+21 °С
Болытлы


Эльмира Шәехова 12-15 февральдә GLOBAL MODEL OF THE WORLD -2022 Халык-ара матурлык конкурсында Башкортстан исеменнән чыгыш ясаячак.
Бәйгедә 30 кызның катнашуы көтелә. Аларны Һиндстан, Болгария, Төркия, Румыния һәм башка илләрдән халык-ара жюри бәяләячәк.
Безнең республика исеменнән чыгыш ясаячак Эльмирабызга 22 яшь, ул “Мисс БР-2018”, “Волга буе энҗесе-2019”, “Уфа сылукае-2017” конкурслары җиңүчесе. Кытайда Miss Tourism Global-2018 халык-ара гүзәллек конкурсы призеры.