

Кичә бөек комик, актер һәм клоун Юрий Владимирович Никулинның тууына 100 ел тулды.
Русиядә әлеге исемне белмәгән кеше бар микән? Юктыр ул. Ә менә аның тормышыннан кызыклы хәлләрне барысы да белмидер әле...
Никулин кечкенәдән үк көлкеле хәлләр, анекдотлар белән кызыксынган. Аларны язып барыр өчен ул хәтта дәфтәр башлаган. Ул дәфтәр ике өлешкә бүленгән: “прилич” һәм “неприлич”. Шул дәфтәрне Никулин бөтен сугыш аша алып чыккан.
**
Армиядә хезмәт иткәндә Никулин ун кап тәмәкегә бәхәсләшә. Бәхәс шарты буенча егетләр берсе дә белмәгән анекдот сөйләргә тиеш була. Кемдер белә икән, икенчене башлый. Көндәше беренче җөмләне әйтеп бетерергә өлгерми, Никулин: “Беләм!” – дип кычкыра. Ахыр чиктә берүзе анекдот сөйләргә тотына. Казармада ике сәгать дәвамында сөйләсә дә, үзе белгән анекдотларның яртысына да җитми. Әмма шулай да хезмәттәшләре аны туктатырга мәҗбүр була, чөнки көлүдән эчләре авырта башлый.
**
Бервакыт Юрий Никулинны “Деловые люди” фильмы өчен грим салган килеш «Мосфильм»нан шәһәр үзәгенә съемка мәйданчыгына кадәр таксида алып барганнар. Юлда актер ролен кабатлап барырга булган. Тышта кич була, урамда багана утлары кабынган... Съемка мәйданчыгына барып җитәргә дә күп калмаган... Шулвакыт такси юлын ике кара машина бүлә дә, “захват” төркеме пассажирны кулга ала. Бәхетенә, Никулинны ул чорда инде яхшы белгәннәр. Шуңа күрә хәл тыныч кына ачыкланган. Баксаң, роль кабатлаганда ул шоферның башына муляж-пистолет терәгән булган. Ә моны юл чатында торучы регулировщик күреп калган...
**
Халык артистны нык яраткан, әмма аларның ул чиксез мәхәббәт кайчак кыенлыклар да тудырган. Юрий Никулин Яр Чаллы шәһәрендә мәйданда чыгыш ясарга ризалаша. Яраткан артистын күрергә килгән халык, үзе дә теләмәстән, идарә итә алмаслыкка әйләнә. Хатыны белән Никулинга шәһәр башкарма комитеты бинасының тәрәзәсеннән урамның икенче ягына чыгып качарга туры килгән.
**
Юрий Владимирович күренекле генә түгел, бөек комедия актеры булган. Аны исеме оксфордның «Кино энциклопедиясе»нә «Дөньяның бөек комиклары» исемлегенә кертелгән.
Киноларда Никулин күпчелек эчкече яки хулиган булып уйнаган. Моңа артистның әнисенең кәефе нык кырылган. “Ни өчен син гел шундый рольләр башкарасың? Чын эчкечеләр уйнасын әнә”, – дигән ул. Никулин исә: “Әни, чын эчкечеләр уйный алмый. Аларның бит буш вакытлары бөтенләй юк,” – дип шаярткан.