Мәдәни мохит
11 март 2022, 08:40

Мәдәният министры туган авылын онытмый

Клубка да ярдәме зур Әминә ханымның.

Мәдәният министры туган авылын онытмыйМәдәният министры туган авылын онытмый
Мәдәният министры туган авылын онытмый

Башкортстанның мәдәният министры «Атайсал» проекты кысаларында туган  авылы клубына ярдәм иткән. Бөрҗән районының  Иргизлы  авылы мәдәният йортында  Әминә Шәфикова  ярдәме белән клубта яңа сәхнә костюмнары һәм тегү машиналары барлыкка килде, дип хәбәр итә министрлыкның  матбугат сәркәтибе  Зилә Баймурзина.

«Безнең мәдәният йортында декоратив-кул  эшләре  клубы ачылды,  күп хатын-кызлар  тегү белән шөгыльләнә. Яшьләр дә тегү белән мавыга. Шуңа күрә яңа тегү машиналары безгә бик кирәк иде», — ди  Иргизлы авылы мәдәният йорты директоры Гөлнара Күсәпова.

Чара җылы дустанә  мохиттә үткән. Рәхмәт йөзеннән авыл халкы кунакларга зур булмаган концерт оештырган.

Фото: “Башинформ”

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас