Шагыйрь белән сөйләшү
Такмыйкчы артык сәдәф!
«Татар-башкорт мәсьәләсе.
Каяндыр килә һаман –» (Әнгам Атнабаев)
Атнабайдан да остарак,
Төгәл әйтеп булмастыр.
Бу өлкәдә аксакал ул,
Коеп куйган бер мастер.
Ник башкортча сөйләшим мин?
Татарчамны ул аңлый.
Мин дә аны рәхәтләнеп,
Үз телендә гел тыңлыйм.
Җаныма наз булып ята,
Кардәшемнең сөйләве.
Кочаклашып, бер үк җырны,
Бер үк моңны көйләве.
Иңнәр иңдә, җиңнәр җиңдә,
Ата-баба уйганы.
Юк әле бу халыкларның,
Бер-берсеннән туйганы.
Тылмач кертерлек арага,
Күрмим бернинди сәбәп.
Шуңа күрә, бишмәтләргә,
Такмыйкчы артык сәдәф!
Тигезләнү
"Әфәндесен әфәнделәндек тә,
Күткә ыштан юк бит, иптәшләр!" (Әнгам Атнабаев)
Ыштаннар әллә ничә кат,
Тик чыгып булмый тышка,
"Ковид" дигән явыз нәрсә
Куып кертә "куышка".
Бер-беребездән шикләнеп,
Качабыз метр ярым.
Көнгә чыксак, беткәне юк
Аның турыда зарның.
Ә бит әле кайчан гына,
Бу чирләрне белмәдек.
Төчкердек тә, пошкырдык та,
Даруланып йөрмәдек.
Тигезләде барысын да
Бу чир, Атнабай агай.
Була... була халәте дә,
Ыштан салып ташлардай.
Люция Әблиева