

Милли классиканың җәүһәре булган "Галиябану" кабат сәхнәдә!
Уфа "Нур" татар дәүләт театры аны үзенең 30 еллык юбилее уңаеннан сәхнәләштерде. Әлеге әсәр әдәби мирасның алтын фондындагы иң еш уйнала торган бай тарихлы пьесаларның берседер. Мирхәйдәр Фәйзи аны 25 яшендә язган. Беренче тапкыр пьеса 1917 елда Ырынбурда “Ширкәт” труппасы тарафыннан уйналган. Ә бер елдан соң аны “Сәйяр” театры Казан тамашачысына тәкъдим иткән. Шуннан бирле “Галиябану” сәхнәдән төшми дисәк тә була.
1972 елда Рифкать Исрафилов“Галиябану”ны М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә куя. Спектакль тиз арада халык мәхәббәтен яулап ала һәм өч дистә ел репертуар үзәгендә тора. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры сәхнәсендә бу әсәр ун тапкыр уйнала. Хәтта “Нур” театрында да беренче генә куелуы түгел. Шуңа күрә режиссерның тәвәккәләп, әлеге әсәрне сәхнәләштерергә алынуы үзе үк соклануга лаек.
Вакыйгалар уртасында – бер-берсен 13 яшьтән өзелеп сөйгән Хәлил белән Галиябану мәхәббәте һәм үз сүзен сүз итәр өчен генә аларның бәхетен җимерүче Исмәгыйль явызлыгы. Карап торуга гади генә сюжет. Бүгенге күзлектән карасаң, әсәр нибары матур әкияткә тиң, артыгы белән самими. Әмма режиссер фикеренчә, шул самимилектә бүгенге җәмгыятьтә үзе түгел, хәтта сүзе онытылып барган намус бар. Ә бит Мирхәйдәр Фәйзи пьесасын тирә-ягындагы кешеләргә карап язган. Кичке уенга чыккан егетләрнең берсе бәлки үзе булгандыр әле... Димәк, әсәр шул заманга хас булган намус, әдәп, оят кебек кешеләрне кеше итеп тотучы сыйфатларны үз эченә алган. Йөз елдан соң да үзе тасвирлаган матур һәм моңсу мәхәббәт тарихына аягүрә басып алкышлаячакларын белде микән автор?.. Иң мөһиме бүген “Нур” сәхнәсенә әсәр нәкъ Мирхәйдәр Фәйзи үзе язганча гади һәм чын вариантында кайтты. Спектакльдә режиссерның "башваткычы"н чишеп, символларын санап, "фишка"ларын барлап утырасы юк.
Әсәрне сәхнәгә куючы театрның баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин:
–Мин классикадан нидер уйлап чыгаруга, драматург әйтмәгәнне әйтергә тырышуга каршы. Бүгенге режиссерларның андый гадәте бар. Эчке чокынулар аша нидер табарга һәм бар дөньяны аптыратырга тырышалар. Ә ул драматургның башына да килмәгән. Классиканы заманчалаштыру белән риза түгелмен. Мәсәлән, геройлар джинсы чалбар киеп чыга, я булмаса джаз музыкасы уйный. Күз алдыгызга китерегез: әти-әни баласын театрга алып килә. “Менә, балам, без сиңа классика күрсәтәбез”, – диләр. Ә бала сәхнәдә “джинсыдагы спектакль”не күрә. Аның өчен классика шул була һәм киләчәктә ул классиканы нәкъ шулай кабул итәчәк. Нәкъ шуның өчен кассик әсәрне бозарга ярамый! Һәм “Галиябану” яхшы классик сыйфатта яңгыраячак. Мирхәйдәр Фәйзи фольклорга зур урын биргән һәм бу очраклы түгел. Нәкъ шул күренешләр аша пьесада яшьләрнең сафлыгы, матурлыгы күрсәтелә. Мин дә бу өлешне төшереп калдырмыйча, спектакльгә кертергә телим. Татар һәм башкорт халкы җыр-моң ярата. Шуны да исәпкә алып, спектакльдә тере оркестр уйнаячак, – дигән иде премьерага әзерлек вакытында журналистлар белән очрашкач.
Әйткәнен эшләгән режиссер! “Нур” театрында беренче тапкыр тулы оркестр озатуында куелды спектакль. Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Юлай Үзәнбаев, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хормейстер Афәрим Акчурин, Башкортстанның атказанган артисты, хореограф Чулпан Әскарованың бердәм тырылышы белән соклангыч муызкаль сәхнә әсәре барлыкка килгән.
Сәхнә бизәлешен артык катлаулы дип булмый: ишек белән тәрәзә дә, мендәр өелгән сондык янында сәке. Сәхнә түрендә исә ярым күпер-басма. Вакыйгаларның яртысы нәкъ шунда бара. Җыр-биюгә, шаяру-көлүгә, уенга бай тамаша өчен болар җитә дә. Оркестр озатуында тере тавышка башкарылган җырлар, дәртле күмәк биюләр белән бергә – һәммәсе тамашачыны әсир итте.
Халык җырлы-моңлы, җиңел һәм рәхәт тамашаларны тансыклаган. Залның тулы булуы ( театрда ковидка каршы барлык саклану чаралары да үтәлә), тамашачыларның артистларны сәхнәдән җибәрми көчле алкышларга күмүе шуның ачык мисалы түгелме?
Артистлар дигәннән, премьерада “Нур” театры труппасы тулысы белән диярлек катнаша. Төп рольләрдә исә театрның йөзек кашы булган Башкортстанның халык һәм Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов (Бәдри ролендә); Башкортстанның атказанган артисты Резида Зарипова белән Башкортстанның халык һәм Татарстанның атказанган артисты Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина (Галимәбану ролендә); Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева белән Башкортстанның атказанган артисты Айсылу Гомәрова (Бәдига ролендә), Башкортстаның атказанган артисты Альберт Шәрәфетдинов белән Марат Хәсәнов (Исмәгыйль ролендә) уйный. Галиябану ролен театрның моңлы җырчылары Гөлназ Биктимерова белән Чулпан Раянова, ә Хәлил ролен Вилдан Мисбахов башкара.
Кыскасы, ике көн дәвамында шаулаган премьераны барып күрергә өлгермәгәнсез икән, яңа елда беренче эшләр исемлегенә “Галиябану”га баруны кертеп куярга онытмагыз. Ел башын саф хисләргә мәдхиядән башлагыз!
Эльмира Ибраһимова.
Премьера турында фикерләр:
БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова:
Күпчелек тамашачылар шикелле мин дә балачак һәм яшьлек елларымда Башкорт драма театрына “Галиябану” спектаклен карарга йөргән чакларымны искә төшердем. Анда Хәлил ролен Фидан Гафаров, Галиябануны Нурия Ирсаева, ә Исмәгыйльне Әхәт Хөсәенов башкара иде. Шул чактагы кебек бүген шатландык та, көлдек тә, еладык та. Режиссер Азат Җиһаншинга, артистларга, премьера өстендә эшләүче һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Бу халыкка якын, кадерле, мәңгелек тема. Тамашачылар спектакльнең үзен дә, сюжетын да ярата.
Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илсөяр Газетдинова:
Бер тапкыр куелган әйберне икенче җирдә караганда бик сагаеп барасың. Җитмәсә, хәзер заманча кую дигән нәрсә бар. Шуннан куркып барган идем. Заман артыннан иярәм дип бозып бетермәгәннәр. Галиябануга кыска итәкләр кидереп, Хәлилне сылашып торган чалбарлардан чыгармаганнар. Танырлык булып калгач, спектакль күңелемә ятты. Азат молодец! Артистларның уйнавы да ошады.
Декораөиягә килгәндә, бәлки бераз яшеллек җитми калгандыр. Үзебездә булсынмы, башка театрда булсынмы – табигать турында сүз булган җирдә яшеллекне күрәсем килә минем. Безнең заманда декорация бай, сәхнә чагу иде бит. Күңел шуны көтә һаман. Хәер, без “Галиябану”ны уйнап туктаганга да 30 ел үткән. Мин уйнаганга 50 ел була! 1972 елда башкарган идем галиябану ролен. Шулай булгач, ул үзгәрергә дә тиештер инде... Ә гомумән алганда, егетләргә-кызларга мең рәхмәт. Яшьлекне искә төшерделәр. Тагын бер әйтәм: танып булган спектакльне күрү шатландырды.
Зал шыгрым тулы иде. Халыкка музыкаль әйберләрнең җитмәгәнлеге шуннан да күренә. Театрга килә икән, күбрәк музыкаль әсәр күрергә тели тамашачы дигән тойгы калды.
Спектакльнең озын гомерле булуын телим. Бездә “Галиябану” 20 барды. “Нур” театрында тагын да озаграк уйналсын!
Гөлназ Биктимерова (Галиябану ролендә):
Галиябану роле бирелгәч, әлбәттә, шатлык хисе кичердем. Моңа охшаш рольләр бик күп уйнасам да, ничектер фәкать Галиябану бик кадерле булып чыкты! Галиябану белән Хәлил образлары тамашачы күңелендә Нурия апа белән Фидан абый уйнавында зур мәхәббәт яулаган. Халык барыбер сагынып искә алып, алар белән чагыштырып утырыр дигән курку да булды бераз... Әмма ролемне йөзеп, яратып, башым әйләнеп китәрлек итеп уйнадым, сәхнәдә яшәдем дисәм дә артык булмас. Азат Надировичка ышанып рольне миңа тапшырганы, күрә белгәне өчен бик рәхмәтлемен. Безнең өчен янып йөргән директорыбыз Фирзәт Фәрит улына да чиксез рәхмәт.
Һәр рольнең үз кыенлыгы, үз рәхәте бар. Монда Азат Надирович онытылып барган романтизмны алгы планга чыгарырга тырышты.
Галиябануым белән тормышта да уртак сыйфатларыбыз бар. Мин Гөлназ буларак шул чорда туган булсам, нәкъ шундый булыр идем, мөгаен. Искиткеч матур сәхнә әсәре туды, Аллага шөкер! Бүгенге көндә әкият кебек кенә кабул ителәдер бәлки, әмма спектаклебез гомерле булсын дип телим.
Вилдан Мисбахов (Хәлил ролендә):
“Галиябану” дигәнне ишетү белән легендаларыбыз Фидар Сафич белән Нурия ханым күз алдына килә бит инде ул. Хәлилне башкарачагымны белгәч, тамашачы минем уйнавымнан бигрәк Фидан Сафичны кабатлау-кабатламавымны карарга килер микән дигән уйлар йөгереп үтте. Репетицияләр вакытында курку булмады. Ә менә беренче көнне каушап калдым. Тәүге премьерада чакырылган кунаклар да, үзебезнекеләр дә күп булганга микән... Икенче көнне ул хис булмады, иркенләп уйнадым. Калганнарның барысының да дублеры бар, ә Хәлил ролен мин генә башкарам. Спектакльләрдә нигездә тере тавышка җырлыйбыз. Кайвакыт кына тавышны яздырып куябыз. Чирләп китү куркынычы да бар бит. Гөлназ Биктимерова белән “Башмагым”да мондыйрак рольләрне башкарган идек без. Орекстрга да җырлаган бар. Тик моңарчы алар спектакльләрдә я уң якта, я сул якта утыралар иде. Ә монда нәкъ уртада – оркестр чокырында утырып уйнадылар. Беренче тапкыр оркестр чокырын кулландык дисәк тә була.
Айгизә Ибраһимова, яшь тамашачы:
“Галиябану”ны укымадык, әмма эчтәлеге белән танышмын. Олылардан әлеге спектакль турында күп ишеткәнем бар. Алар, әлбәттә, башка чорда, башка артистлар уйнаганын караган, әмма барыбер шушы язучыныкы бит. Спектакль ошый. Биюләре матур куелган, тере оркестр булуы зур плюс. Моңа кадәр минем милли классикадан М. Гафуринең “Кара йөзләр”ен генә сәхнәдән караганым бар иде.