

“Моңнарымда – халык язмышы”
11 мартта “Нур” театрының Зур залында Уфа «Нур» татар дәүләт театры хормейстеры, танылган композитор, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Афәрим Акчуринның “Моңнарымда – халык язмышы” исемле иҗат кичәсе узачак.
Афәрим Садыйк улының хезмәтләре лаеклы рәвештә халык мәхәббәтен яулаган. Кичәдә аның хитларга әверелгән җырлары белән беррәттән яңа иҗат ителгәннәре дә, спектакльләрнең кабатланмас бизәгенә әйләнгәннәре дә яңгыраячак. Тамашачы композитор шәхесе белән якыннанрак танышып, җырлар язылу тарихына күз салачак, җанлы аралашуда кызыксындырган сорауларына җавап алачак.
Иң моңлы көйләр, дәртле биюләр, театрлаштырылган чыгышлар көтелә. Кичәгә Афәрим Акчуринның дуслары, хезмәттәшләре, якыннары, аның иҗатына битараф булмаучылар киләчәк. Сезне дә көтеп калабыз!
Билетларны «Нур» театры сайтыннан www.teatrnur.ru һәм кассадан алырга мөмкин: 8(347)248-95-33. Шулай ук чарага билетларны Пушкин картасы буенча да алырга була. Рәхим итегез!