

Бүген үзенең милләте белән горурланып яшәгән, халкын һәм телен яратып иҗат иткән Башкортстанның халык шагыйрь Әнгам Атнабаевның тууына 94 ел. Аның иҗаты үлемсез. Аның китабы көндәлек куллана торган өстәл китаплары белән рәттән тора. Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы гына килә.
Кешегә нәрсә җитми?
Бу кешегә һәрчак нидер җитми:
Кара икмәк булса, ак җитми,
Шуышып йөргән чакта – аяк җитми,
Җәяү йөргән чакта – ат җитми,
Аты булса, машинасы җитми,
Очар өчен ракетасы җитми,
Планетасы җитми…
Күк җитми…
Бу кешегә ифрат күп җитми.
Шул кешегә ләкин кайчагында,
Башларына кайгы төшепме,
Бинахакка кайгы күтәрепме,
Гамьсезлектән җаны өшепме,
Ап-акны да кап-карага буяп,
Матурны да ямьсез күргәндә,
Якты дөнья белән бәхилләшеп,
Һәлакәтен эзләп йөргәндә, –
Шул юлыннан тартып алыр өчен,
Бу кешегә ифрат аз җитә:
Бер җылы сүз –
Күңел эретерлек наз җитә.
Кичә берәү бу дөньядан китте,
Каршы торалмады үлемгә.
Кеше гомере мәңге түгелгә
Кыен булып куйды күңелгә.
Кыен булды…
Ләкин бүген иртән
Кояш чыкты, көлеп, кызарып.
Вак-вак басып,
көянтәсен асып,
Суга китте күрше кызлары.
Җилләр исте…
Җилләр түбән очтан
Алып килде төтен исләрен.
«Кемнәр бүген кунак чакыра икән,
Иртә яккан шулай мичләрен?
Кемнәр икән бүген шатланыр –
Хатлар алыр икән ерактан?
Кайсы кызның бәхете җиңәр икән –
Кемнәр кайтыр икән солдаттан?..»
Уйларымны челпәрәмә ватып,
Килеп керде күршем атылып, –
Үзе көлә, үзе аптырый –
Игез малай тапкан хатыны!
Җир өстендә яңа көн башланды,
Җиңел булып китте күңелгә.
Җиңелмәслек нәрсә түгел лә –
Ышанасы килми үлемгә,
Кеше гомере мәңге түгелгә.
ТӨШ
(Шаяру)
Мин беркөнне кинәт үлеп киттем -
Шундый рәхәт, шундый күңелле!
Үле гәүдәм тере чәчәкләргә,
Мактауларга, данга күмелде.
Дошман дигәннәрем дус булдылар
Керфекләре яшькә чыланды,
Газеталар кара кайгы белән
Сурәтемне басып чыгарды.
Исемемне алла исемедәй
Кабатлыйлар яхшы сыйфаттан;
Иң кадерле изге бер йөк сыман
Күтәрәләр мине чиратлап.
Эшләпәсен салган министрлар,
Завлар, замнар җәяү атлыйлар,
Көн аралаш сүккән тәнкыйтьчеләр
Баш очыма басып мактыйлар.
Гомер буе мин язганмын, имеш,
Почти гениальный әсәрләр.
Мин үлгәч тә, шушы әсәрләрем
Миңа һәйкәл булып яшәрләр.
Хәтта хатын мактый:эчмәгәнмен,
Гулять итмәгәнмен,уңганмын,
Алтын кебек кеше булганмын бит,
Үлеп кенә харап булганмын...
Әй мактыйлар мине, әй данлыйлар -
Портретлар хәтта көнләшә.
Кеше үзенең бөек икәнлеген
Каян белер иде үлмәсә?!