Мәдәни мохит
25 февраль 2022, 08:24

Шагыйрь туган көн бүген

Рим Идиятуллин һәрвакыт безнең арада!  

Шагыйрь туган көн бүгенШагыйрь туган көн бүген
Шагыйрь туган көн бүген

Рим Идиятуллин һәрвакыт безнең арада!

 

 Күренекле татар шагыйре, оста прозаик, хөрмәтле авторыбыз, дустыбыз, остазыбыз һәм намуслылык үрнәге булган Рим абый Идиятуллин туган көн бүген!

 Рим Зиннәтулла улы Идиятуллин 1940 елның 25 февралендә Чакмагыш районы Яңа Мортаза авылында туа. Әтисе Еникиев Зиннәтулла сугышка кадәр Кушнаренко районының Тартыш, Талбазы авыллары мәктәпләрендә укытучы була. 1941 елда фронтка китеп, сугышның беренче елында ук хәбәрсез югала. Дүрт бала белән тол калган әнисе Җәмилә ханым колхозда көн-төн эшләп сабыйларны аякка бастырырга тырыша.

 

Рим абый гаиләдә төпчек була. Илек авылына җәяү йөреп, җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфага килеп, 15 нче татар урта мәктәбенә (Г.Ибраһимов, Х.Туфан, Ш.Бабичлар укыган элекке «Галия» мәдрәсәсе) укырга керә. Аны тәмамлагач, заводта дүрт ел слесарь булып эшли, аннары Башкорт дәүләт университетының татар һәм рус теле бүлегенә укырга керә. Өч курсны тәмамлаганнан соң, матди хәле начараю сәбәпле, 1965 елда республикада татар телле бердәнбер матбугат басмасы булган «Кызыл таң» гәзите редакциясенә кече әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша. 2000 елдан профессиональ язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Рим Идиятуллин беренче шигырьләрен мәктәп елларында ук яза. Уфага күчкәч, язмаларын төрле басмаларга җибәрә, заводта эшләгән чорларда «Кызыл таң» газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөреп, иҗади чыныгу ала. Түгәрәк җитәкчесе Әнгам Атнабаев (икесе дә февраль уллары) 1962 елда аңа «Хәерле юл!» кереш сүзе белән бер шәлкем шигырьләрен «Кызыл таң»да бастыра. Шул еллардан башлап Рим Зиннәтулла улы үз укучыларына саллы, мәгънәле, һәр сүзе энҗегә торган тансык иҗатын бүләк итеп яшәде.

Рим абыйга 1996 елда «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Рим Зиннәтулла улы Идиятуллин 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып торды.  Рим абыйның тыйнак һәм үтемле иҗаты, аның үткен каләм эзе, якты истәлеге киләчәк буыннар күңелендә дә мәңге сакланыр.

 

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин: “Рим Идиятуллин Тукай премиясенә лаек шагыйрь. Беркайчан бүләкләр сорап йөрмәде, биргәненә канәгать булды. Һади Такташ премиясен алды. Башкортстан шагыйре өчен Татарстан премиясен алу иң зур бүләк. Әмма Казанда яшәп иҗат иткән булса, бәлки Тукай премиясен дә алган булыр иде".

Шагыйрь туган көн бүген
Шагыйрь туган көн бүген
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас