

Укучылар тәнәфестә сөйләшәләр. Берсе аптырый:
–Сиңа әниең төшке ашка шулкадәр күп акча бирә! Ә минекен алдап булмый: ул мәктәпкә шалтыратып, төшке ашның хакын сорый.
–Минеке дә көн дә шалтырата инде!
–Ә ничек алдыйсың?
–Әй, мин бер генә тапкыр алдадым ул. Ул миннән мәктәп ашханәсенең телефон номерын сораган иде. Мин аңа ресторанныкын бирдем.
**
Мәктәп – укучылар укытучыларга отчет язарга комачаулый торган урын.
**
Җырчылар һәм спортчыларның хезмәт хакларына карыйсың да, мәктәптә иң мөһим дәресләр музыка белән физкультура икәнен аңлыйсың.
**
Ике ахирәт сөйләшә.
–Галия, ник һаман кияүгә чыкмыйсың инде?
–Берсе дә алмый бит.
–Барсыннан да сорап чыктыңмы?
**
Исерек ир төнге өчтә өенә кайтып керә. Ипләп кенә бүлмәгә керә дә, хатыны сизгәнче сәгать укларын 3 сәгатькә артка күчерә. Килеп ятуы була, хатыны уяна да кычкырырга керешә:
–Кайда йөрдең? Сәгатьне күрдеңме?
–12 генә әле. Үзең кара.
Хатын карый да тынычлана.
–Озак йоклаган кебек булган идем. Ярый соңламагач. Бәлки берәр нәрсә кирәктер?
–Бер стакан су алып килсәң була.
Хатыны аш бүлмәсенә су алырга чыккач, сәгать инде 3 икәнен күрә. Кире килгәндә аның йөзен күргән ире кычкырып җибәрә:
–Кайда йөрисең шул гомер?! Бер стакан суны 3 сәгать алып киләсең бит!