

30 гыйнварда Октябрь проспекты 158 санлы йортта урнашкан Курчак театрында соңгы спектакль уйналачак.
Ялларда «Знаменитый Незнайка» һәм «Гадкий утёнок» спектакльләрен уйнап, коллектив вакытлыча балалар белән хушлаша. Аннан соң театр реконструкциягә ябыла.
“Театрны кызыклы чор көтә: мартта Курчак театры үзенең спектакльләрен Башкорт дәүләт опера һәм балет театрныңы Кече залында һәм Уфа дәүләт филармониясендә уйный башлаячак”, – ди театрның матбуган секретаре Диана Гәрәева-Рәхмәтуллина.
Театрның яңа проектына ярашлы, әлеге бинага янкорма төзеләчәк һәм тирә-ягы төзекләндереләчәк. Яңартылган театрда 135 урынлык Кече зал, 40 урынлык балалар кафесы, музей, уен бүлмәсе, балалар иҗат студияләре барлыкка киләчәк.
Янә театр бинасы үз ишекләрен 2024 елда ача дип планлаштырылган.