

27 гыйнвар - Ленинград блокадасын бетерү көне, хәрби тарихта онытылмаслык дата. Нәкъ менә 1944 елның 27 гыйнварында безнең гаскәрләр һөҗүмгә күчеп 872 көн дәвам иткән Ленинград шәһәре камавын өзүгә ирешә. Әлеге датага арнап Хәрби Дан музеенда Уфаның 83 лицее укучылары Башкортстанда "Русия эзтабарлар хәрәкәте" нең төбәк җитәкчесе Владимир Волков белән очраштылар. Очрашу вакытында батырлык дәресе уздырылды. Чара башында фәнни - агарту бүлеге мөдире Лилия Нурасова истәлекле датаның илнең барлык кешеләре өчен әһәмияте хакында бәян итте. Владимир Волков чолгап алынган шәһәрнең ничек исән калуы турында сөйләде.
“Ленинградта яшәүчеләргә авыр сынаулар үтәргә, тиңнәре булмаган батырлык һәм ныклык күрсәтергә туры килә. Безнең бурыч тарихыбыздагы бу датаны саклау, киләсе буыннарга ХХ гасырның иң куркыныч сугышы, халыкның чиксез батырлыгы һәм фидакарь хезмәте хакында җиткерү”, - диде Владимр Волков.
Бүген шулай ук "Русия хәрби тарихының истәлекле даталары" акциясе башланды. Ул Хәрби Дан музее, Русия хәрби тарих җәмгыяте, "Башавтотранс" дәүләт унитар предприятиясе тырышлыгы ярдәмендә булдырылды. Акциянең максаты - Русия тарихының онытылмас даталарын, көннәрен популярлаштыру, мөһим сугышлар, геройларның, генералларның һәм командирларның исемнәре мәңгеләштерү.
2022 елда, Русиянеңнең хәрби дан көннәрендә "Башавтотранс" пассажир транспорты экраннарында истәлекле даталарга багышланга видео һәм фото документаль материаллар күрсәтеләчәк.