

Журналист, шагыйрә Фәния Габидуллина үзенең күркәм юбилеен билгеләде. Ул утыз елга якын гомерен журналистикага , әдәбият- сәнгать дөньясына багышлады. Хаклы ялга чыккач та бу эшләрен дәвам итте: Башкортстан Язучылар берлегендә татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе булды. Аның каләме белән кемнәрнең генә язмышы яктыртылмады икән матбугатта?! Шагыйрьләр, артистлар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре... Шушы хезмәтләренә бүләкләр дә, мактаулы исемнәр дә алды ул. Ә менә дусларының шигъри сүзе аның өчен барысыннан да кадерледер, мөгаен.
Ирек КИНЬЯБУЛАТОВ
Синең йөзнең яктысы
Синең уңганлыкка, зирәклеккә
Күз тияр, дип куркам, кайчакта.
Сиңа еш керәбез, күңелләр буш,
Күңел кесәләре сай чакта.
Беркем синнән рәнҗеп чыкканы юк,
Чыга синнән йөзләр яктырып.
Син янасың гәзит озак басмый
Торса шигырьләрне яткырып.
Күзне ачып йомган ара гына
Чәй куясың, өстәл ябыла.
Кайнар чәең белән һәрберенә
Җылы сүзең кайдан табыла?
Үз кайгыңны һич тә күрсәтмисең,
Сизеп торам үткән-сүткәндә.
Синнән гел яктылык йогып кала,
Хәтта тик яныңнан үткәндә.
Гадел кайнә кебек сүзең туры,
Сүзең туганыңа ярарлык.
Тик гаделне әйткәч, азактан да
Үзең барып, туры карарлык.
Шулай булу бик килешә сиңа –
Гүя алъяпкычың билеңдә.
Кайнап торган гәзит дөньясында
Булу кайнә, булу килен дә.
Юлга чыга кеше гәзит тотып,
Киткәндә дәҗирнең читенә.
Синең кебекләрнең йөз яктысы
Күчкән өчен гәзит битенә.
Роберт МИҢНУЛЛИН
Тагын кил безнең авылга
Кунаклар килде Шәммәткә,
Төрле-төрле тарафтан...
Син дә менә бәйрәмемә
Килдең Наҗытамактан.
Күрергә дип авылымны,
Күрергә Сөн буйларын...
Шагыйрьләр белән бергә син
Сөн буйларын буйладың...
Ә аннары юкка чыктың, –
Тиз сиздек юклыгыңны.
Соңыннан гына аңладык
Без синең мутлыгыңны.
Син, әлбәттә, югалмыйсың...
Кош тоткан бала сыман,
Килеп чыктың кәрзин тотып.
Каеннар арасыннан.
Бәйрәм итеп йөрмәгәнсең...
Син нишләргә белгәнсең:
Безнең каенлыгыбызда
Гөмбә җыеп йөргәнсең.
Синең Наҗытамагыңда
Гөмбә беткән диярсең.
Ярар инде, авылымны
Кайткач мактап сөйләрсең...
Әйе, бездә бай табигать!
Бай булмаган кая ул!
Үзең күрдең, безнең Шәммәт
Гөмбәгә дә бай авыл!..
Хәзер гөмбә тозлыйсыңдыр,
Гөмбә пешерәсеңдер.
Шул чагында Шәммәтне дә
Искә төшерәсеңдер.
Тагын кил безнең авылга,
Көтмә, яме, дәшкәнне...
Шәммәтләр барыбер җыймый
Ул гөмбәне-мәшкәне.
Зөфәр ВӘЛИТ
Син яшь әле
Син, Фәния, Бабич моңнарыннан
Килгәнсеңдер иҗат иленә.
Эшләреңә, буй-сыныңа карап,
Кем ышансын инде иллеңә!
Син яшь әле, тик үзеңчә генә
Дөньябызның йөзен ачасың.
Сиңа рәхәт, тормыш йөге басса,
Шигърияткә кереп качасың.
Хикмәткә бай иҗат дөньясында
Сөембикә кебек чакларың.
Күз карасы кебек саклар тарих
Ил кызының язган хатларын.
Тормыш безне бөгеп сынаганда.
Сынмый яшәү – үзе батырлык.
Бу мизгелләр килер буыннарга
Бер васыять булып барырлык.
Яшәвебез, димәк, юкка түгел,
Яшиселәр алда бардыр ул...
Фани дөнья, җанны тетрәндереп,
Безне үткерләүче чардыр ул.
Киләчәктә иҗат дөньясында
Син үзеңнән соң да балкып кал!
Юбилеең белән тәбрик итеп
Бүләк итәм сиңа ... бер көн ял.
Ганс ХӘКИМОВ
Ай кызы булып...
Ай кызы булып үстең син
Табигать кочагында.
Йөгәнләп алган Пегасың
Шигърият атлы дөньяда
Оча да оча гына.
Сандугач, талларга кунып,
Җыр җырлап ота гына.
Син дә шул коштай җырлыйсың
“Кызыл таң” дигән имәннең
Иң матур ботагында.
Әсхар КӘШФУЛЛИН
“Кызыл таң”ның кояшы син,
Күңелләрне нурлыйсың.
Иҗат җимешең өләшеп,
Моңлы итеп җырлыйсың.
Мәхәббәтле яшәгәнгә
Гел изгелек уйлыйсың.
Мәрхәмәтлек кылудан син
Һич кенә дә туймыйсың.
Синең моңлы җырларыңнан
Халкың һәрчак сыйлансын.
Дөньяда дөрес яшиме, -
Җырлар тыңлап уйлансын.
Изгелегеңә сокланам,
Җырларың гел җырлаесын.
Синең язганнарны укып,
Сөенечтән еларсың...
Гомереңнең битләренә
Матурлыклар уйгансың.
Калган яртысына да гел
Сөенечләр җыйналсын.
“Кызыл таң”ның кояшы син.
Җаннарны син нурлыйсың.
Гүзәллекне, гаделлекне.
Мәхәббәтне зурлыйсың,
Җаннарны син нурлыйсың...
Мөхәммәт ЗАКИРОВ
Фәния мафиясе
Икебезгә – бер кабинет:
Бергә янып-көясе.
“Кызыл таң” гәзите, баксам,
Фәния мафиясе.
Әдәбият бүлегендә –
Бар килгән, кергән-чыккан
Барсы да шагыйрь микәнни –
Барсы да шигырь тоткан.
Пенсиядә шигырь язып
Баемак әллә татар?
Суфияровтай әрсезләр,
Хәкимҗановтай нахал.
Кырыкмаса кырык эшен
Ташлаплар кырык якка, –
Карамый вакыт югына,
Карамый яшь вә картка,
Елмаеп каршы аладыр,
Елмаеп сөйләшәдер,
Шигырь язганнарны шигырь
Язарга өйрәтәдер.
Керә түбәнчелек белән
Хәтта Р. Бикбай килеп.
Йоклый алмый Фәниясез
Киньябулатов Ирек, –
Комплимент яудырып, көнгә
Бер килеп әйләнмәсә.
...Фәния Фәния булмас,
Миңарга бәйләнмәсә.
Эшләтәдер эш кушып та,
Эшләтәдер кыйнап та.
Кәефе шәп чакта тәмле
Чәйләр белән сыйлап та.
Ялкаулыкны берничек тә
Яшереп булмый, брат.
Ычкынып-фәлән китмәсен, –
Диеп көя,– бу дурак.
Фәниягә шигырь язды
Асанбай. Картлар нишли?
Бар дөньясына төкереп,
Эчәләр “Шампанский”!
Телефон шалтырый. Кемме?
Таһир Исмәгыйлович!
Шалтырата төшкә кадәр,
Шалтыратыр тагын кич.
Әгәр мин алсам, трубканы
“Шып” итеп салып куя.
Фәния кирәк аңа да:
Кызык бит ул бу дөнья!
Барсына ничек өлгерә:
Аптырасаң – аптыра.
Фәния гәзит тутырып
Материал бастыра.
Язганнарын кеше укый,
Күңелләргә ятадыр.
“Кызыл таң” тиражы шуңа
Артадыр да артадыр.
Ул Бабич, Наҗар якташы,
Талант, илһам иясе.
Милләтне аңга әйләсен
Фәния мафиясе.
Эльверт ХӘМӘТШИН
Шатлана туган Наҗың
Сөя сине дүртөйлеләр,
Сөяләр Әсән, Наҗың.
Син үзең дә башкаларга
Сибәсең алар назын.
Шулкадәр нык охшагансың
Син туган төбәгеңә.
Гашыйк, димә, Рамил генә
Дүртөйле чибәренә.
Күп гашыйклар соңга калган
Яшьлектә яннарыңа.
Җитез Рамил җитәкләгән
Мәхәббәт тауларына.
Юллар җиңел булмаса да,
Авырын кичергәнсез.
Айгөл белән Регинаны
Иркәләп үстергәнсез.
Ике кызың – тулы бәхет,
Булырлар ткрәгең дә.
Еллар белән арта барды
Күпләргә кирәгең дә.
Нык кирәк син Рамилеңә,
Кирәксең кызларыңа.
Кирәк күпме “Кызыл таң”ны
Укучы дусларыңа.
Һәрчак кирәк Әсәнгә син,
Кирәк туган Наҗыңа.
Күп төбәккә кирәк бит син,
Кирәк тагы, тагы да.
Кирәк гүзәл Уфабызга,
Казанга, Дүртөйлегә...
Илһамланып яшә әле
Җиткәнче йөз иллегә.
Бул сәламәт, рәхәт яшә,
Мул аксын иҗат чишмәң.
Юбилейда гөрләп торсын
Уфа, Дүртөйле, Әсән.
Мул уңышлы еллар үттең,
Килде илленче язың.
Әнкәй кебек, тыйнак кына
Шатлана туган Наҗың.
Нияз АКМАЛ
Ф-гә
Тулган айга карап,
күңелем тулды.
Уйлап барган уем онытылды,
искә төште кинәт кемнәрдер.
Аларга да бәлки бу тулган ай
Мөлдерәмә булып күренәдер...
Ай тотылган төн дә онытылган, әй, –
Бу тулган ай кайчан тотылган ай
исәбендә айлар, елларның?
Иң якын яр...
Ул соң кайсы чатта?
Тулган айга карап барган чакта
күңелендә ниләр ул ярның?
Өзелеп-өзелеп, өзелеп кала бәгырь,
мин үзем дә бәлки кемнәргәдер
бик тә моңсу булып күренәмдер, -
Тулган айга карап күңелем тулды,
уйлап барган уем онытылды.
искә төште кинәт кемнәрдер..
Син яраткан кебек
Каргыш итеп юрап әйттеңме син
Без хушлашып йөргән бер көндә:
«Мин яраткан кебек сине бүтән
Яраталмас, – диеп, – беркем дә».
Сине җуйган ул көннәрдән бирле
Күп исемнәр кергән хәтергә.
Мин базмамын ләкин беркемгә дә
Яратмадың диеп әйтергә.
Хәер... Барыбер... Нигә яшерергә? –
Ни әйтсәм дә – минем иркемдә:
Син яраткан кебек яратмады
Бу дөньяда мине беркем дә...
Күзләремнең төсе үзгәрмәде
Фәрит Хатыйпов көе
Икәү бергә йөргән сукмакларда
Яфрак күмде безнең эзләрне.
Яфракларның төсе үзгәрмәде,
Яфракларның төсе үзгәрмәде,
Синнән башка көзләр үзгәрде.
Ак бураннар миңа кабатлады
«Мин яратам» дигән сүзләрне.
Бураннарның көче үзгәрмәде,
Бураннарның төсе үзгәрмәде,
Синнән башка дөнья үзгәрде.
Синнән башка, дустым, синнән башка,
Күп нәрсәләр инде үзгәрде.
Күзләремнең төсе үзгәрмәде,
Күзләремнең төсе үзгәрмәде,
Сагыш кына басты күзләрне…
Фәния ЧАНЫШЕВА
Җитеп карадык инде
Бу тормышның аешларын
Бераз барладык инде,
Илле яшь ул бик җилле яшь –
Җитеп карадык инде.
Мәхәббәттән уңуыңны
Аңлап юаныр чак ул.
Балалар үсеп җиткәнен
Күреп куаныр чак ул.
Йөрәк хисен, беләк көчен
Кызганмый эшләр чак ул.
Эштә янып, юллар ярып
Дәртләнеп эшләр чак ул.
Яшь замандашым, адашым!
Син иҗатташым, димен.
Изге теләк, ихлас хисләр
Йөрәк түремдә минем.
Алда әле хезмәтеңнең
Бәһасен тоясың бар.
Җандай күреп, тупылдатып
Оныклар сөясең бар.
Ә бу иллең гомереңнең
Яртысы гына булсын.
Алдагы илле елың да
Сагынып көтеп торсын.
* * *
Кар башына карлар җиткән мизгел.
Агачларда бөре уяна.
Көмеш тамчыларга юлдаш булып,
Син килгәнсең икән дөньяга.
Әткәң-әнкәң синең тууыңны
Көтеп алганнардыр өзелеп.
Шушы якты яздан бүгенгәчә
Илле биш ел калган тезелеп.
Буш үтмәгән алар. Тырышлыкта
Белем, хезмәт юлын үткәнсең.
Ирең Рамилеңә - тугры юлдаш,
Кызларыңа газиз әнкәй син!
Бәрәкәтле булсын килер еллар,
Саулык, бәхет булсын юлдашың.
Озата барсын һәрчак яшьлек дәрте,
Баш очыңда кайнар кояшың!
Ләйсән КӘШФИ
Умырзая мәллә син
Яз белән бергә тугансың,
Умырзая мәллә син?
Күңлең якты, йөзең көләч,
Кояш кебек көләсең.
Кырмыскадай эшчән дә син,
Сабырлардан сабырсың.
Тырышып һәм тир тамызып,
Бәхетеңне табасың.
Күңелеңдә хөсетлек юк,
Күреп торам үтәли.
Ни дисәң дә, без җандашлар –
Иҗатташлар бит әле.
Ихласлыгың, яхшылыгың
Ачып тора якты юл.
Һәрвакытта шундый гүзәл,
Кешелекле, затлы бул.
Рафаил ХАФИЗОВ
Гашыйк җаннар
Гашыйк җаннар шигырь яза,
Гашыйк җаннар гел шулай.
Хәбәр килде: шагыйрәнең
Иллесе тулган бугай.
Шагыйрәлек – ул йөрәктән,
Күңелеңнең зурлыгы.
Җырың булса, сизелми дә
Тормышның авырлыгы.
Яшисең дә матур итеп,
Берни юк көенерлек.
Китапларың – җимешләрең,
Түгелме сөенерлек.
Шигырь язу, иҗат итү –
Хөрмәтле, мактаулы да.
Моңсызларны моңлы итү
Авыр да, катлаулы да.
Кара да без – дусларыңа,
Кояш кебек бер елмай.
Дусларың яныңда чакта
Эшең барыр гел уңай.
Таһир ЯКУПОВ
Әсәнгә җан керде
Бүген кояш иртә чыкты.
Таң да атты иртәрәк.
Бәйрәм көткәндәй, көн буе
Җил йөрде өй тирәләп.
Коймага кунып күгәрчен,
Бигрәк озак гөрләде.
Үз телендә миңа нидер
Әйтергә, и, теләде.
Төш узуга агачларның
Җил койды боз карларын.
Соң, күршегә нәрсә булган, –
Тарта моңлы тальянын.
Кыш буе йокыда булган
Әсәнеңә җан керде!
Әллә кайсы тарафлардан
Сиңа кунаклар килде.
Синең бәйрәм – безнең бәйрәм,
Даның – туган як даны.
Иң якын дусларың монда,
Ни теләр идең тагы?!
Бәхетлесең – бәхетле бул,
Сәламәт бул, матур бул.
Күәш буен да онытма,
Ара-тирә кайтып тор.
Иҗатыңның җимешләрен
Ал да чәч син халкыңа.
Бабич җиреннән, дисеннәр,
Кул куям мин анысына.
“Кызыл таң”ның йөзек кашы –
Син берәү бит Уфада.
Юлың туры, тик борылма,
Боручылар булса да.