Мәдәни мохит
15 март 2022, 05:48

Талантлы һәм тыйнак шәхес

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, хормейстер, фольклорчы, берничә китап авторы Афәрим Акчуринның иҗат кичәсе үтте. 

Талантлы һәм тыйнак шәхесТалантлы һәм тыйнак шәхес
Талантлы һәм тыйнак шәхес

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, хормейстер, фольклорчы, берничә китап авторы Афәрим Акчурин киң танылу яулаган шәхес. Милли музыка һәм театр сәнгатен үстерүдә, татар халык иҗаты мирасын саклау өлкәсендә зур эшләр башкарган сәнгатькәрнең Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Моңнарымда – халык язмышы” дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте. Югары дәрәҗәләргә ирешүенә карамастан, кешеләр белән мөгамәләдә искиткеч тыйнак, кечелекле һәм зыялы, һәркемгә ихтирамлы булган якты күңелле шәхес икәнен аны якыннан белгән һәркем әйтә.

 

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Әлфрид Дәүләтшин:

– Мин Афәрим Садыйк улы Акчурин белән якыннан 2006 елда таныштым. Ул вакытта “Ихлас” мәчетебездә мөнәҗәтләр әйтү, дини җырлар башкаручы төркем төзеләчәк дип игълан иттеләр һәм егетләрне җыя башладылар. Беренчеләрдәнбулып миңа да бу төркемгә кушылырга насыйп булды. Соңыннан ул коллектив “Илаһиләр” исемен алды. Бүген инде аның 5 еллык тарихы бар. Бу иҗади төркем – “Ихлас” мәчетенең йөзе. Аның даны Русия буйлап таралды. Без шушы дәвер эчендә илебезнең күп төбәкләрендә чыгыш ясадык.

Барыбызга да мәгълүм булганча, бу хорның музыкаль җитәкчесе – Афәрим Садыйк улы. Ул мине җырларга өйрәтүче остазым дисәм дә дөрес була. Мәдәниятебезне, сәнгатебезне үстерүгә зур өлеш керткән, күп җырлар язучы, бик күп халык җырларын эшкәртүче композитор ул. 

Ихлас йөрәктән Уфа шәһәре Киров районы “Ихлас” мәхәлләсе исеменнән һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән шушы күркәм иҗат кичәсе белән тәбриклибез. Аңа исәнлек, иминлек, тынычлык телибез. Һәм аерым әйтәсем килә: динебезгә хезмәт иткән өчен Аллаһының рәхмәтләре насыйп булсын үзенә.

 

Илһам Акчурин,  авылдашы:

– Афәрим абыйны мин балачактан чыгышларыннан күреп беләм. Ул клубта зур концертлар куя иде. Анда үзенең җырларын ничек язганын, нинди кичерешләрдән соң мондый җырлар туганын сөйли иде. Һәрбер җырының тарихын халыкка сөйләп, аңлатып, үзе гармунда уйнап, шул җырларны үзе сәхнәдән башкарып шатландыра иде. Авылга кайткан чагында авылның бер башыннан икенче очына барып чыкканчы һәр авылдаш белән күрешеп, сөйләшеп ала. Ашкадар буйларына, чишмәләргә барып, табигатьнең гүзәллегеннән илһам алып йөри. Гадәте шундый аның. Бу кичерешләр аның иҗади эшчәнлегенә зур этәргеч ясыйдыр дип уйлыйм.

Иҗатына килгәндә инде, музыка белгече булмасам да, аның чүптән дә кәнфит ясый ала торган кеше икәнен күрәм. Чүп үләннәре арасында күп кешеләр күрми торган чәчәкләрне табып алып, алардан гөлләмә ясый белә торган муыкант ул безнең Афәрим абый.  Шәһәрдә яшәсә дә, бервакытта да авылны читкә типмәде. Кайтып смотр концертларына музыкаль номерлар әзерли иде. Без мәктәптә укый идек, ул кайтты да 3-4 көн эчендә 3 тавышка хор әзерләде.

Ә инде Афәрим абый авылга кайтып берәр мәҗлескә эләксә!.. Гармунны эләктереп ала да, мәҗлеснең яртысын репетициягә, икенче яртысын концертка әйләндерә. Безне рәхәтләндереп җырлата.

 

Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Вилдан Мисбахов:

–Аның кебек кеше башка юктыр. Бик сирәк була андыйлар. Хор оештыру, җырлату нык авыр хезмәт бит ул. Юк кына әсәрләрдән дә шедевр эшләүче профессионал композитор, талантлы хормейстер. Аның үзенең тавышы да искиткеч. Шунысы гына кызганыч, без Афәрим абыйның кадерен белеп бетермибез кебек. Былтыр юбилеена багышланган концертын кичектереп торырга туры килде, кызганычка каршы. Әле дә әзерләнергә вакыт кысыграк. Әмма бу кичектерүнең бер уңай ягы бар – хәзер “Нур” театрының үзенең оркестры бар. Афәрим абыйның берничә әсәрен оркестр озатуында башкара алабыз. Шунысы яхшы. Аның күңеле булыр дип уйлыйбыз. Яхшы килеп чыкса, сөенә, репетицияләр барышында бала кебек ихлас шатлана бит ул!

Үзе бик кешелекле, гади кеше. Композиторлар хәзер “текә” затлардан бит.  Җыр сатып ала башласаң, шунда ук хак куялар. Ә Афәрим абыйга кереп, шул темага языйк әле дисәң, рәхәтләнеп язып бирә. “Фәлән хак” дип әйтә алмый, әйтми дә бугай инде ул... Үзе дә үз бәһасын белеп бетерми торган тыйнак кеше. Без гаиләбез белән аның “Бисмиллә” җырын башкарабыз. “Илаһиләр” репертуарындагы ул җырны башкарыр өчен Афәрим абыйдан рөхсәт сорадым. Һич каршы килмәде.

Эштә дә нык яратабыз без аны, гаиләбез белән хөрмәт итәбез. Бөек шәхес ул. Театрыбызда шундый талантлы кеше эшли. Ныграк күрсеннәр, аны шатландырсыннар иде. Адәм баласына күп кирәкми. Аны алтыннарга, акчаларга күмеп булмый. Аны шатландыру да җитә. Афәрим абыйны шатландырырлык көч түксәк, яхшы булыр иде.

 

Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева:

–1975 елны музыка училищесын тәмамлап, юллама белән Авыргазы районына кайттым. Иң беренче чиратта хезмәт юлымны музыка укытучысы булып башладым, икенче чиратта минем юлым район мәдәният йортына булды. Бик матур эшләп киттем. Халык театры дисеңме, искитмәле хор дисеңме, җыр һәм бию ансамбле дисеңме! Бөтен сәнгатьне күтәреп, мәш китереп торган Афәрим Садыйк улы вакыты иде ул.

Фән Зиннур улы Әсмәнов мәдәният бүлеге җитәкчесе иде ул вакытта. Алар кулга-кул тотынышып районда сәнгатьне күтәргән кешеләр. Агитбригадалар модада чак иде.  Савымчылар, комбайнчылар, тракторчылар алдында чыгыш ясадык, урып-җыю эшләрендә катнашучыларны зурладык, данладык.

Ул Уфага киткәч, азрак кына саегып калган кебек булдык, кыенрак булып калды. Әмма аңа Уфага китәргә кирәк булган. Яңа уңышларга ирешәсе булган аның.

Ә инде кеше буларак бик йомшак күңелле, ихлас кеше. Ансамбльдә ничә кеше җырлый идек, барыбызга да игътибары җитә иде. “Булдырасың, булачак синнән!” – дип канатландыра. “Булмый синнән, тавышың юк”, – дип беркемне дә кире бора торган түгел. Дәрт бирә белгән психолог та дип әйтер идем мин аны.

Бөтен авыргазылылар исеменнән иҗат кичәсе белән кайнар тәбриклим. Үзе язган җырлары кебек тормышы бизәкләргә бай булсын, сәламәтлеге ныклы булсын. Тормышында зур кайгылар да кичерде. Кызганычка каршы, тормыш иптәше Рәмиләне югалтты, кызын вакытыннан алда бакыйлыкка озатты. Шушы бик авыр югалтулардан соң сагышларга бирешмичә, җырлы йөрәген сакласын иде. Ул Башкортстаныбызга, сәнгатебезгә бик кирәк!

Эльмира Ибраһимова сораштырды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас