

18-19 декабрьдә Уфада “Башкортстан талантлары. Яңа ел могҗизалары Бөтенрусия ” балалар һәм үсмерләр иҗаты конкурс-фестивале узды. 9 яшьлек Риана, “Таң атканда” татар халык җырын башкарып, “Халык вокалы” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемен яулады.
Вокал белән Риана 4 яшеннән шөгыльләнә башлый.
“Беренче җырым татарча “Уфтанма” җыры иде. Мин аны картәниемнең юбилеена бүләк иттем. Шул җырдан барысы да башланды да инде”, – дип искә ала кыз.
Әнисе Риананы нәкъ 4 яшендә “Умный кот” гаилә клубының “Голос” вокал студиясе дәресләренә алып килә. Хәзер инде кыз 4 сыйныфта укый, шул ук вакытта гаиләсен һәм укытучысы Гөлнара Сәлимованы уңышлары һәм җиңүләре белән сөендереп тора.
Әлеге музыкаль конкурс Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Мәдәният” милли проекты кысаларында үтте.
Чыганак: durtuli.bashkortostan.ru