Мәдәни мохит
11 февраль 2022, 11:30

Шигырь күрке мәкаль белән

  Дусың дус булсын, исәбең дөрес булсын 

Шигырь күрке мәкаль беләнШигырь күрке мәкаль белән
Шигырь күрке мәкаль белән

                                     Шигырь күрке мәкаль белән

 Һәр бер халык сүз арасында мәкальләр кыстырырга ярата, үз телен бизи, төзи. Шулай ук мәкальләрнең сәнгать әсәрләре булулары белән бергә, тормышта да практик роль уйнаулары билгеле. Мәкаль нәрсәне дә булса раслый, таныклык бирә, ышандыра, яки кире кага. Төрдәш мәкальләрнең мәгънә төсмерләнешендә  үзенчәлекләр була.

Н. Исәнбәт.

                                    Тел – тегермән, тарта бирә ул   

                         (Әй туган тел, әй матур тел – әткәм, әнкәмнең теле.

Г. Тукай.

                           Сөяксез тел кайчак алдаса да, күз карашым, җаным алдамас. М. Җәлил)

 

Татыдым төрле телләрнең

Ачысын, төчесен дә.

Мәкальләрдән шигырь туа

Телнең иң көчлесендә.

 

Кешеләр үз карашларын

Мәкаль аша сугара.

Мәкальне халык телендә

Тарих үзе чыгара.

 

 Сәсән дауларда беленсә,

Яуда беленә батыр.

Сүзләреңә мәкальләр куш,

Сүз мәкаль белән матур.

 

Ирләр күрке сакал белән,

Сүз күрке мәкаль белән.

Олы кеше  сакалсыз да,

Сүз сөйләмәс мәкальсез.

 

Нигъмәт байлыклары – җирдә,

Эзлә, тырыш, җирдән ал,

Тел байлыгын, тыйнаклыкны,

Акылны халыктан ал.

 

Кулын тыйган кулын саклар,

Кулың озын булмасын.

Телен тыйган башын саклар,

Тел бирәне булма син.

 

Үзең күр үз гаебеңне,

Үз  көчең белән аклан.

Хактан нахак ясаучыдан,

Гайбәтчеләрдән саклан.

 

Кешеләр киңәш иткәндә,

Бүлдермичә тыңлап тор.

Җиде киңәшне бер итеп,

Планны үзеңчә кор.

 

Тел – тегермән, тарта бирә,

Телең телгеч булмасын.

Татлы телләр башны ашый,

Телең колы булма, син.

 

Дустан дошман ясаучы да,

Яклаучы да тел Инде.

Уктан сакланыгыз, дисәң,

Телең тыя бел инде.

 

Теле барлар халык булган –

Дөрес сүзгә җавап юк.

Теле юклар балык булган,

Балыкның батасы юк.

 

                   Дусың дус булсын, исәбең дөрес булсын 

                  (Дус Кеше теләктәш кеше, тарафдар да, яклаучы. Әйт дусыңны– әйтермен кемлегеңне. Мәкаль).  

Меңнәр тора берәү өчен,

Берәү тора мең өчен.

Халкым менә кайдан ала

Җиңелмәс дуслык көчен.

 

Күктә ничә йолдыз булса,

Безнең дуслар җирдә шул.

Дус кеше – теләктәш кеше,

Дустыңа теләктәш бул.

 

Кеше булган кешеләрдә

Мең кешенең эше бар!

Кеше булмаган кешедә

Кешенең ни эше бар?

 

Барышырга, килешергә

Ят яхшы,

Бәла килсә – кардәш булган

Зат яхшы.

 

Бәхетле буладыр кеше,

Дусларын ташламаса,

Бүрәнә аша бүре күреп,

Мактана башламаса.

 

Дошманны дус итә белә

Изге җанлы уң Кеше.

Дусыннан дошман ясаучы –

Боз йөрәкле туң кеше

 

Эт көнендә  яшәгән эт

Хуҗасына өрмәде.

Синең дошман – минем дус дип,

Каракны дус күрмәде.

 

Чын дусың юлдан язганда

Начар сүзләр әйтмәгез,

Егылганны кыйнамыйлар,

Ярасын көчәйтмәгез.

 

Куркып яшәмә дөньяда,

Гаебең булса, төзәт.

Гаебен сизсәң  дусыңның,

Күзенә төбәп төз ат.

 

Ятагым бар, мөлкәтем юк,

Эшләрем, хисләрем бар.

Дөнья гизгән, утлар кичкән

Ахирәт дусларым бар.

 

Бер гаепсез дуслар булмый,

Кояшның да табы бар.

Күпнең сүзе тимер талкый,

Тартай теленнән табар.

 

Нәфес шайтан – бик явыз ул,

Һәр әдәмне аздыра,

Аздыра торгач әдәмне,

Юлыннан да яздыра..

 

Кызларның теләге шундый:

Егет булса, мут булсын,

Эштә, яуда батыр булсын,

Ике күзе ут булсын.

 

Алгы көпчәк кайдан барса,

Арткысы шуннан бара.

Үзеңне тап таныйм дисәң,

Кеше йөзенә кара.

 

Җилдән килгән җилгә китә,

Икегә ышанган – берсез.

Уйсыз-нисез гыйшык тотма,

Уйнашка ышанган – ирсез.

 

                         Эшсез бәхет табылмый, табылса да, тагылмый

(Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш. Күрдем хәзер:

эшкә һич нәрсә тиң түгел, Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел.

Г. Тукай.

Эш кенә кешене кеше итә, туры юлга күндерә. М. Гафури).

                                     

Күрмәгәннең күрәсе бар,

Башы барның эше бар.

Сүздән эшкә күчү фарыз –

Эше барның ашы бар.

 

Хезмәт, максатлы эшчәнлек, –

Бел, әхлакый тәрбия.

Хезмәттә тәрбияләнгәннәр

Чиксез хөрмәткә ия.

 

Тәвәккәләгән – таш йоткан,

Күп уйлаган – буш калган.

Тәвәккәл үлемнән көлгән,

Ялкау ястыкта бөлгән.

 

Ярлы ярлыга булышыр,

Эчерер такта чәен,

Рәхмәтләнеп кунак итәр,

Күрсәтер ак чыраен.

 

Байлар бай өчен тырышыр,

Яратмаса, орышыр.

Байның уллары байбәтчә,

Ә бичәсе гайбәтче.

 

Мактанчыкның теле эшләр,

Тыйнакның кулы эшләр.

Тыйнак нигъмәт тешләгәндә,

Мактанчык терсәк тешләр.

 

Егетләрнең дәрәҗәсен

Намуслы хезмәт зурлый.

Айны – йолдыз, ирне – сакал,

Хатын-кызны чәч нурлый.

 

Җитәкче булсаң, гадел бул,

Дәрәҗәңне аклый бел,

Башлый белсәң, тәмамлый бел,

Ала калсаң, түли бел.

 

Алачагым юк шикелле,

Бирәчәгем юк кебек.

Тик торган да юк шикелле,

Эш кырган да юк кебек

 

Бурычка ал, хәләл аша,

Бурычтан котылырсың,

Хыянәттән байлык җыйсаң,

Барыбер тотылырсың.

 

Намусыңны яшьтән сакла,

Яуламасын үкенеч;

Гаделлек орлыкларын чәч,

Вөҗданың булыр тыныч.

 

Хезмәтеңә күрә хөрмәт,

Хөрмәтеңне саклый бел.

Дәрәҗә – хезмәт җимеше,

Җимеш тәмен татый бел.

 

Кесә байның кулы кыска,

Товар алсаң, карап ал.

Урланган мал хәләл түгел,

Үз малың гына хәләл.

 

Хәрәм малның хәере юк,

Хәрәм хәрәмгә китәр.

Хәрәмләшкән корсак колы

Теге дөньяга китәр.

 

 

Төзәтәм дип бозып куйма,

Ялгыйм дип өзеп куйма.

Керү ишеген ачканчы,

Чыгу ягыңны уйла.

 

                       Әт-дөнья куласа: әйләнә дә бер баса

                      (Әйләнер  дөнья һаман да, булмас аңа берни дә. Н.Исәнбәт)

Диңгез болганыр да тонар,

Фаҗигале булмасын.

Дөнья болганыр да тынар,

Күңелләр болганмасын.

 

Ит изгелек, җавабына

Явызлыклар көтсәң дә.

Рухи байлык югалмый ул,

Канлы яшьләр түксәң дә.

 

Туйга барсаң, җик кашавай,

Чана печән ашамый.

Түлке, барганда борын бар,

Борын барсаң, урын бар!

 

Кунакчыл йортта кунак бар.

Табын ямьли кунаклар.

Кунаклар килсә, ит пешә,

Ит пешмәсә, бит пешә.

 

Туң тимергә балга бар ул,

Туң кешегә хөкүм бар.

Күрмәгәннең күрәсе бар,

Алганның бирәсе бар.

 

Дөнья таныган карт булыр,

Юл таныган ат булыр.

Тансык бала елак булыр,

Тиле телмәрчел булыр.

 

Яшәгәндә хаталардан

Хали түгел беркем дә.

Шөкер итә белү фарыз

Хәүфсез үткән көнгә.

 

Ил терәге ир булганда,

Ирнең терәге – хатын.

Ул тормыш арбасын тарта,

Бизмәнеңә сал хакын.

 

Акыл ул товар булса да,

Аның бит иясе бар.

Тик иясендә тупланган

Акылның бәясе бар.

 

Усаллык белән масайма,

Усал булсаң, асарлар.

Алай бик юаш та булма,

Юаш булсаң, басарлар.

Алтын урталыкта булсаң,

Үзеңнән хан ясарлар.

 

Юлтый бәхет юлы эзли,

Юлламый күң(е)ле булмый.

Юлтыйларның тәкъдире шул:

Үз үлеме белән үлми.

 

Бер галим ачыш ясыйм  дип,

Бик тирән уйга баткан.

Ябышкак уйдан чыгалмый,

Бичара, озак яткан.

 

Көч белән алалмаганны

Хәйлә белән алалар.

Хәйләгә каршы хәйлә юк,

Дип уйлыйлардыр алар.

 

Бурычын яшергән бөләр,

Чирен яшергән үләр.

Теләк – тели белсәң теләк,

Тели белмәсәң, имгәк.

 

Ташкынның комы калыр да,

Кайгының моңы калыр.

Оясында ниләр булса,

Очканында шул булыр.

 

Онытчак бүркен югалтыр,

Куркак башын югалтыр.

Юньсезне табакка тартсаң,

Ул тагаракка тартыр.

              Нәдhәт Фәтхиев

 

Шигырь күрке мәкаль белән
Шигырь күрке мәкаль белән
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас