Мәдәни мохит
10 гыйнвар 2022, 08:04

Кешеләр дә кошлар кебек, Талантсыз алар төссез.

Күренекле шагыйрь Рәдиф Тимершинның тууына –75 ел

Кешеләр дә кошлар кебек, Талантсыз алар төссез.Кешеләр дә кошлар кебек, Талантсыз алар төссез.
Кешеләр дә кошлар кебек, Талантсыз алар төссез.

Былбыл турында баллада

Аңа шундый язмыш төште –

Сайрый былбыл читлектә.

Таплпына ул, омтыла ул

Иркенлеккә, киңлеккә.

 

Бага алмый таңнарга ул,

Куна алмый талларга,

“Эх, дөньяны урый-урый,

Рәхәтләнеп сайрарга!”

 

Хылланды кошчык шулай,

Хыял ашты тормышка;

Бар дөньяны урап чыгу

Җае төште бу кошка.

 

Җир тирәли сәяхәткә

Чыктылар аны алып.

Йөрде кошчык бу дөньяның

Киңлегенә сокланып.

 

Әмма шундый аның язмыш –

Сайрый ул читлектә,

Талпына ул, омтыла ул

Иркенлеккә, киңлеккә.

 

Күбрәк дөнья күргән саен

Тарлыкны тойды кошчык,

Читлегенә башын салып,

Дөньяны куйды кошчык.

 

Кала

 

Килеш, йөрәгем

Юкка ярсыма –

Син тынып калгач,

Кала барсы да;

 

Язып бетмәгән

Җырларым кала,

Сабантургайлы

Кырларым кала.

 

Мине юаткан

Көйләрем кала,

Беренче тапкыр

Сөйгәнем кала.

 

Мин мәңге гашыйк

Чәчкәләр кала,

Бәхил бул, диеп

Дәшкәндәй кала...

 

Килгәнмен икән –

Китәргә тиеш,

Ходай кушканны

Үтәргә тиеш...

 

Туган җиремә

Җирләгез мине,

Чит җиргә күмә

Күрмәгез.

 

Болай да гомер

Ителде читтә,

Гаепле саныйм

Үземне бик тә.

 

Соңлап булса да

Гаебемне таныйм...

Дөньяга килгән

Җиремдә калыйм!

 

Каршылык

Җилгә каршы оча кошлар

Давыл купкан чагында.

Балыклар да тотрыклырак

Йөзә каршы агымда.

 

Каршылыкка каршы бару–

Димәк ышанычлырак.

...Алда – күпме каршылыклар!

Барасы юлым ерак.

 

Син ахрысы...

Күп ишеттем мин бабамның

Патша кызын мактавын,

Кыю егетнең ул кызны

Урлап алып кайтканын.

 

Һәр кич саен ул утырды

Патша кызы өләшеп.

Ә мин йөрдем әкияттәге

Чос егеттән көнләшеп.

 

... Таралып та өлгермәде

Әкият томаннары,

Чолгады йөрәкне хисләр –

Сүрелми торганнары.

 

Һәм менә син – пашта кызы –

Очрадың юлларымда.

Җирдәме мин, әллә һаман

Әкият томанында?

 

Сихерләдең,

Чынлапмы әллә

Очраттым патша кызын?

Син ахрысы, төпчек кызы

Мәхәббәт патшасының!

 

Соңгы сорау

 

Юк җилкәмдә йөк, җан газабы да,

Тик арыйм... Арыйм көн азагына.

 

Хәл бер дә бүтән кермәстер кебек,

Яшәү куаныч бирмәстер кебек...

 

Гомернең шундый мизгеле җитә:

Йөрәкнең янар ялкыны бетә.

 

Очкын булса да калырмы миннән?

Берәр кеше ут алырмы миннән?

 

Яшьлектән аерылу

Ерагая, ерагая

Яшьлегем белән арам

Ат менеп чаба идем бит,

Арбада көчкә барам...

 

Оҗмах бармы?

Оҗмах бармы? Бу сорауга җавап

Беркемнең юк әле тапканы.

Ә мин: “Бар”! – дим. Чөнки аны ташлап

Берәүнең дә юк бит кайтканы.

 

Терәк

“Ялгыз яшәүгә ни җитә?!” –

Шулай дип, сирәк-мирәк

Тузына Акыл, Уй, Теләк,

Хупламый бары Йөрәк;

 

“Тамыры бик нык булса да,

Егыла ялгыз тирәк.

Давылларда аумас өчен

Яныңда терәк кирәк!”

 

Акылсызлык асылы

 

Хаталану акылсызлык түгел,

Гали түгел бәндә хатадан,

Акылсызлык –гыйбрәт, сабак алмый,

Шул хатаны эшләү яңадан.

 

Куркам

 

Шау-шу тавышларга исем китми,

Алар миңа комачаулык итми,

Мин тынлыктан, тып-тынлыктан куркам.

“Өргән” кеше бит ул этлек кылмый,

Шып-шымнарның уен белеп булмый,

Шып-шымнардан мин шунлыктан куркам.

 

Канат

Канатсыз очалмый кошлар,

Канатсыз – алар көчсез,

Кешеләр дә кошлар кебек,

Талантсыз алар төссез.

 

Канатлар –кошларда гына,

Талант та сирәк була,

Күкләрдә канат кагарга

Шул талант кирәк була.

 

Талантлылар биек оча–

Канатлар ныгый күктә.

Канатсызлар белән ара –

Күпкә аерым, күпкә...

 

Шуышыпмы, елышыпмы,

Тырышыпмы– ни хикмәт –

Үрмәли канатсызлар да

Өскәрәк ипләп-ипләп.

Менеп җитәләр, ниһаять,

Хакимлек кыясына –

Тәкәбберләр, һавалылар,

Көнчелләр оясына.

 

Талантлардан үзен өстен

Хис итә талантсызлыр –

Канатларның язмышын

Хәл итә канатсызлар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас