Мәдәни мохит
14 март 2022, 11:15

“Моңнар керсен һәрбер күңелгә”

Бәйрәмнең хозурлыгы турында дистәләгән фотосурәтләр дә сөйли.

“Моңнар керсен һәрбер күңелгә”“Моңнар керсен һәрбер күңелгә”
“Моңнар керсен һәрбер күңелгә”

Бәйрәмнең хозурлыгы турында дистәләгән фотосурәтләр дә сөйли.

 

Бу көнне Калмашбаш авылы җыр-моңнан, кунаклардан, халыкның активлыгыннан кайнап торды. Авыл капкалары берсе ачылды, берсе ябылды. Зур һәм төзек авылның ак көрткә чумган урамнары тигез вә киң итеп кардан тазартылган. Шул ап-ак юлдан җиңел машиналар, ак карны шыгырдатып, клубка таба җәяүлеләр ашыкты. Ниндидер зур вә күңелле вакыйга буласы кешеләрнең йөзенә чыккан, ә авыл өстенә төрле яңгырашта моң таралган иде.

“Моңнар керсен һәрбер күңелгә” дигән чара башланып, пәрдәләр ачылганда клубта инде алма төшәр урын калмаган иде. Аягына басканы, яше-карты шат кәеф белән зур тамашалар залында урын алган, соңга калганнар балконда урнашып беткән иде. Соңгы елларда авылларда халыкның клубка йөрми дигәнен инкар иткән сирәк матур күренеш биләгән иде бинаны. Менә шулай, әллә кайсы “атказанган” артист килгәндә дә авылларда булмый торган күркәм хәл булды бу көнне Калмашбашта.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре инициативасы белән оештырылган бу чарада дүрт дистәдән артык оста катнашты. Авыл, район гармунчыларыннан тыш, республиканың башка районнарыннан да килгән иде гармунчы дуслар. Иң өлкәне Октябрьскийдан Владислав Алькаев (77 яшь) булса, Уфа шәһәреннән һәм Чакмагыштан килгән ике үсмер дә абзыйлары белән ярышып, узышып гармуннарын сайратты.

Гармунны иң тугры дусты итеп сайлаганнарның осталыгын гадел бәяләү дә кирәк иде. Бәяләү җаваплылыгы Яңавылда узган гармун бәйрәменең Гран-при иясе, БРның атказанган артисты, җырчы Илнур Газизов, Чакмагыш мәдәният йортының “Идел” халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Ринат Кәримовка ышандырылды. Шушы авылда ук икенчегә узган зур, мәгънәле, рухиятле, тәрбияви музыкаль чараны оештыруда авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Римма Шәрипова (мөдир), мәдәният хезмәткәрләре - Гөлсем Хаҗипова, Рәвис Сабитов зур тырышлык салды. Ә Кашкар авылының игелекле улы Рәгыйт Рәшит улы Сөләйманов чараның иганәчесе булып, бөтен матди чыгымнарны үз өстенә алды. Аның игътибарлы карашы, ярдәме белән катнашучыларга оятка калмаслык саллы бүләкләр дә тапшырылды. Гран-прига Яңа Коты авылыннан Урал Шәяхмәтов лаек булды.

Чакмагыш район мәдәният йорты директорының иҗади эшчәнлек буенча урынбасары Денис Мансуров бәйрәмне бай һәм эчтәлекле, дәртле вә илһамлы итеп алып барды.

Чарада катнаша алмаган булсагыз,  аның никадәр хозур бәйрәм булуын сез бай фотолар фондында күрә аласыз... Сезнең дә күңелегезгә шул моңнар кергәндәй булсын.

 Ә чарадан видеоязмаларны сайтыбызда алдарак көннәр язмасында табарсыз.

“Моңнар керсен һәрбер күңелгә”
“Моңнар керсен һәрбер күңелгә”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас