

–Юбилейны нинди кәеф белән каршы аласыз, Фәдис абый?
–Әлләче... Без бит башкача тәрбияләнгән. Туган көн бәйрәм итеп үскән кешеләр түгел. Күп булса, “Бүген синең туган көнең, балам”, – дип әйтеп киткәннәрдер инде. Бәлки берәр нәрсә пешергәннәрдер... Тәбикмәк, пәрәмәч я әнинең көлчәләре пешкәндер... Хәзерге кебек туган көн билгеләү дигән әйбер юк иде бит. Иң беренче тапкыр зурлап 14 яшьне үткәрделәр микән, 16 булмаса... Онытылган да инде. Тик шул тирәдә билгеләделәр. Анысы да апаларның инициативасы буенча. Алар бүләк иткән Ленин бабай башы төшкән матур сувенир әле дә саклана.
–Димәк, гомернең кып уртасына җиттем дип, ниндидер нәтиҗәләр ясап утырмыйсыз?
– Тормыш елларын санауның мәгънәсе юк минемчә. Кеше нибары яшәргә тиеш. “Сиңа ничә яшь әле?”– дип сорасалар, туган елымны шунда ук әйтә алам. Түгәрәк сан булса әйтергә җайлы инде. Менә быел җайлы булыр. Ә тагын бер ел үтсә, ничә яшь әле ул дип уйлап куясың. Миңа гына түгел, күп кешедә хастыр мондый әйбер.
Гомер агышының темпоритмы икенче хәзер. Без балачакта вакыт әкрен үтә иде. Тизрәк үсәсе, мәктәпне бетерәсе, зур буласы килә килә иде... Ә әле хәтта балалар вакыт үткәнен сизми дә калдык диләр. Шуның өчен һәр көнне, һәр мизгелне тулырак яшәргә тырышырга кирәк.
–Ә юбилей концерты буламы соң?
–Юк, булмый. Башта үткәрергә уйлаган идек без. Зал да алып куелган иде. Сәхнәдә матур итеп башкалар кебек 55не каршылыйм, имеш. Уйладым, уйладым да, нигә мин кеше үткәрә дип үткәрергә тиеш соң? Әгәр теләгем юк икән? Ә теләгем юк, дөресен әйтәм.
50 яшемне теләп сәхнәдә бәйрәм иткән идем. 60та теләк булыр. Шулай барадыр инде, дистәләр белән яшимдер. Ә әле залларны кирегә бирдек.
Юбилей концерты оештырулар зур мәшәкать бит ул. Дусмы, түгелме, юиляр бөтен артистларны чакырган була. Алар килгән була, дустым дип сөйләгән була. Аннары икенче юбилейга кадәр алар бер-берсен онытып торалар, аралашмыйлар, күрешмиләр. Җитмәсә, килеп җырлаган өчен акча да түлисең әле.
Аннары бу пандемия иң позитив кеше күңелендә дә чак кына булса да төшенкелек хисе саклый. Апатия бар, килешәсездер? Иртәгәсе көндә нәрсә буласы билгесез, ышаныч юк. Җиләтте бу халәт... Күпкә китте бит. Халык кәефендә шул сизелә. Әмма бирешмибез инде, Ходай биргәнне яшибез әле!
– Фәдис абый, Сез тәүдә хәрби юлын сайламакчы булгансыз. Уйлап карасаң, хәрби белән җырчы икесе ике дөнья кешесе бит. Беренчесенә – дисциплина, “айт, два”га атлап йөрү хас, ә икенчесе хисләрдә йөзә.
–Без үскәндә хәрби кешеләр ниндидер дәрәҗә исәпләнә иде. Офицерларга шулкадәр сокланып карый торган идек. Шуңа күрә 10 сыйныфка кергәндә хәрби-сәяси училищега барырга булдым. Аны тәмамласаң, хәрби хезмәттән киткән очракта да гражданкада синең һөнәрең булачак иде. Укырга китеп беткән идем инде. Әмма военкомтка чакырып: “Син бармыйсың, ярамыйсың”, – диделәр. “Ничек ярамыйм? Сәбәбен әйтегез?”– дим. Өстән боерык төшкән булып чыкты. Артык төпченеп тормадым. Совет заманында төпченергә ярамый иде бит артыгын. Партия кушкан икән... Анда булмагач, әлбәттә, сәнгать юлыннан киттем.
Филармониядә эшли башлагач, шактый еллар үткәч, сәбәбен белдем. Мин укыганда обкомда сәнать бүлеген Әхнәф Мөдәрис улы Дилмөхәммәтов җитәкләгән. Бер очрашкач үзе сөйләде. Мин 10 сыйныфны беткәндә Борайга РОНОга шалтыраткан. “Ганиев кая бара ул?” – дип сораган. “Хәрби училищега бара, аттестаты әйбәт, гел “бишле”, –дигәннәр. “Ул анда китәргә тиеш түгел. Сәнгать юлы аңа!” –дигән. Шуннан соң тапканнар инде сәбәбен.
Менә нинди мөнәсәбәт булган! Ничек күзәтеп барганнар сәләтле баланы! Совет заманында илнең сәяси торышында да, халыкларның үзара мөнәсәбәтендә дә сәнгатьнең әһәмиятен аңлаганнар һәм зур бәһалаганнар. Кызганычка каршы, бүген шушы әйбер юк.
Ә син әйткән дисциплина белән сәнгатьнең гаҗәеп катнашмасын мин Самарада Идел буе хәрби округының җыр һәм бию ансамблендә хезмәт иткәндә тойдым. Ул әйтеп, аңлатып бетергесез тойгылар. Шул ук армия, шул ук казарма, тәртипләр... Бар да армиячә! Шул ук вакытта син – артист. Әлегәчә концерт костюмын кисәм, мин утырмыйм. Бик каты арытылса гына, аякларны сузып, чалбар бөкләнмәслек итеп... Шул армиядән калган гадәт. Анда сәхнә артында утырып торганны күрсәләр шунда ук наряд чәпиләр иде бит. Шундый гаҗәеп матур катнашма, сәнгать ул. Югары сәнгать, причем. Әле дә хәрби ансамбльләр чыгышын күрсәм, аркалар чемердәп куя, рәхәтләнеп тыңлыйм.
– Сәхнәгә яңа гына чыккан мәлләрдә сезне Айдар Галимов белән чагыштыралар-ярыштыралар иде. Бу үзегезгә дә сизелгәндер? Кайчан бетте ул?
–Бетмәде. Күнегелде генә. Һаман чагыштырган кешеләр бар. Ул болайрак, теге тегеләйрәк, имеш. Чагыштырыр бер нәрсә дә юк инде... Тамашачыга аңлатып булмый: аның үз юлы, ә минем үз юлым. Һәркем үз юлында нәрсәгәдер ирешә. Әмма халык барыбер дә чагыштыра. Айдар да әйбәт, Фәдис тә әйбәт, һәркайсы үз юлында әйбәт дип кенә карап утырмыйлар. Бөтен артистларны да чагыштыралар инде.
–Күпләр үзаллы иҗатны сайлаганда Сез филармония сәхнәсенә тугры калдыгыз. Моның сере нидә?
–Бөтенләй китмәдем түгел, китеп алдым ул. 1991 елда булса кирәк. “Консерн-планета” дигән оешма бар иде. Үзләренең бию ансамбле бар иде. Ризван Хәкимовларны шунда чакырганнар. Консернның президенты Рәшит Сәйфулла улы Гәрәев Уфада татар филармониясе ачу уе белән яна иде. Планнары грандиоз иде, әлбәттә. Шунда мине дә чакырдылар. Филармониягә килгән уңайга яхшы хезмәт хакына утыртканнар иде. 120 сум ала идем, бәлки күбрәк булгандыр. Ә монда хезмәт хакы – 750-800 сум. Сөенеп риза булдым. Кем дә шулай итәр иде. Биш ел йөрдем мин анда һәм филармониягә кире әйләнеп кайттым. Чөнки филармониягә бер килеп кергән кеше аннан китә алмый. Театр артистлары сыман. Бик сирәкләре генә китә бит аларның да. Киткән очракта да бик күпләре шул театр белән чирләп яшидер дип уйлыйм. Алар шунда “агуланганнар”. Үзенә күрә магия дип әйтимме соң?.. Филармониягә килеп кергән көндәге сәхнә исен мин әле дә хәтерлим. Борын төбендә тора. Анда бит Фәридә апа, Илфак абый, Рамазан абый, Филүс Гәрәев... Һәм мин – аларга табынып үскән бер авыл баласы – алар арасына килеп кердем. Минем өчен нинди зур дәрәҗә?! “Мин чыннан да шушы сәнгатькә кердемме? Шушында эшләп йөримме?” – дигән уйдан тәннәр чемердәп куя иде. Аларның җиле тиеп үтеп киткән мизгелләр генә дә ни тора иде!
Филармония форматы белән башлагансың икән, күңел шул форматны якын итә. Шул формат дөрес дигән әйбер кереп утырган. Профессиональ җырчыга укыгач, шул әйбер барыбер йөрәктә тора.
Кызганычка каршы, бүген башка форматка табыну бара, үзегез беләсез. Әмма алай булырга тиеш түгел. Әгәр аларның сәнгате халыкка, бәлки хәтта хөкүмәткә кирәкми икән, ул вокалистларның күбесенә уку нәрсәгә кирәк булган соң? Популяр җырчы профессиональ дигән сүз түгел бүгенге көндә. Профессионализм белән популярлык – икесе ике нәрсә. Аерылдылар алар. Без үскәндәге популяр җырчыларның башкаруын тыңлагыз, ничек җырлаганнар! Башка моң. Аннан килгән энергетика икенче. Чын сәнгать булган. Бүгенге яшьләрнең барысын да хурлап утыру түгел бу. Яшьләр арасында да искиткечләре бар, профессионаллар бар. Әмма чын талант ул хөкүмәт тарафыннан күрелеп, танылып, яклау табарга тиеш. Чөнки ул үзен-үзе “пиарить” итә торган кеше түгел. Әлбәттә, үзен-үзе “пиарить” иткән профессионаллар да бар. Әмма алай эшли белү үзе бер сәләт, барысына да бирелмәгән. Ә чын җырчыга ярдәм кирәк. Бүгенге көндә шул җитеп бетми. Филармонияләребез дә бар кебек... Безнең филармониядә эстрада да бар. Аны саклап алып калганнары өчен ул вакыттагы җитәкчеләргә мактау сүзләре генә. Алар эстраданың халыкка иң якын сәнгать икәнен аңлаганнар. Классик сәнгатькә, операга азрак кына булса да әзерлек кирәк. Ә эстрада ул халыкныкы. Шуңа күрә аны сакларга кирәк.
–Җырлап йөрү арытмыймы?
–Арытып та куя ул, әйе. Бер үк төрле әйбер бит. Җырларны яңартып торасың, эшләргә тырышасың – анысы сүз дә юк. Әмма юл йөрүләр… Мәсәлән, 500 кмга гастрольгә чыгып китәргә кирәк. Барасы килмәгән чаклар була соңгы вакытларда. Бала белән генә утырыр идем дисең. Игътибар да җитеп бетмәгән кебек. Аны да төяп алып чыгып китәргә кирәк бит инде... Ә барып җиткәч, чабыш аты кебек, син – әзер. Тамашачы алдына чыгып, сәхнәдә беренче адымыңны эшлисең һәм бу уйларың онытыла, томан кебек таралып юк була. Әйтерсең 33 ел сәхнәдә йөрмәгәнсең, әле яңа чыккансың. Ә эшләп чыгып, сәхнә артына кергәч, теге уйлар тагын килә инде...
–Шуңа концертларыгыз азайдымыни? Клипларыгыз да бик күренми.
– Азайды дип, филармониянең планга кертелгән концертларын эшлибез инде ул. Ә шәхси концерт соңгы тапкыр пандемиягә кадәр куелды бугай.
Клипларга килгәндә аларның ротациягә биргәннәре күренә. Әмма пиар өчен, тамашачы җыяр өчен эшләү юк. Күңел өчен эшлисе килә күбрәк. тамашачының яратканы барыбер килә, үзебезгә тиешлесе бар бит инде. Буш залга эшләгәнебез булмады, Аллага шөкер.
Телевидение оештырган проектларда катнашырга тырышабыз, чөнки алар фондта кала. Киләчәк буын өчен калсын ул җырлар.
–Сез хәзер “сетевиклар” бит инде...
–Пандемия вакытында үзебез өчен икенче юнәлеш ачып җибәрдек. Челтәргә килүебез бик кызык кына килеп чыкты. Кеше бер генә эштән җили, үзендә булган ресурсларны бетерә. Бөтен өлкәдә дә шулай ул. Сәнгать һаман кызыграк әле: йөрисең, күрәсең. Тегендә барып сокланасың, монда сокланасың, күңел торышың үзгәреп китә. Ә көн дә бер үк урынга, бер үк эш башкарырга йөргән кешеләргә ничек? Иртән бара, кич кайта... Һәм гомере буе шулай бит! Мин алар яратмаган эшләрендә эшлиләр дип әйтмим. Әмма ресурсның чигенә җитә. Әнә шул мизгелдә кеше ниндидер икенче юлга борылып китә алса, аның икенче сулышы ачыла, яңа тормышы башлана.
Пандемия булмаса, бәлки без дә бу эшкә алынмас идек. Ә кереп киткәч, ул шулный кызык әйбер булып чыкты. Мавыктыргыч. Нәрсә генә язсалар да, әйтсәләр дә, вакыты җиткәч, челтәрле бизнес бөтен дөньяны биләп алачак. Безнең илгә соңлабрак кына керде ул. Карагыз урамга: бөтен җирдә “доставка”, китереп бирәләр. Хәтта “сбер” китереп бирү белән шөгыльләнә. Нәрсә аңа акча җитмемени? Безнең кайбер язылучылар әйтмешли.
“Сезгә байлык җитмиме?” – дигән кешеләр бар. Беренчедән, сәнгатьтә бай була алмый кеше. Ә гомумән нәрсә соң ул байлык? Чагыштырма әйбер бит ул. Әгәр адәм баласы гомерен ничек яшәгәнен аңласа, ул гомернең кыска, фани гына икәнен аңласа, байлык җыярга тиеш түгел дип уйлыйм мин. Күпме эшли, шулкадәр туздырырга тиеш. Бары тик шул гына. Акчаның килүе кешегә мөмкинлекләр бирә.
– 55 яшь каланчасыннан гәзит укучыларыбызга ниләр теләр идегез?
–Бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә булыйк. Дөньга кеше булып туганбыз икән, лаеклы итеп яшик. Кыенлыкларга көенмичә, аларны җиңеп, алга барыйк. Һәр мизгелнең кадерен белеп, яфрак ярган агачларга, аткан чәчәкләргә, балаларыбызның үсүенә сокланып яшик.
Без барчасын яратабыз. Ышаныгыз, һәр тамашачыбызны яратабыз һәм һәркайсына иң изге теләкләр юллыйбыз.
Пандемиясе дә үтеп китәр. Аллаһ кушмаганы булмас. (Һаман шул пандемиягә әйләнәбез дә кайтабыз, үзәкләргә үткәне шул булгач). Шул үтеп китеп, якты көннәр күрергә язсын. Концертларда очрашырга язсын!
Әңгәмәдәш – Эльмира Ибраһимова.