Мәдәни мохит
7 февраль 2022, 07:16

БСТ телеканалының яңа проекты

Рәми Гариповның "Туган тел" шигыре Башкортстан халыклары телләрендә яңгыраячак.

БСТ телеканалының яңа проектыБСТ телеканалының яңа проекты
БСТ телеканалының яңа проекты

БСТ телеканалы Башкортстан халыклары телләрендә видеороликлар әзерли. Республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре Рәми Гариповның "Туган Тел" шигырен укыячак. Проект Халык шагыйренең 90 еллыгына һәм Халыкара туган телләр көненә багышлана.

- Тиздән БСТ телеканалында сез "Туган тел" нең төрле телләрдә ничек яңгыравын ишетерсез. Моннан тыш, төрле халык вәкилләре язмага милли киемдә килделәр. Ягъни, тамашачы төрле телләрдә сөйләмне ишетеп кенә калмыйча, матур милли костюмнарны да күрәчәк. Безнең проект - халык дуслыгы проекты, ул әдәбият кенә түгел, ә дөньяда булган барлык телләргә һәм мәдәниятләргә бүләк. Без республиканың халыклар Ассамблеясенә, халыклар Дуслыгы Йортына, Башкорт дәүләт университетына һәм М.Акмулла исемендәге БДПУ на, дусларыбызның ярдәме һәм уртак эше өчен бик рәхмәтлебез, - ди проектныың җитәкчесе Наил Юнысов.

Барыгыз да флешмобта катнаша ала, тәкъдим ителгән хэштеглар # Mинем Рәми 90 # Туган тел2022

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас