Мәдәни мохит
25 февраль 2022, 10:05

“Хушлашырга ашыкма”, “Ялгыз көймә”, ”Кадерен белгәннәргә”...

Бу җырлар кайсы моңлының җанында яралган?    

“Хушлашырга ашыкма”, “Ялгыз көймә”, ”Кадерен белгәннәргә”...“Хушлашырга ашыкма”, “Ялгыз көймә”, ”Кадерен белгәннәргә”...
“Хушлашырга ашыкма”, “Ялгыз көймә”, ”Кадерен белгәннәргә”...

Бу җырлар кайсы моңлының җанында яралган?

 

Безгә яхшы таныш бу җырларның авторы кем булуы турында уйланган кешеләр аздыр. Чөнки бездә авторлар белән кызыксынучылар сирәк. Берер җырчы җырлап йөрсә, ул шушы башкаручыныкы булып китә. Шул ук башкаручы да аны еш кына: “чираттагы җырым” дип тамашачыга тәкъдим итә, авторларын үз белсә ярый инде. Шул сәбәпле, утызар ел җырланган җырлары өчен дә рәхмәт ишетмәгән авторлар аз түгел.

Бүген шундый- җырлары халык телендә булып та, кем өчендер билгесез булып калган билгеле композиторның туган көне.

Ул – Риф Хоббул улы Гатауллин. Риф Гатауллин – профессиональ композитор, җырлар авторы, Муса Җәлил премиясе лауреаты (1988), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. РФ һәм ТР композиторлар берлеге әгъзасы. ТР «Барлау» һәвәскәр композиторлар берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.
Риф Гатауллин, 1950 елның 25 февралендә ут күрешебез Татарстанның Әтнә районында туган. Казан музыка укуханәсен (1974), Казан дәүләт консерваториясенең вокал, соңрак композиторлык бүлекләрен тәмамлаган. Казан дәүләт химия-технология институтында да 1,5 ел укый.
Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегендә укыганда ук җырлар иҗат итү таланты ачылган Риф Гатауллин үзен җырчы- композитор итеп таныта. Аның кабатланмас, нәкъ менә аңа гына хас ритм- интонация белән иҗат ителгән җырлары (“Бир кулыңны”, “Серле йөрәк”, “Ялгыз көймә”, “Хушлашырга ашыкма” һ.б.) яңгырау белән ук халыкта таралып, тиз арада популярлашып китте.
Риф Гатауллин өчен булачак җырының сүзләре бик мөһим. Ул җыр өчен тирән мәгънәле, форма ягыннан камил шигырьләр сайлап ала. Иҗатында күп шагыйрьләргә мөрәҗәгать итә: Г. Тукай, Ф. Сафин, Ә. Ерикәй, И. Юзеев, Х. Туфан, Г. Зәйнашева, Э. Шәрифуллина һ.б.
Аның тарафыннан Ф. Сафин (“Ягымлы як”- тавыш һәм фортепиано өчен), Х.Әюпов (“Безнең гомер”- сопрано, альт һәм хор өчен), Р. Миңнуллин (“Балачакның җырлы мизгелләре”- балалар өчен ) шигырьләренә вокал цикллар иҗат ителгән.
Профессиональ композитор Риф Гатауллин җыр жанры белән генә чикләнеп калмый, академик музыка өлкәсендә дә уңышлы гына иҗат итеп, милли музыка мирасыбызны баетуга ирешә: “Сак-Сок” симфоник бәете, “Тәңре чоры аһәңнәре” симфоник әсәре, фагот һәм симфоник оркестр өчен “Дастан”, фагот, кларнет, флейта өчен трио “Авылда бер көн”, төрле уен кораллары өчен камера- инструменталь әсәрләр язды.
Риф Гатауллинның музыкасы күп кенә спектакльләрне бизи: “Айсберг” (Р.Хәмид), “Шүрәлеләр үч алмый” ( Р. Миргалим), “Исемсез утрауда” (Р.Батулла), “Дус яшәүгә ни җитә” (С.Латыпов) һ. б.
Ул 1992 елда Халык иҗаты һәм агарту эшләре буенча фәнни-методик үзәк каршында һәвәскәр композиторлар оешмасын (хәзер ТР «Барлау» һәвәскәр композиторлар берлеге иҗтимагый оешмасы) оештыра.
Татарстан мәдәният министрлыгының халык иҗаты йортында (хәзер традицион мәдәниятне үстерү Республика үзәге) фәнни-эзләнү бүлегенең фәнни хезмәткәре булып эшли.
Ачык милли колориты, лирик аһаңе, әсәрләренең татар халык авыз иҗатына нигезләнүе, нәфис музыка теленең мөмкин булган заманча чараларының урынлы кулланылуы- композитор Риф Гатауллинның иҗади йөзе менә шундый.

“Хушлашырга ашыкма”, “Ялгыз көймә”, ”Кадерен белгәннәргә”...
“Хушлашырга ашыкма”, “Ялгыз көймә”, ”Кадерен белгәннәргә”...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас