

–Котлауларда әйтелгәнчә, тормыш ике “5”ле куйганда кәефләр ничек, Айдар абый?
–Кәефләр алай начар түгел, Аллага шөкер. 55 яшь бит инде нишләрмен хәзер дигән уйлар юк. Концертка бәйрәм хисе белән әзерләндек, бик яхшы итеп үткәреп җибәрдек. Бөтен әйбер дә бер-берсенә ятып, уңай килеп торды.
55 бер генә була дигәндәй, башта нык зурлап үткәрергә дигән уйлар бар иде. Хәтта “Уфа-Арена” турында да уйладык. Әмма мондый шартларда “Уфа- Арена” җыеп булмас иде. Рөхсәт тә итмәсләр иде, бәлки. Пандемия тагын күтәрелеп китте. Ябулар, тыюлар... Тегеләй ярамый, болай ярамый... Күңел бөтенләй төште. Рәхмәт дусларга, командама барыбер үткәрергә кирәк диделәр. Һәм без уйлаштык та Торатау” конгресс-холлны сайладык.
– Чикләүләр булса да, башкалар дилбегәне тарта төшкәндә Сез чирдән дә, ерак юллардан да курыкмыйча Себергә кадәр барып җиттегез әле.
–Себер аерым тарих инде ул. 30 ел эчендә мин Себерне күп таптадым. Кайвакыт үземне вахтада эшләгән егетләр белән тиңләп куям. Шул ук самолетларда, шул юлларда, шул ук шәһәрләрдә. Күп кыенлыкларны үттем. Проект та юкка гына “Себер юлы” дип аталмады. Әлбәттә, бармасаң да була иде, мәҗбүриләүче юк. Әмма ябуы җиңел ул. Ә менә ачып, еллар буе дәвам итүе иң авыры. Һәр елны гыйнвар азагы, февраль башларында безне көтәләр анда. Халык өйрәнә бит ул. Бу вакытта моны көтә, теге вакытта тегене көтә. Без бу вакытыбызны быел да калдырсак, юлларның өзелүенә, араларның суынуына китерер иде. Шуңа күрә бернигә карамастан юлны дәвам итәргә булдык. Ә чикләүләр бар иде. Без килеп төшкән көнне тагын да катгыйлатканнар иде. Шулай да ерып чыктык. Искиткеч җылы атмосферада үтте концертлар.
–Мондый шартларда тамашачылар җыю авырдыр. Халыкның бер яктан акчасы юк, икенче яктан кәефе, дигәндәй...
–Тамашачыларны җыю болай да җиңел түгел иде. Технологияләр алга киткән саен кешеләр концертка азрак йөри. 90 еллардагы кебек “ябырылып” йөрми иде бит инде. Пандемия бөтенләй бикләп, ябып куйды. Күпләрдә концерт кайгысы юк. Пандемия дигәннәре бигрәк тә үзаллы эшләгән артистларның бәкәленә сукты. Безне иң беренче булып ябып куйдылар һәм ачарга оныттылар. Ачтылар да кире яптылар, ачтылар да кире яптылар. Процентлар белән дә уйнадылар. Кемгәдер ул ошап та китте. Безнең сфера турында, шоу-бизнес , концерт эшчәнлеге турында борчылып торган кеше булмады. Шуңа карамастан да концертлар барды. Кешеләрнең телгә, гореф-гадәтләргә, моңга, милли җырларга тартылуын таптап бетереп булмый икән дип исем-акылым китә.
–Ничектер сизелеп үзгәрде соңгы елларда кешеләр. Дорфарак, усалрак сыман. Тамашачыларда үзгәреш тоясызмы?
–Ничек үзгәрмәсен инде?! Дөнья күләмендә кешеләрнең ирегенә басым ясала кебек, бер-берсе белән аралашуны тыялар... Соңгы ике ел эчендәге хәлләр кешеләрнең холкына йогынты ясамый кала алмый. Усалланмый кала алмый кеше. Ул бит бер җайда бара торган тормышка өйрәнгән. Ә монда тоталар да: монда кирәкми, тегендә ярамый, монда хакың юк дип законнар чыгаралар. Ничек ул аның холкына йогынты ясамасын? Кешеләр үз-үзләре эченә йомылдылар, усалрак, бераз хисапчыга әйләнде. Кем беләндер аралашалар, кем беләндер юк.
Ә тамашачыларда үзгәрешләрнең киресе тоелды дип әйтергә кирәк. Шатланып, очрашуның, җыр-моңнын кадерен белеп килгән кебек тоям әле мин хәтта. Әй, бара да бара, дөнья гел шулай бара кебек иде. Шулай яши идек. Ә хәзер башкачарак караш. Концерт та булырга мөмкин, булмаска да мөмкин бит дигән уй бар. Тамашачыларда сагынып, юксынып, теләп, очрашуның кадерен белеп килү сизелде.
– Сәхнә, иҗат арытмадымы әле? Ни дисәң дә яуланасы үрләр яуланган бит. Хәзер бер яссылыктан барасы...
–Иҗатта арыту вакыт-вакыт була инде ул. Хәтта яшь чакта арыган чаклар бар иде. Беренче елларны, мәсәлән. Бер күтәрелеп китәсең, аннан тагын торгынлык булып ала. Иҗат шулай дулкын-дулкын булып бара ул. Шуңа күрә 30 елдан соң да җитте инде дигән кәеф юк. Юбилейда яңа дуэтлар килеп чыкты, 5-6 җырның премьерасы булды. Уйланулар, эзләнүләр нәтиҗәсе бит инде. Туйдырды дип әйтә алмыйм. Соңгы ике ел тамашачыларны гына түгел, безне дә башкачарак форматта эшләргә, иҗатның тәмен, кадерен белеп эшләргә өйрәтте бит.
–Бу хакта сүз кузгатырга иртәрәк әле, шулай да үзегезне сәхнәсез күз алдына китереп караганыгыз бармы?
– Уйландыр инде ул. Яшь барган саен энергия элеккечә булмый, ут уйнатып торган чаклар үтеп барадыр. Хәзер тәҗрибә белән күбрәк алдырасыңдыр. Әлбәттә, концертлар да элеккечә булмаячак. 3көнгә 9 концерт куйган чаклар бар иде. Алар инде беркайчан да кабатланмас. Мин генә түгел, башкалар да кабатлый алмас– дөньясы башка. Әмма үземне бөтенләй сәхнәсез күз алдына китерә алмыйм. Ниндидер чаралар, концертлар гел булыр.
Шулай да сәхнә яшьлекне ярата. Олыгаеп, инде сәхнәгә килешеп бетмәгән килеш йөреп булмас. Җитәкләп сәхнәгә чыгаруларын теләмәс идем. Алла сакласын. Бәлки килеп җитәр шундый вакыт: сәхнәсез яши башларга, башкаларга читтән карап, залдан гына киңәш биреп утырырга туры килер. Аңа да әзер булырга кирәк. Әле булмаса да, ерак киләчәктә бер булыр бит дигән уйлар йөри инде башта.
– Зилә ханым белән дуэт җырлаган видеоларыгыз интернетта еш күренә. Шактый еллар элек ул да сәхнәгә чыга икән дигән сүзләр ишетеп калган иде. Әмма ул чыкмады. Әллә хәзер чыгамы?
–Бу Зиләнең үзенең карары. Балалар бәләкәй чагында ук гаилә учагын кемдер саклап торырга тиеш дигәннән килеп чыккан карар. Өйләнешкәч, зур сәхнәләрдә үк булмаса да, бергә чыгыш ясаган бар иде. Без дә гаиләле пар булып җырлап йөргән булыр идек бәлки. Әмма Зилә балаларны тәрбияләүне сайлады. Һәм еллар ул акыллы карар булганын шуны күрсәтте. Чөнки әти кайдадыр йөри, инде әни дә чыгып китсә, ничек үсәрләр иде икән?.. Ул вакытта чыкмагач, хзер юк инде. Матур итеп, әкренләп тыныч кына яшәрбез. Бергәләп сирәк-мирәк күңел өчен җырларбыз дип торабыз.
– Кызыгыз Айгизә җырлыймы?
–Әйе. Кыз балага җиңел түгел дип каршы булып маташкан идем. Әмма әгәр кеше тели, булдыра ала икән, нишләп шөгыльләнмәскә?! Айгизә үзе ярата тамашачыны, халыкны. Татар-башкорт эстрадасында кала торган кыз түгел. Киңрәк диапазонда эшлисе килә аның, джаз да, чит ил музыкасы да. Мөмкинечелекләр дә киңрәк. Әлеге көндә ике шәһәрдә (Мәскәү һәм Уфа) эшли дип әйтергә була.
– 55 яшен бер үк вакытта бала һәм картәти булып каршы алган бәхетле кешеләрнең берсе Сез. Әти-әниегез ни хәлдә? Авылга еш кайта аласызмы?
–Мин чыннан да бик бәхетле кеше. Картәти булуның да зур бәхет икәнен аңларга насыйп булды. Аны кеше сөйләве буенча гына аңлап булмый икән үзең картәти булмый торып. Ул оныкларны яратмый мөмкин түгел! Оныкларның сиңа булган мөнәсәбәте, “картәти” дип әйтүе көч һәм канатлар куя. Мин шул бәхетне тойдым, үземнең яшьтәшләремә дә шуны телим. Бар бит әле төрле сәбәпләр белән картәти-карәни булып өлгермәгәннәр.
Ә 55 яшькә җитеп бала булуны тою да зур бәхет. Әти-әниең синең өчен борчылып, догада булулары нинди зур көч?! Еллар үтә, алар беркемне дә аямый. Сәламәтлек ныгуга таба бармый. Еллар үткән саен ул тизрәк китә икән. 50 яшемдә әти-әни килеп, интервьюлар биреп йөргәннәр иде. Ә менә 55кә инде килә алмадылар. Әмма бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре, чирләргә бирешми, оптимист булулары да, һәр көнне “бисмилла” белән каршы алулары да белән безгә дә илһам өстәп торалар. Икесе бер кеше булып, бер-берсенә таянып, безгә кыенлык булмасын дип, безгә терәк булабыз дип, аларның исән-сау булулары безнең өчен нинди зур бәхет икәнен аңлап, бер-берсенә тотынышып безнең өчен яшиләр алар. Рәхмәт төшкерләре! Авылдан китмиләр. “Без шушы нигезне сезнең өчен, сез кайтып йөрсен өчен сакларга тиешбез”, –диләр.
Шуңа күрә авылга элеккегә караганда да ешрак кайтырга тырышам.
– Зур сәхнәгә аяк баскан яшь Айдарны очратсагыз, нинди киңәшләр бирер идегез икән?
–Айдар, син дөрес юлдан барасың. Син ул юлда кешеләргә кирәк булачаксың. Аларга шалтык та, бәхет тә, ышаныч та өләшә алачаксың. Син бу юлдан икеләнми атла дип әйтер идем. Чөнки ул егеттә икеләнү булыр иде. Шул ук вакытта бөтен кешегә дә ышанып барма, артык гади булма. Кешеләрне аера бел дияр идем. Кеше үзе кайгырмаганда да, артык кеше өчен кайгырып, нервыларыңны бетермә. Сәламәтлегеңне сакла. Киләчәктә бик нык кирәк булачак әле ул дияр идем. Вакытыңның кадерен белеп, бүген бирелгән мөмкинлеләрдән файдаланып кал дияр идем. Күп нәрсә әйтергә булыр иде ул Айдарга, әлбәттә...
–Ә бүгенге яшь артистларга нинди теләкләр әйтерсез?
–Кая барганыгызны аңлап барыгыз дияр идем. Артист булдым, танылдым дип кенә эш бетми. Беренче чиратта уйлагыз: бу сезнең юлмы? Кирәкме ул сезгә? Сезгә генә түгел, кешеләргә кирәкме? Халыкның күз алдында булачаксыз, шуны аңларга кирәк. Башка һөнәр ияләреннән аермалы буларак кеше күз алдында үтә гомерегез. Бу зур җаваплылык. Шуны күтәрә алачаксызмы? Күртәрә алсагыз гына һәм үз йөзегез, әйтер сүзегез, кабатланмас имиджыгыз булса гына чыгыгыз сәхнәгә.
–Бүгенге көндә нинди девиз белән яшисез?
–Девиз бер инде ул. “Яшәргә икән, яшәргә!” Роберт абый Миңнуллин сүзләренә язылган җырдан алынган чакыру бу. Шулай ук Марат Кәбировның “Әллә кем түгелбез, әмма ким түгелбез әллә кем булганнардан” дигән сүзләре күңелемә якын. Чыннан да әллә кем түгелбездер, әмма без бар һәм без шундый. Үз юлыбыз буенча курыкмыйча атлыйбыз. Яуланасы үрләр, барасы юллар алда булсын. Ходай тәгаләнең ризалыгы булып, туганнарыбыз, якташларыбыз, милләтебез хакынашул юлыбызны дәвам итәргә әзербез!
Эльмира Ибраһимова әңгәмәләште.