

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә Рәми Гариповка багышлап язма урнаштырган.
"Бүген мин республиканың халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәми Ягафәр улы Гарипов турында язам. Бүген, 12 февральдә, аңа 90 яшь тулган булыр иде.
Рәми Гарипов Салават районының Аркаул авылында туган. Күпләр Рәми Ягафәр улын башкорт лирикасына нигез салучы һәм "башкорт Есенины" дип атыйлар.
Бездә Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясе бар. Ел саен йөзләгән малай һәм кыз гимназиядән белем ала. Алар Бердәм дәүләт имтиханы буенча югары баллар җыя.
Рәми Гарипов Пушкин, Лермонтов, Есенин, Блок, Гейне, Рудаки, Гамзатов әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә иткән. Быел безнең «БСТ» телеканалы Республика халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае белән берлектә Рәми Гариповның юбилеена багышланган видеороликлар сериясен әзерләде.
Республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре «Туган тел» шигырен туган телләрендә укыды. Рәми Гарипов телевизион проектта кыргыз, төркмән, казах, удмурт, мари телләрендә дә яңгырый. «Туган тел»не дөньяның төрле телләренә тәрҗемә итү планлаштырыла", – дигән ул.