

Бүген Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулу уңаеннан төрле чаралар үтә. Шагыйрь исемен йөртүче 1санлы башкорт республика гимназия-интернатында да Искә алу чарасы узды.
Рәми Гарипов бюсты янында үткән тантаналы чарада БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Азат Бадранов һәм башка рәсми вәкилләр, шагыйрьнең балалары һәм оныклары катнашты.
Гимназия укучылары тарафыннан шагыйрьнең шигырьләре укылды, “Сыңрау торна” яңгырады.
Кунаклар каршында гимназия-интернат директоры Илнур Салихов, БР премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, Башкорстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев, “Агыйдел” журналы мөхәррире Мөнир Кунафин чыгыш ясады.
Чара Рәми Гарипов бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланды.