

М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуга багышланган “Февраль. Буран...” спектакле куела. Сценарий авторы – Зөхрә Буракаева, режиссеры - Хөрмәтулла Үтәшев.
Быел әлеге сәхнә әсәренә 10 ел тула. “Февраль. Буран...” драмасының премьерасы 2012 елда булган иде. 10 ел эчендә ул республиканың бик күп шәһәрләрендә, районнарында күрсәтелде. Аны меңләгән тамашачы карады.
2013 елда спектакль өчен Хөрмәтулла Үтәшев Рәми Гарипов премиясенә ия булды. 2016 елда шул ук премияне төп рольне башкаручы Артур Кәбиров алды.
Моңарчы Рәми Гарипов ролен Артур Кәбиров белән Фиргат Гарипов башкара иде. Быел төп рольгә Башкортстанның атказанган артисты Артур Кунакбаев та кертелде.
“Февраль. Буран...” – 11 февральдә һәм 11 мартта күрсәтелә. Билетларны Пушкин картасы буенча алып була.