Мәдәни мохит
19 гыйнвар 2022, 16:54

“Читтә яшәүче иҗатчыларга сак карарга кирәк”

Дәгъва итүчеләр арасында безнекеләр дә бар.

“Читтә яшәүче иҗатчыларга сак карарга кирәк”“Читтә яшәүче иҗатчыларга сак карарга кирәк”
“Читтә яшәүче иҗатчыларга сак карарга кирәк”

Дәгъва итүчеләр арасында безнекеләр дә бар.

 

Татарстан Язучылар Берлеге әгъзалыгына дәгъва итүчеләр арасында безнекеләр дә бар. Ул Чакмагыш районыннан Люция Əблиева.

Читләргәкилгәндә - Ульяннан Рөстәм Арифуллин бар.

Язучылар Газинур Морат, Рифат Җамал Татарстаннан читтә яшәгән иҗатчыларга аеруча сак карарга кирәк икәнлеген ассызыкладылар.

Əмма читтә яшәүчеләрне Берлеккә алуның бер кыенлыгын — җитди карарлар кабул итәргә кирәк булганда аларның килә алмыйча Устав буенча кворум җыярга комачау итүен дә искәрттеләр.

Язучылар Рөстәм Арифуллин кандидатурасын Берлеккә алу коллегиясенә тәкъдим итәргә дигән карарга килде.

Люция Əблиеваның иҗатына килгәндә, язучылар аның юморын уңай бәяләде. Əмма Берлеккә алудан бигрәк, беренче чиратта аның китабын Татарстан китап нәшриятында чыгару өчен рекомендация бирергә карар иттеләр.

Язучылар Чаллыдан Равил Мостафин һәм Арчадан Флера Мәрданованың да иҗатларын карап алар кандидатурасын Язучылар берлеге коллегиясенә тәкъдим итте.

 

Чыганак: "Татаринформ".

 

 

 

 

 

 

 

 

“Читтә яшәүче иҗатчыларга сак карарга кирәк”
“Читтә яшәүче иҗатчыларга сак карарга кирәк”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас