

115 ел элек...
Бүген беренче тапкыр татар телендә театр уйналган көн! 1906 елның 22 декабре безнең тарихи календарьгә татар театрының туган көне буларак кереп калган.
1906 елда Казанда халык алдында беренче татар спектакле куела. “Шимбә” татар яшьләре театры “Кызганыч бала” һәм “Гыйшык бәласе” пьесаларын куя. Рольләрдә “Сәйяр” татар труппасы актерлары: Рабига Габитова, Суфыя Колахмәтова, Зәйнәп Саинова, Шакир Мөхәммәтъяров, Әкрам Кайбышев, Шәриф Сүнчәләй һ.б. уйный.
Труппа җитәкчесе – данлыклы актер һәм режиссер Габдулла Кариев. Халыклар арасында дуслыкны ныгыту теләге коллективның төп максаты була. Арытаба ул труппаның репертуарында тормышка ашырыла.