

Мәхмүт Фатыйхов: "Бу фикер гомерлек девизыма әйләнде".
Күптән түгел Уфа “Нур” татар дәүләт театры үзенең 30 яшен билгеләде. Ул бик дәрәҗәле узды. Бу көнне театр артисты Мәхмүт Фатыйховка “Башкортстанның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелде.
Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты, Уфа "Нур" татар дәүләт театрына нигез салучыларның берсе булган, яраткан театрына 30 ел дәвамында, аның өметле киләчәге өчен җаны-тәне белән хезмәт итүче Мәхмүт Фатыйхов Яңа ел таңында үзенең күркәм бәйрәмен дә каршылады. Шул форсаттан файдаланып, Мәхмүт Мөдәрис улы белән әлегә шул ике “биш”лелек гомере мизгелләрен тәшкил иткән хәлләр, вакыйгалар турында сөйләштек.
– Мәхмүт, “Нур” театрының башлангычында торган актер буларак, аның 30 еллыгы да, зур исем алуың да синең өчен бердәй мәгънәледер. “Нур”га алып килгән юлларың да, яшьлек елларың да онытылырлык түгелдер. Ул вакытлар нинди мизгелләре белән аеруча исеңдә калган?
– Мин 1967 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Федоровка районы Балыклыбаш авылында туганмын. Коралачык авылында урта белем алгач, Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керергә бардым. Ләкин мине ул вакытта артистлыкка кабул итмәделәр. Ике ел хәрби хезмәттә булып кайткач, хыялым белән хушлашырга һич тә теләмәдем, Казанга юл алдым. Казан театр училищесына кабул итү комиссиясе буе кыска, дип мине кабул итәргә шикләнеп торганда, күренекле режиссер Марсель Сәлимҗанов хәлиткеч фикерен белдергән: “Театрда мондый егетләр кирәк. Бу егет мәхәббәтле егетләр рольләрен уйнамас, әмма аның үз роле булачак, тимәгез, керсен, укысын!”–дигән. Шулай мин Казан шәкерте булып киттем һәм режиссер Марсель Сәлимҗанов курсында Җәвит Шакиров, Инсаф Абдуллин белән бергә укып чыктым. Аны тәмамлагач, туган якка якынрак булыр дип, Ырынбур татар дәүләт театрына эшкә киттем. Анда берничә ай гына эшләп өлгердем, чөнки чакыру буенча Уфага –“Нур” татар дәүләт театрына эшкә килдем. Мине бу адымга театрның беренче директоры Мәҗит Мөдәрисовның: "Нур" театрында, үз илеңдә, үз халкыңа үз телеңдә хезмәт итү - ул зур бәхет. Бу ялтыравык сүзләр генә түгел.” – дигән эшкә чакыру хаты илһамландырды. Бу фикер гомерлек девизыма әйләнде. Бүген инде мин кырыктан артык спектакльдә уйнаган төрле рольләрем аша тамашачым белән очрашып, илһамланып иҗат итәм.
"Нур" театрының беренче сезоныннан соң ук дүрт спектакль белән ун көнгә Казанга гастрольгә бардык. "Нур" театры бер ел эчендә шушындый дәрәҗәгә күтәрелгән, ун елдан нишләмәс бу театр дип шаккаттылар анда. "Нур" театрының әлегә соңгы премьерасы – "Галиябану". Без аны беренче тапкыр гына уйнамадык. Беренчегә режиссер Әбелхәер Сафиуллин куйган иде. Бу юлы “Галиябану” театр тормышына бөтенләй икенче булып керде. Баштан ук сөйләсәм, “Галиябану”буенча рольләр бүленде. Миңа Галиябануның әтисен уйнауны ышандырдылар. Үземә караганда, коллектив ныграк сөенде бу хәлгә. Шул мине дулкынландырды, илһамландырып җибәрде. Ә ерак 1989 елда, Казанда өлкән курс студентлары чыгарылыш курсының диплом спектакле “Галиябану”да массовкада уйнаганда тиздән аның энесе Садрыйны, ә берничә елдан әтисе Бәдрине уйнаячагымны белми идем әле. Тормышта шундый кызыклы, үрелеп баручы хәлләр дә була икән...
– Син киләчәктә сәхнәгә алып чыгарга теләгән образлар турында да әйтеп үтче. Нинди геройларың күңелеңдә яралып йөри?
– Образлар дигәндә, эшкә барасың, приказлар тактасында кайсы режиссер нинди роль биргән, шуны әзерли башлыйсың. Шуннан соң образ ярала башлый.
– Син уйнаган спектакльләрнең икешәр дистә ел репертуардан, сәхнәдән төшми килгәннәре бар. Аларның озын гомерлелегенең сере нидә икән?
- Шундый язмышлы спектакльләребез үзе бер могҗиза булып тоела. Әйткәндәй, “Җизнәкәй” – шундыйларның берсе. Анда мин дүрт роль: гармунчы, будочник, Нури бай һәм аның энекәшен уйнадым.
Шундый ук уңышлы спектакль – “Хатын түгел, аҗдаһа” бүген дә репертуарыбызда. Күптән түгел уйлап тордым, бу спектакль ике дистә елга якын сәхнәдә уйнала. Шул вакыт эчендә мин Хәйри Сәйриевич ролендә 3 шорты, 4 футболка, 2 пар аяк киеме туздырганмын. Тамашачы мине шул Кытай базарыннан алган очсызлы киемдә булуыма да игътибар итми, димәк, аңа җанын ярып уйнаган актерның уены кыйммәтрәк. Чынлап та, җаның да, тәнең дә бирелә ул рольләргә. Бер вакыт мин тән температурам 39 булуга карамастан, уйнап чыктым...
– Ә пандемия сезне дә урап узмады... Ул актерлык сәләтен һәм кешелек сыйфатларын сынау чоры да булды, шулаймы?
– Пандемия чорында театр артистлары кул кушырып утырмады. Социаль челтәрләр аша әкиятләр укуны оештырдык, истәлекле фотосурәтләр белән уртаклаштык, Тукайның тормыш юлын сурәтләгән" Шагыйрь турында уйланулар”, “Мөхәммәт пәйгамбәр тормышыннан" хикәяләр цикллары эшләдем. “Көлеп-шаярып яшик” циклына видеолар төшердек. Үзебезнең фатир кино павильонына әверелде. Шул видеолар белән 3-4әр мең (рекордлы саннар) караулар жыя идем. Алар миңа да, театр сайтына да зур популярлык китерде. Бу вәзгыять — кешелеккә Ходай тарафыннан җибәрелгән сынау. Аллаһ бәндәгә үзе күтәрердәй сынауларны бирермен, дигән. Һәр яңа туган көнгә шатланып аяк басам.
– Уфа “Нур” татар театры һәм аның тамашачылары өчен Мәхмүт Фатыйхов әнә шундый киңкырлы артист, сценарийлар авторы, балалар һәм яшьләр иҗат конкурсларының жюри рәисе буларак билгеле. Без сине сәләтле актер итеп кенә түгел, үзеңә генә хас сөйләм алымнарына ия нәфис сүз остасы буларак та беләбез. Кемнән килә бу осталык – нәселдәнме, әллә бик яхшы укытучыларда сабак алдыңмы?
– Укытучылардан уңдым мин. Мәктәптә татар теле укытучысы Җәүдәт абый Исмәгыйлев шигырь язарга, дөрес җөмлә төзергә өйрәтте. Аның драма түгәрәгенә йөреп театрга мәхәббәт уянды. Казан театр училищесында сәхнә теленә нигез салучы Асия Хәсән кызы Хәйрулина укытты. Анда укыган кеше сәхнәдә начар сөйли алмый. Г.Камал исемендәге Казан дәүләт драма театры артисты Илдар Хәйруллин – минем укытучым, иҗатымны гел күзәтеп тора. “Илдар абый ни дияр?” дип, аның алдында җаваплылык тоеп эшлим.
Берничә ел "Тукай моңнары", “Җәлил укулары” кебек бәйгеләрдә бәяләмә төркеме рәисе булып эшлим. Минем уемча, бу бәйгеләрне үткәреп без балаларга туган телгә мәхәббәт, әдәбиятка кызыксыну уятабыз һәм дөрес юлдан барабыз. Балалар шуны да аңларга тиешләр: телсез милләт булмый, милләтне тел саклый. Шуңа күрә үзебезнең туган телебездән читләшмәскә, туган телебезне яратырга, туган телебездә сөйләшергә, туган телебезне сакларга кирәк. Киләчәктә безнең балалар татарча сөйләшмәсә, безнең милләтебез дә бетәчәк дигән сүз.
– “30 ел – театр өчен юбилей түгел”, диде кемдер. Ә туган тел мондый язмышка дучар ителгән шартларда татар театры юбилей яшенә җитә аламы, Мәхмүт?
– Театрның киләчәге татар теленең яшәвенә карап булыр. Шул туган телендә икмәк эшләп алган артистлар, шул ук тел белгечләре, зыялылары, журналистлар үз балалары белән туган телдә сөйләшмәгәч, татар теленең киләчәге өчен минем шигем зур! Болай барса, татар театрының тамашачысы калырмы? Һәм минем бер өметем бар – тагын да бер күтәрелеш булыр әле 90нчы еллардагы кебек, чөнки болай була алмый, тел бетмәскә тиеш, яңадан мәктәпләргә тел укыту кайтарылырга тиеш, татарлык яңадан уянырга тиеш.
– Мәхмүт, сине бәхетле гаилә башлыгы дип беләбез. Хатының Елена белән “Нур”га бергәләп нигез салгансыз. Кызыгыз Таңчулпан шулай ук язмышын “Нур” театры белән бәйләде, тәрҗемәче буларак бик уңышлы эшли. Артист өчен гаилә тылы никадәр зур мәгънәгә ия?
– Гаилә тылы бик зур мәгънәгә ия. Ул булмаса, артист йә сәхнәдән китеп гаиләдә кала, йә гаиләдән китеп, сәхнәдә кала. Башка юлы юк!
– Тормышыңда күңелеңне киткән хәлләр булдымы?
– Әнигә “Герой-ана” медален көзге караңгы төндә беркемгә белдерми, ишеттерми китереп биргәннәр. Тарих кабатланды. Миңа да “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” медален тамашачылар алдында түгел, беркем күрмәгәндә, сәхнә артында тапшырдылар. Ул вакыттагы театр җитәкчелеге мине бүләк алырга сәхнәгә чыгармады. Театрның зур залында дәүләт бүләкләре тапшырганда Кече залда миннән спектакль уйнатты.
–Мәхмүт, син 14 балалы гаиләдә унынчы бала, дүрт ир баланың берсе булып дөньяга килгәнсең. Әтиегез - Мөдәррис абый дини яктан да зур белемле кеше, мулла булган. Әниегез Зөлхия апа белән сезгә асыл тәрбия үрнәкләре биреп үстергәннәр. Алар сиңа васыять калдырдымы?
- Әтинең вафатына – 16 ел. Ул минем Коръән укуымны, гарәп телен
өйрәнүемне тели иде. Миндә аның ерак 80нче елларда үз куллары белән язган гарәп алфавиты саклана, ул вакытта бернинди “Әлифба” да, “Хәфтияк –шәриф” тә юк иде. Бүген мин Коръәннең теләсә кайсы сүрәсен укыйм, Тәҗвид кагыйдәләре буенча аять, кәлимәне тикшерә алам.
– Әйткәндәй, дин театр, тамаша, концертлар кебек чараларны тыя. Син үзең Уфа Ислам университетында белем алган, алдарак әйткән уңышларга ия мөселман кешесе, театрда да эшлисең. Бу хакта уйлаганың бардыр, нинди нәтиҗәгә килдең?
– Безнең дин буш сүз сөйләп, кемдер булып уйнап күрсәтүне хупламый. Театр тарихына нигез салган Сәхипҗамал Волжскаяның акылдан язып, гомерен юләрләр йортында үткәрүен, хәзерге заман актрисаларның деменция белән авыруын уйласаң, шомланырга урын бар, Алсу.
– Сүз башына кире кайтып, “Нур”чыларның уңышларын да билгеләп китик әле, Мәхмүт.
- Аллаһка шөкер, театрыбызда матур эшчәнлек бара. “Нур”ның
тамашачылары күп булсын иде. Югыйсә, Туймазы татар театрының урысча спектакль әзерли башлавын ишетеп, бик борчылдык, шул хәлгә калырга язмасын. Тамашачыларыбыз бездә ачылган татар балалар театры студиясенә балаларын, оныкларын тизрәк алып килсен иде. Ә бүгенге уңышларга килгәндә, “Нур”ның 30 еллыгына тугыз кешегә мактаулы исемнәр бирелде. Бу – бик зур сан. Элек безгә сыгып-сыгып, тамганын гына бирәләр иде. Юбилей чорында бик җылы караш тойдык.
-Рәхмәт, Мәхмүт. Сине матур юбилеең, мактаулы исем алуың белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, җимешле иҗат телибез.