Мәдәни мохит
12 февраль 2022, 09:16

Бүген Рәми Гариповның "Туган тел" шигыре яңгырар көн

Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның 90 еллыгына һәм Халыкара туган телләр көненә багышланган "БСТ" телеканалының проекты кысаларында Башкортстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре шагыйрьнең «Туган тел» шигырен укый. 

Бүген Рәми Гариповның "Туган тел" шигыре яңгырар көнБүген Рәми Гариповның "Туган тел" шигыре яңгырар көн
Бүген Рәми Гариповның "Туган тел" шигыре яңгырар көн

Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның 90 еллыгына һәм Халыкара туган телләр көненә багышланган "БСТ" телеканалының проекты кысаларында Башкортстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре шагыйрьнең «Туган тел» шигырен укый. 
«Туган тел» шигыренең урыс, белорус, украин һәм саха телләренә тәрҗемәләре булуы билгеле. Быел исемлек тулыландырылган — хәзер ул кыргыз, төркмән, казах, удмурт, мари һәм башка телләрдә дә яңгырый. Бу эш профессиональ тәрҗемәчеләр тарафыннан башкарылган. Шигырьләрнең тәрҗемәләре "БСТ" телеканалының социаль челтәрләрдәге аккаунтларында урнаштырылган. 
Ә проектта катнашучы азәрбайҗан шагыйре, тәрҗемәче, халыкара конкурслар лауреаты Баллан Җәлил: 
"Рәми Гариповның "Туган тел" шигырен укыгач, шунда ук үз халкым искә төшә. Миңа бу шигырне үзем язганмын кебек тоелды, чөнки мин үз телемә мәхәббәт тойдым. Рәми Гарипов телне, үз халкын нык ярата иде, мин хәтта тормыштан да күбрәк дип әйтер идем. Мин аны бер сәгать эчендә тәрҗемә иттем. Бу шагыйрьнең рухы һәм иҗаты миңа бик якын". 
Язучы Мамед Хәлилов "Туган тел" шигыре – үзенең гадилеге белән Рәми Гариповның шигъри иҗатына мөнәсәбәтен күрсәтә торган үзенчәлекле әсәрләрнең берсе, ди. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас