

Конкурс ике яшь категориясендә узачак: 14-17 яшь, шулай ук 18-35 яшь. Конкурс дүрт этапта үтә. Беренчесе-10 февральдән 24 апрельгә кадәр. Бу чор дәвамында конкурсантлар үз проектларын конкурсның рәсми сайтында урнаштыралар https://moyastrana.ru/
Быел конкурста түбәндәге номинацияләр булачак: “Минем илемнең мәдәни мирасы”, “Минем һөнәрем", ул 2022 елда проектның төп тематик линиясен чагылдыра, 13 яшькә кадәрге балалар өчен махсус номинация узган сезонда беренче тапкыр оештырылды. Балалар Русия халыкларының фольклор мотивлары буенча үз әкиятләрен «Балалар халык әкиятләре» юнәлешендә тәкъдим итә алалар. Шулай ук "Минем илем. Минем игелекле Русия" номинациясе барлыкка килә.
Лариса Пастухова, “Минем илем – минем Русия" Бөтенроссия конкурсы җитәкчесе, педагогика фәннәре докторы, Русия мәгариф академиясе әгъза-корреспонденты, Русия дәүләт гуманитар университеты проректоры:
- Без Башкортстан яшьләрен һәм педагогик җәмәгатьчелеген проектның яңа сезонында катнашырга бик теләп чакырабыз. Өстәвенә, республика халкы безнең конкурста һәрвакыт лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә. Узган ел республикадан 4 кеше җиңүче булды. Без Башкортстан Республикасы халкыннан яңа кызыклы проектлар көтәбез һәм конкурс үткәрүнең барлык этапларында да уңышлар телибез!
Лилия Гомәрова, Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча Федерация Советының комитет рәисе:
-19нчы тапкыр бу бәйге уза. Аның төп роле- үз теләге, үз компетенцияләре белән ил язмышында катнашырга теләүчеләрне ачыклау. Икенчедән, конкурсантлар үз проектлары, эшләре, идеяләре аша илнең социаль-икътисади үсешендәге мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга теләк белдерә. Әйтик, узган елдагы эпидемия чорында катнашучылар арасында медицина тармагы студентлары бик күп булып, алар үз проектларын тәкъдим итте. Мин моны бик мөһим дип саныйм.