Мәдәни мохит
16 февраль 2022, 06:45

Динә әни булачак!

“Голос”та җиңүче кызыбыз күңелле шатлыгы белән уртаклашты.

Динә әни булачак!Динә әни булачак!
Динә әни булачак!

       “Голос”  шоуының беренче сезон җиңүчесе  Динә Гарипова үзенең беренче сабыена авырлы булуы турында хәбәр иткән – бу хакта  30 яшьлек җырчы “Инстаграм”дагы битендә язган. Язып кына калмаган, түгәрәкләнеп килгән эчен күрсәткән матур фотосын да куйган. Фото астына: “Яңа үзгәрешләр алдыннан” дигән язу урнаштырган.

      Динәнең иҗатын сөючеләр бу яңалыктан бик канәгать калганнар һәм артистканы котларга керешкәннәр: “Я, Ходай, Динә, нинди шәп яңалык!  Чын күңелдән котлыйм! Үзегезне саклагыз”,  “Динә, нинди бәхет!”, "Син бик яхшы әни булырсың". Туачак сабый Динә һәм аның ире өчен көтеп алынган беренче бала булачак.

    Җырчы шәхси тормышы турында бик сөйләп бармый. Ул 2015 елда  кияүгә чыккан иде.

Фото: yandex.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас