаклы ялга чыккач, биш ел инде мәдәни чараларда актив катнаша, шул ук вакытта  мәдәният бүлеге мөдире булып эшли икән.   2015 елда Әлшәй районында “Ак инәйләр” оешмасын оештырып,  актив эшләп киләләр. 

 - Район күләмендә бер генә милли чара да, йолалар да бездән башка үтмидер ул, - дип сөйләде безгә Рәйсә Сәхибгәрәй кызы. -  Ак инәйләр  төрле авыллардан җыелдык, барлыгы  20 кеше. Алар арасында укытучылар да, хезмәткәрләр  дә, җитештерү сәнәгатендә эшләгән кешеләр дә бар.  Хаклы ялга чыккач, һәрберсе  күңел биреп башкарырлак үзенең яраткан шөгылен тапкан.  Эшне милли киемнәрдән башладык. Аларны үзебез тектердек.  20 ак инәйнең төрле төстәге дүртәр милли киеме бар! Үзебезнең Дим буе башкортларына хас борынгы киемнәр дә тектердек. Стильле  киемнәребез дә бар. Шундый уңганнарыбызның берсе - Чурай авылыннан Гөлчәчәк Вәлиулла кызы. Хаклы ялга чыккач, борынгы милли киемнәрдән  сакал, дәүәт, башка кия торган кашмаулар эшли башлаган. Дим буе хатын-кызларына гына хас булган бизәнгечләр дә күпләрдә кызыксыну уята. Аларның күбесе тулысынча көмеш тәңкәләрдән тора. Үзебез дә һәрвакыт зәвык белән эшләнгән беләзекләр киеп йөрибез.

     Рәйсә Сәхибгәрәй кызы әйтүенчә, Кармыш авылында яшәүче тагын бер уңган ак инәй Люция Зәйнулла кызы үз өендә бик матур итеп музей да оештырып  куйган.

 - Без шулкадәр активбыз, пандемия булуга карамастан, телефон, интернет заманы бит, тиз генә шалтыратышып алабыз да: “Әйдәгез, шул эшне эшлик әле!” дип, уйлаган ниятебезне тормышка ашырып та куябыз, - ди ул. – Мәсәлән, шушы көннәрдә күмәкләшеп, Донбасс халкына ярдәм булыр дип,  гуманитар ярдәм җыюны оештырдык. Аллага шөкер, районда ак инәйләрне белеп, хөрмәт итеп торалар. Үзебез дә канәгатьбез.

    Очрашу барышында Рәйсә ханым район башлыгы Дамир Радик улы Мостафинга рәхмәтле булуларын аеруча ассызыклап әйтте: “Ул безнең эшләребезгә  зур бәя бирә. Әле менә 8 март бәйрәмендә дә милли киемнәребезне киеп, тамаша залының беренче рәтләренә утырып, мәдәният хезмәткәрләре куйган матур концертны сокланып карап кайттык. Районыбыз мәдәният хезмәткәрләренең эшчән, сәләтле булуларына сөенеп бетә алмыйбыз – алар карап торуга юк кына әйбердән дә матур сәнгать чарасы оештырып куялар”.

      Милли киемнәрне оста итеп эшли белүче тагын бер уңган ханым - Фәнүрә Нәҗметдин кызы Ганиева. Ул Әлшәй районы үзәгенең  Яңавыл микрорайонында яши. Фәнүрә ханым да хаклы ялга чыккач, җанына якын шөгылен тапкан. Үзе әйтмешли, иң башта төрле төстәге атлас тасмалардан картиналар чигә башлаган. Тирмә эчендә  Фәнүрә ханымның сәләтле куллары тудырган матур эшләрне күреп, бер тын шул тирәдән китә алмый тордык әле. Күзне иркәли, җанга рәхәтлек бирә торган картиналары игътибарны үзенә тартып тора. Шул эшләре белән Фәнүрә апа Уфада, Стәрлетамакта, Әбҗәлилдә, Архангельдә һәм башка районнарда үткән конкурсларда катнашкан.

 - Пенсиягә чыккач, ниндидер бер шөгыль табасы килә икән ул. Мин дә таптым, - ди елмаеп Фәнүрә апа. -  Күңелне юата, артык уйлардан арындыра, җанга тынычлык бирә.  Тасмалардан башланган шөгылем мине башкорт милли киемнәренә алып килде. Менә тоташ тәңкәләрдән генә Дим буе сакалын тектем.  Монысы кашмау.  Күңел биреп, яратып эшләдем.

       Тирмәдә атнага бер тапкыр палас сугу мәктәбе эшли. Укытучылары – мәдәният хезмәткәре Айгөл Нуриәхмәтова һәм Рәйсә Сәхибгәрәй кызы. Палас сугу серләренә төшенергә дип балалар да килә.  Алар паласны үзләре сугып,  бизәкләр чыгарып карыйлар, кызыксындырган сорауларын бирәләр, өйрәнергә тырышалар.  “Халкыбызның борын-борыннан сакланып килгән гореф-гадәтләре, йолалары, шул исәптән палас сугу шөгыле дә югалмасын, яшьләребез дә шул эшләрне белеп, өйрәнеп үссен дип тырышабыз”, - ди Рәйсә ханым.

           Руфина Таҗиева.  

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас